Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Горурланабыз! 12.03.2024

4 нче март көнне тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Индира Рифкатовна "Ел укытучысы- 2024" һөнәри осталык бәйгесенең республика этабында көч сынашты. Гимназиябезнең һәм районыбызның данын яклап, жюри әгъзаларына югары дәрәҗәдә әзерләнгән дәрес һәм сыйныф сәгате күрсәтте. Нәтиҗәләрне көтәбез!
Индира Рифкатовна, без сезнең белән сокланабыз һәм горурланабыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз!!! -
Высшие военно-учебные заведения Минобороны России 11.03.2024

Уважаемый абитуриент! Выбирая вуз Министерства обороны Российской Федерации для получения высшего образования, Вы выбираете широкие возможности для самореализации, достойный уровень жизни, высокий социальный статус. Вы выбираете профессию офицера, а офицерский корпус - главный стержень Вооруженных Сил России. Нравственные качества, умственные и физические способности, которые Вы приобретете во время учебы, позволят Вам стать ценным специалистом в своем деле и занять достойное место в обществе. В этом Вам помогут лучшие педагоги, командиры, специалисты, которые собраны в вузах Минобороны России. Особое место в образовательных программах российских военных вузов занимает развитие характера и привитие лидерских качеств будущим офицерам. Осваивая «науку побеждать», Вы получите не только профессиональные навыки, но и значительно расширите свой кругозор, научитесь работать с людьми, находить правильные ответы на непростые вопросы, которые задает нам сама жизнь. Военное образование - правильный выбор патриота России!
-
"Мөһим сөйләшүләр"- Көньяк диңгезләрдән поляр чиккә кадәр 11.03.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагларын күтәрү һәм гимннарны башкарудан башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда да "Мөһим сөйләшүләр" дәвам итте. Дәрес темасы "Көньяк диңгезләрдән поляр чиккә кадәр" дип аталды. Укучылар белән Татарстан Республикасы һәм аның илебездә тоткан урыны турында сөйләшү алып барылды.
-
Викторина: "Русиядән Россиягә кадәр" 11.03.2024

Бүген тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна 6 нчы сыйныф укучылары белән "Русиядән Россиягә кадәр" дигән темага викторина үткәрде. Укучылар видеоөзекләр карадылар, сорауларга җаваплар эзләделәр. Дәреснең максатлары:
- туган ил тарихына кызыксыну уяту;
- патриотлык хисе тәрбияләү. -
Бәйрәм белән! 08.03.2024

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын- кызларда! Гимназиябездә Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан укытучыларны, укучыларны, әниләрне һәм әбиләрне котлап, тантаналы рәвештә бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичә матур җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә яңгыраган җырлар, башкарылган биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр, әйтелгән теләкләр һәркемнең кәефен күтәрде!
Кадерле әниләр, әбиләр, апа- сеңелләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хатын-кыз бәхете һәм шатлык- куанычлар телибез! Яз сезгә җылы кояш нурларын бүләк итсен, гаиләләрегездә иминлек һәм муллык хөкем сөрсен!Видеокотлау: https://vk.com/video-216931602_456239240?list=fdf061c5cafc385dee
-
Халыкара хатын- кызлар көненә рәсем күргәзмәсе 07.03.2024

8 нче март- язның иң матур бәйрәме! Әлеге матурлыкны укучыларыбыз үзләренең иҗатларында чагылдырдылар. Әлеге рәсем күргәзмәсе бәйрәм атмосферасы тудыру һәм укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан оештырылды. Җитәкчеләре: Равилә Хәйдәровна.
-
Бәйрәм көненә багышланган мастер- класс 07.03.2024

2А сыйныфында 8 нче март бәйрәменә багышланган печенье бизәү буенча мастер- класс үткәрелде. Җылы, дустанә атмосфера һәм уртак хезмәт матур нәтиҗә бирде. Укучылар үз эшләреннән канәгать калдылар!
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре 06.03.2024

1Б һәм 1Г сыйныфында кунакта «ЛизаАлерт» эзләү- коткару отряды волонтёры Кашапова Лилия Ильясовна булды. Ул укучыларга шәһәрдә һәм урманда белергә кирәк булган куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Ветераннар йортында кунакта 06.03.2024

Гимназия укучылары ел дәвамында Идел буе районы активистлары белән берлектә ветераннар йортында үткәрелүче бәйрәм чараларында актив катнашалар. 8 нче март- Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан уздырылган бәйрәм кичәсендә 2А сыйныфы укучысы Гәрәева Сәмирә дә катнашты. Ветераннар укучыларның чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алдылар, бүләк ителгән шатлык хисләре һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр!
-
Әтиләр һәм укучылар арасында волейбол ярышы 05.03.2024

Гимназиябездә көтеп алынган вакыйга- әтиләр һәм укучылар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Уен бик кызу һәм дустанә мөнәсәбәттә барды. Әлеге уенда 4 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр:
- Десяточка- I урын;
- Первые- II урын;
- Галәм- III урын (укучылар командасы);
- Вторые- IV урын.
Бу көнне алган тәэсирләр уенчылар һәм җанатарлар күңелендә матур, күңелле истәлекләр калдырды. Барлык командаларны котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз!










