Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Безнең җинүләр! 26.02.2024

Гимназия укучылары Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә уздырылган V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаштылар. Нәтиҗәләр сөенерлек:
- II урын - Самикова Мәликә, Шакирова Зилә, 2А сыйныфы укучылары, җитәкчеләре Гөлфия Растамовна;
- III урын - Шәрипова Руфинә, 3А сыйныфы укучысы, җитәкчеләре Фәния Наилевна, Дания Габдулловна;
- III урын - Закирова Раилә, Хасанова Ләйсән, Фахрутдинова Ралинә, 6А сыйныфы укучылары, җитәкчеләре Зөһрә Закерьевна, Гөлчәчәк Әсхатовна.
Укучыларны һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!!! -
Әтиләргә бүләк 24.02.2024

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары яраткан әтиләренә котлау открыткалары ясадылар. Әлеге эшчәнлек укучыларда әтиләргә карата хөрмәт хисе тәрбияли, үзенчәлекле фикерләргә, кул һәм бармаклар җитезлеген үстерергә ярдәм итә.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2024

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч- матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир- егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр- күкләр!
Гимназиябездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Кичә моңлы җырларга, дәртле биюләргә, нәфис сүзләргә бай булды һәм сугыш чорын чагылдырган эпизодлар белән үрелеп барды.
Ватанны саклаучылар көне- ул көч, түземлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Хөрмәтле ир- егетләр, сезне әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы таяныч булып, тормышның барлык сынауларына, авырлыкларга бирешмичә яшәвегезне телибез! Һәр көнегез- уңышлы, һәр гамәлегез- лаеклы, сәламәтлегегез - ныклы, һәр сүзегез- ышанычлы булсын! -
Февраль- батырлык ае 22.02.2024

Гимназиябезнең 9А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Эльмира Вагизовна җитәкчелегендә сыйныфтан тыш “Кыюлык дәресе” чарасы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы майор, батальон командиры белән очрашу уздырдылар. Укучылар батыр солдатыбызның хәрби хезмәтен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Сораулар күп: яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, туган якны һәм туганнарны сагыну авырлыкларын ничек җиңүләре. Шулай ук укучылар солдатларга язылган хатларны тапшырдылар. Алар безнең яклаучыларыбызга яхшы теләкләр юлладылар.
Тиздән якташыбыз кабаттан юлга кузгалырга җыена. Аңа без җиңү белән исән-имин туган якка кайтуын теләп калабыз! Әлеге очрашуны оештырган өчен Эльмира Вагизовнага рәхмәт белдерәбез! -
Күңелле стартлар! 21.02.2024

Гимназиябез укучылары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Күңелле стартлар" ярышы уздырылды. Командалар эстафетада төрле биремнәр үтәделәр һәм үзләренең җитезлекләрен, спорт осталыкларын күрсәттеләр. Афәрин, укучылар!!!
-
Чаңгы ярышы 21.02.2024

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләре арасында Спартакиада кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта укучыларыбыз актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр!
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күргәзмә 20.02.2024

Гимназиябездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күргәзмә оештырылды. Укучылар үзләренең рәсемнәрендә, поделкаларында әлеге бәйрәмнең әһәмиятен, тарихын һәм эчтәлеген чагылдырдылар.
-
Укучыбыз «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче! 20.02.2024

Гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучысы Сруров Сәет «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче. Иң актив, белемле, тырыш, спортта да, иҗатта да сынатмаучы, бер сүз белән әйткәндә, сәләтле! Әлеге сыйфатлар «Ел сәлкеше» номинациясе җиңүчесе Сәетне тулаем тасвирлый! Шушы зур җиңүең яңа үрләргә илһамландырып торсын! Котлыйбыз һәм горурланабыз!!!
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Ватанны саклаучылар көне 19.02.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим сөйләшүләр" узды. Дәрес «Ватанны саклаучылар көне» темасына багышланган иде. Укучылар фикер алышуларны актив алып бардылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Котлыйбыз! Горурланабыз! 18.02.2024

17 нче февраль көнне "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының шәһәр этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә гимназиянең һәм районыбызның данын Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә 6А сыйныфы укучылары, әти- әниләре якладылар һәм 3 урын яуладылар!!!
Алар "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе, “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы һәм "Бердәм тәрбия мөхите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшче” проект эше этапларында югары дәрәҗәдә әзерләнгән оригиналь чыгышлар тәкъдим иттеләр!
"Хөрмәтле Гөлчәчәк Әсхатовна, 6А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләр! Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Әлеге бәйгедә тагын бер кат укучыларыбызның иң сәләтле, иң акыллы, иң матурлары икәннәренә инандык. Сезнең белән горурланабыз!"- дип рәхмәт сүзләре җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзаровна.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239228%2Fb2d30ef8d1baf










