Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Каратэ буенча уңышларыбыз! 29.02.2024

Гимназия базасында эшләп килүче каратэ түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз ярышларда зур нәтиҗәләргә ирештеләр:
- 6В сыйныфы укучысы Яруллин Ислам Лениногорск шәһәрендә үткәрелгән "Кубок Новичка" бәйгесендә I һәм II урыннарны яулады;
- 4В сыйныфы укучысы Ахатов Гомәр Казан шәһәрендә уздырылган ачык Чемпионат һәм Татарстан Республикасы Беренчелегендә I урынны яулады.
Укучыларыбызны һәм тренерлары Ильсур Ильгизовичны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез! -
Батырлык сәгате 28.02.2024

Гимназиянең 6А һәм 6В сыйныфы укучылары белән "Батыр егет турында җыр" ди аталган батырлык сәгате үткәрелде. Рафаэль Мостафинның «Кызыл ромашка» һәм Хәдичә Җәлилованың «Абыем турында» китаплары ярдәмендә китапханәче балаларга Муса Җәлилнең балачагы турында сөйләде. Укучылар шагыйрьне тыйнак, игелекле, юмор хисе һәм зур җанлы кеше итеп күрә алдылар, шулай ук аның әсәрләре белән таныштылар. Муса Җәлилнең иҗаты кешелекле, үз Ватаныңа тугры булырга өйрәтә!
-
"Сәйлән" проекты 28.02.2024

4А сыйныфы укучысы Гафиятуллина Наилә "ШАЯН ТВ" каналында оештырылган "Сәйлән" проектында катнашып кайтты. Афәрин, Наилә!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239233%2F1afe07cc6da29977d2%2Fpl_wall_-216931602
-
Горурланабыз! 28.02.2024

29 нчы февральдән татар кинематографиясенең тагын бер иҗат җимеше "823 километр" фильмы прокатка чыга. Шул уңайдан "Мир" кинотеатрында актёрлар белән очрашу узды. Әлеге фильмда гимназиянең 5В сыйныфы укучысы Нотфуллин Солтан төп рольне башкарды. Без Солтан белән сокланабыз һәм горурланабыз! Киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Пушкин картасы белән эш 28.02.2024

«Пушкин картасы» проекты кысаларында 8Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Ринатовна белән берлектә В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортында "Серенада для зимы" концертын карап кайттылар. Укучылар 80нче еллардагы җырлар, заманча җырлар һәм балладалар тыңладылар. Әлеге концерт һәркемгә дә бик ошады!
-
Бердәмлектә - көч! 28.02.2024

Гимназиябез укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре көче белән җыелган чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга җибәрелде. Әлеге изге эшне оештыруга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!! Акцияне оештырганы өчен Эльмира Вагизовнага рәхмәт җиткерәбез!
-
Саф һава- тәнгә дәва! 27.02.2024

Гимназия укучылары дәрестән тыш вакытларын күңелле һәм файдалы уздыралар. 5Б сыйныфы укучылары рәхәтләнеп тимераякта шуып кайттылар. "Саф һава һәм хәрәкәт үзенчәлекле атмосфера булдыра, күтәренке кәеф бүләк итә!” - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты сыйныф җитәкчесе Айгөл Мәҗитовна.
-
«ЛизаАлерт» эзләү- коткару отряды волонтёры бездә кунакта 27.02.2024

1А сыйныфында кунакта «ЛизаАлерт» эзләү- коткару отряды волонтёры Кашапова Лилия Ильясовна булды. Ул шәһәрдә һәм урманда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Бөтендөнья яшьләр фестивале 26.02.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Тантанадан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресе дәвам итте. Укучылар белән "Бөтендөнья яшьләр фестивале" темасына сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар әлеге фестиваль турында видеоөзекләр карадылар, кызыклы биремнәр эшләделәр.
Бөтендөнья яшьләр фестивале Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында узачак. Бизнес, медиа, мәгариф, фән, Халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт өлкәләрендә 20 мең яшь лидер катнашачак. -
"Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясе нәтиҗәләре 26.02.2024

Гимназиябез укучылары "Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясендә бик актив катнаштылар. Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни-популяр, кызыклы, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелде. Әлеге акция ярдәме белән гимназия китапханәсенә барлыгы 103 китап һәм 28 журнал бүләк ителде! Барлык катнашучыга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!










