Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Чишмә буена сәяхәт" 20.04.2023

Яз экология айлыгы, табигатьне саклау атналык темасы буенча зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләр белән бергә чишмә янына экскурсия оештырылды. "Чишмә кадере" турында әңгәмә үткәрелде, балалар чишмә турында өйрәнгән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Шулай ук табигый сулыкларны сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында искәртелде, чишмә суының никадәр файдалы булуы аңлатылды. Суны кадерләү саклау максатыннан балалар кашыклар белән чиләкләргә су ташыдылар. Су буенда әниләр балалар белән берлектә "Габдулла" "Гөлбану"татар халык уенын уйнадык. Чишмә суын балалар әтиләренә күчтәнәч итеп өйләренә дә алып кайттылар. Балаларның чишмә буена ясаган сәяхәте бик күңелле узды.
-
"Саф һава" 19.04.2023

Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора. Уртанчылар төркемендә сәламәтлекне саклау технологияләрен кулланып балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларны киметү максатыннан саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
"Экологик тәрбия" 18.04.2023

Бакчабызда апрель- экологик айлык дип игълан ителде. Туган якка,табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, матур әдәбият һәм иҗади әсәрләрдән башка мөмкин түгел.Без икенче кечкенәләр төркеме балалары белән эшчәнлектән тыш вакытта кошлар, хайваннар, үсемлекләр турында китаплар карыйбыз,әкиятләр укыйбыз.Китаплардан күргәзмә оештырдык. Матур әдәбият әсәрләре балаларга табигать матурлыгын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
-
"Чүпләрне аерып жый" 17.04.2023

Безнең балалар бакчасында "Чүпләрне аерып жыю" экологик акциясе бара. Балалар әти-әниләре белән пластик шешәләр, капкачлар алып килделәр. Балалар бакчасында бу акция балаларга чүп эшкәртүнең мөһимлеген һәм экология турында кайгыртуны күрсәтү өчен үткәрелә.
-
"Кошлар көне" 14.04.2023

Бу атнада 1нче кечкенәләр төркемендә кошлар көнен билгеләп үттек. Кошларның файдасы, төрле ел фасылларында кошларга карата сакчыллык турында өйрәндек. Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар белән таныштык.
-
"Сыерчыкларга оялар әзер!" 13.04.2023

Түземсезлек белән көтеп алган яз да җитте. Яз җитү хәбәрен безгә туган якларына ашкынып кайткан сыерчыклар җиткерә, аларның кайтуын, сайрап җырлауларын ишетү - ул үзе бер рәхәт мизгел. Ә инде кайтуларына оялар да әзер булса... Менә шуны истә тотып, бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Кошларга ярдәм ит!" акциясендә катнаштылар, оялар ясап, агачларга элделәр.
-
"12 апрельдә илебездә космонавтика көне" 12.04.2023

12 апрельдә илебез космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле дата алдыннан безнең зурлар төркемдә «Космосның гаҗәеп дөньясы»тематик дәресе узды. Балалар зур кызыксыну белән Космоска юл тоткан беренче кеше — Юрий Гагарин, кешегә кадәр космоска барып җиткән Белка һәм Стрелка этләре турында хикәяләр тыңладылар, космонавтика үсеше башлангычында торган галимнәр, Кояш системасы планеталары, космоска очу турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Зур рәхәтлек белән геометрик фигуралардан ракета җыялар, оригами техникасында кәгазьдән ракета ясадылар.
-
"Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы" 12.04.2023

Иң кечкенәләрнең беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Эковесна" акциясе кысаларында ("Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы") суган утырту оештырылды. Балалар суганның үзлекләре белән таныштылар: суган түгәрәк, каты, әче.
Балаларга суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирелде, түгәрәк суганнан яшел кыяк үстереп булуы, аның өчен су сибәргә кирәклеге аңлатылды. -
"Бармак гимнастикасы(уены)" 11.04.2023

Балаларның сөйләм теле үсеше бармакларның хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйле.Бармаклар авыр хәрәкәтләнсә, сөйләм үсеше дә тоткарлана дигән сүз. Режим вакытында уеннар оештырганда игьтибарны төрле бармак уеннарына бирәбез.Чөнки бу уеннар аша балаларыбызның теле тизрәк ачыла,сөйләм телләре яхшыра. Төрле күнегүләр ясап баланың сөйләм үсешенә шартлар тудырырга тырышабыз балалар бакчасында. Баланың күңелен күтәрү өчен, бармакка уенчык киеп,татар милли такмазалар әйтеп, татар халык җырларын куеп уйныйбыз.Баланың күңеле күтәрелеп китә, кызыксынуы арта һәм фикерләу сәлате дә ачыла.
-
"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне инглиз телендә өйрәнәбез" 10.04.2023

Чит телләрне өйрәнү - бүгенге заман таләбе. Бакчабызда инглиз теле уртанчылар төркеменнән башлап өйрәнелә. Балалар шөгыль барышында яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр темасын өйрәнделәр. Уен аша өйрәнгәндә сабыйлар сүзләрне тизрәк отып ала.









