Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Психология атналыгы башланып китте 22.04.2024

Гимназиядә психология атналыгы башланып китте. Педагог - психолог Лилия Сәлимҗановна 1А сыйныфында "Монотипия" техникасы ысулы белән дәресләр үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп биремнәр эшләделәр.
-
"Тукай оныклары" тапшыруында 21.04.2024

Гимназиянең 4В сыйныфы укучысы Минвалеев Марсель "Тукай оныклары" тапшыруында катнашып кайтты. Афәрин, Марсель!
-
Экологик өмә 20.04.2024

20 нче апрель көнне гимназия территориясендә экологик өмә уздырылды. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр ярдәме белән чисталык һәм тәртип урнаштырылды. Табигатебезне саклыйк һәм аны чиста тотыйк!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239257%2F9bdc768712c8f76dea%2Fpl_wall_-216931602
-
"Әдәби мирас" тапшыруында 19.04.2024

Гимназиябез укучылары Кәримова Мәликә, Махмутова Камилә, Әминова Мәрьям һәм Галиев Әмир педагог - оештыручы Фәния Наилевна җитәкчелегендә "ШАЯН ТВ" каналында оештырылган "Әдәби мирас" тапшыруында катнашып кайттылар. Афәрин, укучылар!
-
Бердәм гамәлләр көне 19.04.2024

19 апрель - Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына геноцид истәлегенә Бердәм гамәлләр көне. Шул уңайдан гимназиядә тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Гөлчәчәк Асхатовна һәм Эльмира Расыховна җитәкчелегендә "Без срока давности" исемле дәрес - реконструкция уздырылды.
-
Шәһәркүләм семинар 19.04.2024

18 нче апрель көнне гимназия базасында технология, музыка һәм сынлы сәнгать укытучылары өчен "Яңартылган ФГОСны эстетик цикл дәресләрендә гамәлгә ашыру" дигән темага шәһәркүләм семинар үткәрелде. Әлеге семинарда сынлы сәнгать укытучысы Равилә Хәйдаровна да үз чыгышын тәкъдим итте.
-
Казан шәһәре Идел буе районының ЗАГС идарәсе бүлегендә 18.04.2024

"Гаилә алып бару нигезләре" программасын өйрәнү укучыларның шәхси үсешендә мөһим этап булып тора. 10 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Эльмира Расыховна белән берлектә Казан шәһәре Идел буе районының ЗАГС идарәсе бүлегендә булып кайттылар.
-
"Зур тәнәфес - 2024" фестивале 17.04.2024

Гимназиябез Казан мәктәпләре арасында үткәрелгән "Зур тәнәфес - 2024" ("Большая перемена - 2024") фестивалендә катнашты һәм әлеге масштаблы проектта югары дәрәҗәдә әзерләнгән чыгышларны жюри әгъзаларына тәкъдим итте.
Чыннан да, гимназиядә иҗади яктан сәләтле, актив, максатчан укучылар белем ала. Бәйгедә без тагын бер кат үзебезнең бердәм һәм дус Гаилә булуыбызны күрсәттек!!!
Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти- әниләр! Гимназия администрациясе исеменнән барыгызга да рәхмәт белдерәсе килә!!! Бердәмлектә - көч! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз! -
"Создай движение - 2024" интеллектуаль - иҗади программа 16.04.2024

Гимназиябез укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә "Создай движение - 2024" интеллектуаль - иҗади программада катнаштылар. Укучылар мастер - класслар карадылар һәм юнәлешләр буенча үзләрен төрле рольләрдә сынадылар: рәссам, спортсмен, вокалист, артист, биюче, журналист, видеограф. Укучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Афәрин!!!
-
Мөһим сөйләшүләр- "Н.В. Гогольның тууына 215 ел" 15.04.2024

15 нче апрель көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" "Н.В. Гогольның тууына 215 ел" дип аталды. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Дәрес барышында видеоөзекләр каралды, төрле биремнәр эшләнелде.










