Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Өмә" 06.04.2023

Өмә - ул территорияне җыештыру гына түгел, яхшы кәеф тә, уңай эмоцияләр дә. Бакчабызда язгы экологик өмә узды. Анда барлык хезмәткәрләр катнашты. Өмәне үткәрү өчен территорияне җыештыру буенча чаралар планы төзелде, җаваплы кешеләр беркетелде. Барлык кирәк - яракны алып хезмәткәрләр эшкә чыктылар. Территория тәртипкә китерелде: чүп - чар җыелды, җир тырмаланды, себерелде, агачлар агартылды. Кыска вакыт эчендә уртак көч белән бакчабыз территориясе күзгә күренеп үзгәрде.
-
«Веселые музыканты» 05.04.2023

Сегодня на музыкальном занятие со средней группой разгадывали музыкальные загадки. Развивали интерес и любовь к музыке. Выявили у детей знания о музыкальных инструментах; формировали музыкальный вкус, приобщали детей к миру искусства; развивали эстетическое восприятие и эмоциональную отзывчивость.
-
"Без инде хәзер зурлар" 03.04.2023

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар,
Без идән дә юабыз,
Без керләр дә юабыз,
Гөлләргә су сибәбез,
Суган да утыртабыз,
Менә шундый уңган без,
Менә шундый булган без!!! -
"Милли бизәкләр" 31.03.2023

Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү, гореф гадәтләрне саклап калу максатыннан зурлар төркемендә шөгыль үткәрелде. Балалар татар халкының милли бизәкләрен карап кәгазьгә төшерделәр. Яшь буынны халкыбызның рухи мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү, балалар да милли үзаң формалаштыру һәм киң карашлы шәхес тәрбияләү безнең төп бурычыбыз.
-
"Су - яшәү чыганагы" тематик атналыгы 30.03.2023

"Су - яшәү чыганагы" тематик атналыгынды уртанчылар төркеме балалары рәсем шөгылендә су образын рәсемдә тапшырырга өйрәнделәр. Төп табигый ресурс буларак суга сакчыл караш тәрбияләнде.
-
"Серле су" 29.03.2023

Атналык тема кысаларында балаларны су, аның үзлекләре белән таныштыру максатыннан, 2нче кечкенәләр төркеме балалары белән тәҗрибәләр үткәрдек.Тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның мөстәкыйль фикер йортүләре,уйлау,хәтердә калдыру сәләте,тирә- юньне кузаллаулары киңәя.
-
"Су - яшәү чыганагы" 28.03.2023

Кечкенәләр төркеме балалары "Су- яшәү чыганагы" тематик атналыгына багышланган тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек белән танып белү шөгылендә, кеше тормышында суның әһәмияте, табигатьтә су әйләнеше турында әңгәмәләр үткәрде.Тикшерү эшчәнлеге балаларга бу матдәнең үзенчәлекләре турында күбрәк белергә булышты.
-
"Нәүрүз бәйрәме" 28.03.2023

Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте.Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп житте.Нәүрүз язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Нәүрүз сүзе яңа көн(ел) дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йориләр, бер-берсенә булган упкәләрен оныталар, жырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хужасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!
-
"Кошлар-канатлы дуслар" 27.03.2023

Без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән әйләнә тирә белән танышу шөгылендә кошларга җимлек элдек. Кошларга карата сакчыл караш, һәм аларга булышу турында өйрәндек. Балалар бик теләп җимлеккә җим салдылар, һәм анда килүче кошларны күзәттеләр.
-
"Беренче кечкенәләр төркемендә йокыдан соңгы гимнастика" 16.03.2023

Максаты: Балаларның сәләмәтлекләрен кайгырту, йокыдан соң төрле күнегүләр өйрәтүне дәвам итү. Сәләмәтлекне кайгырту хисләре булдыру.









