Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Әкияттә-кунакта" 06.06.2023

Балаларның театральләштерелгән эшчәнлегендә театрның төрле төрләре кулланыла. Без бүгенге эшчәнлектә балалар белән "Теремкәй" һәм "Йомры икмәк" әкиятен күрсәттек. Әкият геройларына карата балаларда мәрхәмәтлелек хисе, ярдәм итү теләге уяна. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.
-
"Тубэтэй" жырлы-биюле татар халык уены 05.06.2023

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызнызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше тапкан халык уеннары балаларда өлгерлек, тапкырлык, кумәклек, ярдәмләшу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Бүген без нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән"Түбәтәй" дигән җырлы-биюле татар халык уенын уйнадык.
-
"Сәламәтлек нигезе - саф һава" 02.06.2023

Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора.
Нинди генә һава торышы булмасын, саф һавада булу балалар өчен бик файдалы. Урамда балалар табигатьне күзәтә, күзаллавын үстерәләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар.
Саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен генә түгел, күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы. -
"Тузганаклы май" 30.05.2023

Атналык темага нигезләнеп,без 1нче кечкенәләр төркеме балалары белән тузганак чәчәге белән таныштык. Язгы табигатьнең матурлыгына сокландык, балар бакчасы ишегалдында үсеп утыручы тузганакның хуш исен иснәдек, чәчәккә кунган бал кортларын күзәттек,тузганак чәчәчгенең файдасы турында өйрәндек. Табигатьтәге ялдан балалар бик кәнәгать калды.
-
"Синяя птица" исемләнгән чыгарылыш кичәсе 29.05.2023

28 май көнне бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеменең "Синяя птица" дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе булды. Балалар әлеге кичәгә ныклап әзерләнделәр: матур җырлар, күз явын алырлык мавыктыргыч биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Дулкынландыргыч та, моңсу да, шул ук вакытта күңелле дә булган бу чара бик мизгел эчендә үтеп тә китте. Шулай ук үз эченә кызыклы биремнәр, скетчларны алган проекттан әти-әниләр дә кәнәгать калдылар.
-
" Мы рисуем музыку" 19.05.2023

Сегодня мы с детьми средней группы поговорили о возможностях музыки не только выражать и передавать переживания людей, звуки окружающего нас мира, но об умении " рисовать" окружающий нас мир.
-
"Ком һәм аның үзлекләре" 18.05.2023

Беренче кечкенәләр төркеме белән әйләнә тирә дөнья шөгылендә "Ком һәм аның үзлекләре" темасын үттек. Максат: Балалар белэн комны тотып, иснэп, уйнап карау. Балаларга коры һәм юеш ком турында мәгълүмат бирү. Балалар комны тотып төрле формаларга салып ясап карадылар. Шөгыль балаларга ошады.
-
"Яраткан бакчабыздагы күңелле мизгелләр" 17.05.2023

Бакча белән саубуллашу көне килеп җитә барган саен, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бакчабызда үткәргән иң рәхәт мизгелләр булуын, якын дусларының кадерле булуын күберәк тоялар. Сабыйларыбызның бакчабызда үткәргән бәхетле балачагы истәлек булып хәтерләрендә калыр мөгаен!
-
"Балалар бакчасында бадминтон уены" 16.05.2023

Куркынычсыз спорт төреннән саналган бадминтон ракеткасы тотып уйнау зурлар төркемендә оештырылды. Бадминтон уены сетканың ике ягында берберсенә капма каршы торган ике уенчы арасында уйнала. Уенның асылы воланны һавада озаграк саклап тора алуда. Уен барышында ике яклап төрле тизлектә очкан воланны күзәтү күз мускулларын, организмны ныгыта.Шуңа күрә без җәй көне балалар белән саф һавада йөреп спорт белән шөгыльләнәбез.
-
"Чума үрдәк, чума каз" 15.05.2023

Балаларда уеннарга кызыксыну уяту, халкыбызның йолаларын саклап калу теләге формалаштыру максатыннан уртанчылар төркеме "Чума үрдәк, чума каз" уены уйналды.









