Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Тормыш бәйрәме" акциясе 02.02.2024

"Тормыш бәйрәме" акциясе кысаларында гимназия укучылары Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасының әзерлек төркемнәрендә мастер-класс үткәрделәр, балаларга “Тормыш бәйрәме” турында сөйләделәр. Шулай ук бергәләп "Ох һәм Ах" мультфильмын карадылар, анализладылар һәм флешмоблар биеделәр.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239221%2F2b81a1e7d594ed3df1
-
Игелекле эшләр! 02.02.2024

Гимназиябез укучылары, укытучылары һәм әти- әниләре көче белән җыелган чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызга җибәрелде. Гуманитар ярдәм җыюда өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!! Аеруча рәхмәтебезне акцияне оештырганы өчен Эльмира Вагизовнага җиткерәбез!
-
Профориентацион чара 01.02.2024

10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары 42 нче мәктәптә уздырылган "Киләчәкне КГЭУ белән бергә сайла" профориентацион чарада булып кайттылар. Укучылар күргәзмә белән таныштылар, мастер- класс карадылар һәм квизда катнаштылар.
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 01.02.2024

Бүген "Россия- минем горизонтларым" курсы кысаларында укучылар белән "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" темасына сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар видеоөзекләр карадылар, биремнәр эшләделәр.
-
"Фоксфорд" онлайн- мәктәп 01.02.2024

Профориентация юнәлеше буенча "Фоксфорд" онлайн- мәктәп вәкилләре югары сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Алар имтиханнарга әзерләнү һәм уку йортларын сайлау ысуллары турында сөйләделәр.
-
"Тәмле сүзләр" бәйгесе 31.01.2024

Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Тәмле сүзләр" Йолдыз Шәрапова шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесендә гимназиябез укучылары актив катнаштылар. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Профориентация юнәлеше 30.01.2024

Бүген В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты вәкилләре 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары белән бизнес- уен үткәрделәр. Әлеге чара укучыларга киләчәктә профессия сайлауда ярдәм итү максатыннан уздырылды.
-
Йөзү буенча ярышта 30.01.2024

Идел буе мәктәпләре арасында уздырылган йөзү буенча ярышларда гимназия укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Молодцы!
-
"Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы 29.01.2024

Дүшәмбе иртәсе гимназиябездә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәрүдән башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Россиянең союзниклары" темасына сөйләшү алып барылды. Укучылар "союзник", "дипломат" төшенчәләре белән таныштылар һәм Ватанга хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
"Кояшлы бүләк" конкурсы 29.01.2024

Гимназиянең 2А сыйныфы укучылары Шакирова Зилә һәм Бадаев Рамазан "Кояшлы бүләк" татар җыры конкурсында катнашып кайттылар! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!










