Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Экологик чара 24.04.2024

Гимназия китапханәсендә 3В сыйныфы белән балалар язучысы Вера Чаплина иҗаты буенча "Яраткан йорт хайваннары" дигән экологик чара үткәрелде. Укучылар язучының тормыш юлы, әсәрләре, Мәскәү зоопаркында эшләгән чоры белән таныштылар. Ахырдан йорт хайваннары турында мультфильм карадылар һәм кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Психология атналыгы 24.04.2024

Психология атналыгы кысаларында 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары белән киноклуб оештырылды. Укучылар дуслык турында "Тайна железной двери" дигән фильм карадылар һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Укытучылар "Весенний звездопад" бәйгесендә! 24.04.2024

Гимназия укытучылары шәһәр күләмендә үткәрелгән "Весенний звездопад" дип исемләнгән конкурста уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Әлеге конкурс яшь талантлар иҗатын популярлаштыру, җитәкчеләр һәм укытучылар арасында иҗади элемтәләр урнаштыру, талантларны ачыклау максатыннан уздырыла. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Психология атналыгы дәвам итә 23.04.2024

Гимназиядә психология атналыгы дәвам итә. 1В сыйныфы укучылары белән педагог- психолог Лилия Сәлимҗановна "Эмоцияләр илендә" дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге психологик акция укучыларда уңай эмоциональ кәеф булдыру максатыннан оештырылды.
-
"Зарница" бәйгесендә 23.04.2024

Гимназиябез укучылары "Зарница - 2024" хәрби - патриотик бәйгенең район этабында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Әлеге чараның максаты - яшүсмерләрне гражданлык һәм патриотик яктан тәрбияләү. Укучылар төрле этапларда көчләрен сынадылар:
- АК - 74 автоматын тулысынча сүтеп - җыю;
- противогаз кию;
- беренче ярдәм күрсәтү;
- спорт ягыннан әзерлекне тикшерү;
- илебез турында интеллектуаль сорауларга җавап бирү.
Укучыларыбыз үзләрен чын патриотлар һәм Ватаныбызны саклаучылар итеп күрсәттеләр! Нәтиҗәләрне көтәбез! -
Мәгълүмати - уен чарасында 23.04.2024

3Б һәм 3В сыйныфы укучылары юл йөрү кагыйдәләре буенча квест форматында үткәрелгән мәгълүмати - уен чарасында булып кайттылар. Әлеге профилактик курсның максатлары:
- балалар катнашындагы юл - транспорт һәлакәтләре санын киметү;
- юлда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру. -
"Мөһим сөйләшүләр"- Хезмәт 22.04.2024

22 нче апрель көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" "Хезмәт" темасына багышланды. Укучылар тормышта үз юлыңны сайлау, студент елларындагы хезмәт турында фикер алыштылар, интерактив биремнәр эшләделәр.
-
Психология атналыгы башланып китте 22.04.2024

Гимназиядә психология атналыгы башланып китте. Педагог - психолог Лилия Сәлимҗановна 1А сыйныфында "Монотипия" техникасы ысулы белән дәресләр үткәрде. Укучылар командаларга бүленеп биремнәр эшләделәр.
-
"Тукай оныклары" тапшыруында 21.04.2024

Гимназиянең 4В сыйныфы укучысы Минвалеев Марсель "Тукай оныклары" тапшыруында катнашып кайтты. Афәрин, Марсель!
-
Экологик өмә 20.04.2024

20 нче апрель көнне гимназия территориясендә экологик өмә уздырылды. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр ярдәме белән чисталык һәм тәртип урнаштырылды. Табигатебезне саклыйк һәм аны чиста тотыйк!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239257%2F9bdc768712c8f76dea%2Fpl_wall_-216931602










