Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Кечкенәләр белэн музыка тыңлау" 19.12.2022

Өлкәннәрнең музыка әсәренә карашы бала өчен музыканы кабул итү тәҗрибәсенә әверелә! Шуңа күрә баланы өйрәткәнче, тавышлы әсәргә үзеңнең реакцияне күрсәтергә өйрәнергә кирәк. Музыка дәресләрендә дә шул ук хәл, тәрбияче-балалар өчен якын кеше, үрнәк һәм ярдәмче.
-
"Урман сылуы бездә кунакта" 14.12.2022

Яңа ел җиткәнен Чыршы...
Кайлардан белгән?
Энәле күлмәген киеп,
Безгә кунакка килгән!!
Тагында матурланды,
Безгә килгәчтә.
Урын бирдек аңарга да,
Бакчабызның түрендә!
-
"Юл инспекторы белән очрашу" 13.12.2022

Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча системалы рәвештә эш алып барыла. Балаларга кечкенәдән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру максатында без мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме "Юл әлифбасы"темасы буенча атнаның йомгаклау чарасы итеп ЮХИДИ хезмәткәре белән очрашу үткәрдек. Аралашу безнең балалар өчен бик файдалы булды.
-
"Миләш агачы" 12.12.2022

Без бүген рәсем эшчәнлегендә балалар белән миләш агачы ясадык. Миләшне кызыл төстә һәм түгәрәк формада ясау күнекмәсен ныгыттык.
-
"Шалтыравык" 09.12.2022

Бүген кечкенәләр төркемендә “Шалтыравык” дигән темага әвәләү шөгыле үтте. Сузу, чеметеп алу, йомшарту алымнарын кулланып матурлыкны танырга, шалтыравыклар ясарга өйрәнделәр.
-
Семинар-практикум для музыкальных руководителей “Развитие творческого потенциала музыкального руководителя” 08.12.2022

Сегодня в нашем детском саду прошел семинар-практикум для музыкальных руководителей на тему “Развитие творческого потенциала музыкального руководителя” в виде деловой игры “Музыкальный ринг”. Музыкальные руководители очередной раз доказали свой профессионализм и понимание значимости этой профессии.
-
"Рәхәт тә соң саф һавада уйнаулары" 06.12.2022

Бүген бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары кышкы матур көндә саф һавада "Рәхәт тә соң саф һавада уйнаулары" темасы астында төрледән- төрле, кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйнап уткәрделәр.
-
"Бармак уеннары" 05.12.2022

Бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк "телен ачарга" ярдәм итә. Бу - хисле-тойгылы һәм мавыктыргыч уен.
Мин уйныйм, син дә уйна.
Бармак белән тыпырда.
Дуслар белән уйна бергә,
Читтә генә утырма! -
"Ачык ишекләр" 05.12.2022

Безнең балалар бакчасында "Ачык ишекләр" көне булып узды. Анда әти-әниләр шөгелләр карап китте. Килгән әниләр балаларның шөгыль барышында алган белемнәрне белән бик канәгать булып калдылар.
-
"Өстәл уеннары" 02.12.2022

Балалар белән иң яратып уйнала торган уеннар- остәл уеннары. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Өстәл уеннары бала психикасына уңай йогынты ясыйлар hәм балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, балаларны бергә күмәкләшеп уйнарга өйрәтә. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу вакытта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.









