Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Сәйлән" проекты 17.02.2024

2А сыйныфы укучысы Гәрәева Сәмирә "ШАЯН ТВ" каналында оештырылган "Сәйлән" проектында катнашып кайтты. Молодец, Сәмирә!
-
"Яхшылар арасында иң яхшысы" интеллектуаль уен 16.02.2024

Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары белән "Яхшылар арасында иң яхшысы" дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар, командаларга бүленеп, китап, әдәбият белән бәйле булган сорауларга җавап бирделәр.
-
"Җәлил иҗаты- рәсемнәрдә" бәйгесе 16.02.2024

Гимназиябездә туган телләр атналыгы башланып китте. "Җәлил иҗаты- рәсемнәрдә" исемле Муса Җәлил иҗатына багышланган рәсем бәйгесендә 2А сыйныфы актив катнашты. Афәрин!
-
Рәсем күргәзмәсе 16.02.2024

Изостудия түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучыларының иҗатыннан күргәзмә оештырылды! Җитәкчеләре: Равилә Хәйдаровна.
-
Әфганчылар көне 15.02.2024

1989 елдан башлап 15 нче февраль илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Быел Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылганына 35 ел. Ун елга якын сузылган әлеге канлы вакыйгада бик күп солдатларыбыз, хәрби бурычларын үтәп, чит җирләрдә башларын салдылар. Шул уңайдан гимназиябездә “Онытырга хакыбыз юк” исемле түгәрәк бердәм дәресуздырылды.
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 15.02.2024

"Россия- минем горизонтларым" курсы кысаларында укучылар белән "Креатив Россия: иҗади һөнәрләр" дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар иҗат өлкәсе белән бәйле булган һөнәрләр турында видеоөзекләр карадылар, фикер алыштылар.
-
Әлифба бәйрәмендә 15.02.2024

1Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Рушания Мингазовна белән берлектә Габдулла Тукай музеенда оештырылган "Әлифба" бәйрәмендә катнашып кайттылар. Укучылар кызыклы уеннар уйнадылар, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.
-
"Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясе 14.02.2024

Гимназиябездә "Китапны яратып бүләк ит- 2024" акциясе 18 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк! Барыгызны да актив катнашырга чакырып калабыз!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239224%2F57f99e6ed3c5f5a238
-
"Гәүһәр" балалар фестивале 14.02.2024

13 нче февраль көнне "Чулпан" мәдәният үзәгендә "Гәүһәр" балалар фестивале үткәрелде. Әлеге фестиваль Казан Мэриясе тарафыннан Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылды.
Гимназиябез укучылары "Хәрәкәттә- бәрәкәт" һәм "Сөйлә" проектларында финалга үтеп, фестивальнең йомгаклау тантанасында югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар! Без укучыларыбыз белән горурланабыз!!! Киләчәктә дә аларны зур сәхнәләрдә күрергә язсын дигән теләктә калабыз!!!Видеога сылтамалар: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239225%2F1bda140d7d36c09973
https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239226%2F9e6727c3eb8d50a1c7
-
"Зур сугышның кечкенә геройлары” исемле батырлык дәресе 13.02.2024

Гимназия китапханәсендә 4А, 4В һәм 5А сыйныфы укучылары белән "Зур сугышның кечкенә геройлары” исемле батырлык дәресләре уздырылды. Презентация аша балалар яшь разведчик партизаннар белән таныштылар. Укучылар хәтерендә яшь батырларның исемнәре мәңгегә сакланыр дип ышанасы килә.










