Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
"Тәртип" радиосында кунакта 17.01.2024

"САФ дулкын" радиожурналистика мәктәбенә йөрүче укучылар "Тәртип" радиосында кунакта булдылар һәм туры эфирга чыктылар. Чарада гимназиябезнең 4В сыйныфы укучысы Кәримов Инсаф та катнашты. Афәрин, Инсаф!
-
Котлыйбыз! 16.01.2024

Гимназиябез укучылары Халыкара инструменталь, вокал, бию һәм театр сәнгате конкурс- фестивалендә "Халык уен кораллары" номинациясендә югары нәтиҗәләргә ирештеләр! Котлыйбыз!
-
Китапханәдә кунакта 16.01.2024

1Б сыйныфы укучылары гимназия китапханәсендә кунакта булдылар. Укучылар китапханә белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, Шарль Перро әкиятләрен укыдылар.
-
ГТО нормативларын тапшыру 16.01.2024

Гимназиябез укучылары ГТО нормативларын актив тапшыралар. ГТО нормативлары чыдамлылыкны арттырырга һәм координацияне яхшыртырга ярдәм итә, югары спорт күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә. Югары нәтиҗәләр укучыларны ГТО билгесен алуга якынайта.
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Салым грамоталылыгы 15.01.2024

Гимназиябездә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә Дәүләт флагларын күтәрүдән һәм гимннарны башкарудан башланып китте. Тантанадан соң барлык сыйныфларда да "Мөһим сөйләшүләр" уздырылды. Укучылар белән "Салым грамоталылыгы" дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары:
- укучыларда салымнар һәм салым салу системасы турында дөрес фикер формалаштыру;
- салым түләүнең кирәклеген аңлату;
- салым түләүнең гражданның төп бурычы булуына дөрес караш тәрбияләү. -
2 нче чирек нәтиҗәләре буенча линейка 15.01.2024

Бүген гимназиябездә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар уздырылды. Линейка барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашкан укучылар бүләкләнделәр. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзаровна укучыларга һәм укытучыларга зур нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде!
-
Профориентация юнәлеше 12.01.2024

3В сыйныфында кунакта Михаил Петрович Девятаев исемендәге диңгез hәм елга флоты институтының баш белгече Зинурова Гүзәл Халитовна булды. Гүзәл Халитовна укучыларга үзенең һөнәре һәм әлеге уку йортының үзенчәлекләре турында сөйләде. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте!
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 11.01.2024

Бүген "Россия - минем горизонтларым" курсы кысаларында укучылар белән "Уңдырышлы Россия: һөнәрләр һәм илнең агропромышленность комплексы уңышлары" темасына сөйләшү алып барылды. Укучылар авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле һөнәрләр турында фикер алыштылар.
-
Халыкара "Рәхмәт" көне 11.01.2024

Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар юк! 11 нче гыйнварда Халыкара "Рәхмәт" көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар "Рәхмәт" иленә сәяхәт кылдылар, викторинада катнаштылар, әдәплелек турында шигырьләр укыдылар. Чыннан да, дөньяда бер рәхмәтнең мең бәладән коткара алырга сәләтле булуын онытырга һич ярамый!
-
"Памирдан радио" күргәзмәсендә 11.01.2024

Гимназиябезнең 8Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Ринатовна белән берлектә Татар китабы йортында оештырылган "Памирдан радио" күргәзмәсендә булып кайттылар. Татар язучысы Шамил Усмановның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган күргәзмә укучыларда кызыксыну уятты.










