Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Фән иленә сәяхәт 21.03.2024

1А сыйныфында "Фән иленә сәяхәт" исемле тематик сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар физика һәм химия фәннәре белән таныштылар, төрле экспериментлар үткәрделәр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
-
Горурланабыз! 21.03.2024

Шәһәр күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында гимназия командасы 2 нче урынны яулады. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!! Физик тәрбия укытучылары Лилия Камилевна һәм Әлфия Гомәровнага рәхмәт белдерәбез!
-
Брейн- ринг "Иң акыллы сыйныф" 21.03.2024

5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары "Иң акыллы сыйныф" исеме өчен көч сынаштылар. Брейн- рингта укучылар актив катнаштылар, төрле өлкәләргә караган сорауларга җаваплар табарга тырыштылар. Интеллектуаль уен балаларның иҗади номерлары белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә "Иң акыллы сыйныф" исемен кабаттан 6А сыйныфы яулады. Котлыйбыз! Әлеге чараны оештырган өчен Гөлназ Мәҗитовнага рәхмәт белдерәбез!!!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239244%2Feb6dac5af3e257777e%2Fpl_wall_-216931602
-
"Тукай оныклары" тапшыруында кунакта 20.03.2024

Гимназия укучылары "ШАЯН ТВ" каналында оештырылган "Тукай оныклары" тапшыруында катнашып кайттылар. Шигърият яратучы укучыларыбыз нәфис сүз осталыгын күрсәттеләр. Афәрин!
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч- 2024" бәйгесе 20.03.2024

Гимназиябезнең яшь инспекторлар хәрәкәте командасы "Куркынычсыз тәгәрмәч- 2024" (Безопасное колесо- 2024) бәйгесендә катнашып кайттылар. Укучылар үз көчләрен төрле этапларда сынадылар:
- теоретик сорауларга җаваплар бирделәр;
- тиз һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәттеләр;
- төрле каршылыклар аша үтеп велосипедта йөрделәр;
- реаль юл шартларына якын булган ситуацияләрдә ориентлаша белүләрен күрсәттеләр;
- иҗади чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Укучыларга һәм җитәкчеләре Рәмзия Рәлифовнага гимназия данын яклап чыгыш ясаганнары өчен рәхмәт белдерәбез! -
Бадминтон ярышы- 2 нче урын! 19.03.2024

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләре арасында уздырылган бадминтон ярышында гимназиябезнең егетләр командасы 2 нче урынга лаек булды. Укучыларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
"Милли галәм" эшчәнлеге 19.03.2024

Чигү- иң киң таралган кул эшләренең берсе булып тора. Гимназиядә Диләфрүс Нурмахаматовна җитәкчелегендә "Милли галәм" түгәрәгенә йөрүче 1 нче сыйныф укучыларының чигешләреннән күргәзмә оештырылды. Чигү дәресләренең төп максатлары:
- халкыбызның рухи мирасын өйрәнү;
- милләтебезнең асыл бизәкләренә, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү;
- укучыларда пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру.
Чыннан да, укучыларның әлеге кул эшләре соклану уята! -
"Мөһим сөйләшүләр"- Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел 18.03.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Аннан соң "Мөһим сөйләшүләр" сыйныфларда дәвам итте. Дәреснең темасы Кырымның һәм Севастопольнең Россиягә яңадан кушылуына 10 ел тулуга багышланды һәм «Кырым һәм Севастополь: 10 ел туган диңгез култыгында » дип аталды. Нәкъ 10 ел элек Кремльдә Кырым һәм Севастопольне Рәсәй Федерациясе белән берләштерү турында Указга кул куелды. Әлеге вакыйга тарихка «Кырым язы» исеме белән кереп калды.
"Мөһим сөйләшүләр" барышында укучылар видеоөзекләр карадылар, интерактив биремнәр эшләделәр, фикер алыштылар. Чыннан да, бу көн милли бердәмлек символы булып тора!Татар- информ: https://tatar-inform.tatar/news/18nce-gimnaziyada-mohim-soilasular-kyrymnyn-rossiyaga-yanadan-kusyluyna-bagyslandy-5884906
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239243%2Faecbc742bfe3e1ff30%2Fpl_wall_-216931602,
https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239242%2F4a96d96be8fb58ef8d%2Fpl_wall_-216931602
-
"Россия – минем горизонтларым" һөнәри юнәлеш бирү курсы 14.03.2024

Бүген "Россия- минем горизонтларым" сыйныфтан тыш һөнәри юнәлеш бирү курсы кысаларында "Россия үсештә: булган, булды, булачак" дәресе уздырылды. Укучылар илебезнең һәр төбәгенең казанышлары турында белделәр, белемнәрен ныгыта һәм тикшерә алдылар.
-
"Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" шәһәркүләм бәйге 13.03.2024

Бүген гимназиябез укучылары "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең район этабында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Афәрин, укучылар! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз! Әлеге бәйге укучыларда туган телгә, милли мәдәнияткә, гореф- гадәтләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.










