Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Котлыйбыз! 06.04.2024

"Шигърият бакчасында" исемле республикакүләм катнашу хокукы алган I шәһәр әдәби - иҗат бәйгесенең "Сәнгатьле сөйләм" номинациясендә гимназиянең 2А сыйныфы укучылары Хайруллин Салих - l дәрәҗә, Гараева Сәмирә, Самикова Мәликә - ll дәрәҗә, 3А сыйныфы укучылары Гараева Сәидә - l дәрәҗә, Махмутов Рәсүл - ll дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Җиңүчеләрне һәм укытучылары Гөлфия Рөстәмовнаны, Дания Габдулловнаны чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
"Туберкулёзга каршы көрәш" атналыгы 05.04.2024

Гимназиядә 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр "Туберкулёзга каршы көрәш" атналыгы дәвам итәчәк. Атна кысаларында 6 нчы, 7 нче сыйныфлар белән "Туберкулёзны профилактикалау" темасына сәламәтлек дәресләре уздырылды. Укучылар әлеге чир, аның куркынычы һәм саклану чаралары белән таныштылар.
-
Инклюзив белем бирү атналыгы - "Без төрле – без тигез" 05.04.2024

Инклюзив белем бирү атналыгы кысаларында тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна башлангыч сыйныфлар белән "Без төрле – без тигез" дип аталган толерантлык дәресе уздырды. Сөйләшү барышында "Отличия" дигән уен оештырылды, мультфильмнан өзекләр күрсәтелде.
Шулай ук 5 нче, 6 нчы сыйныфлар белән "Төрле мөмкинлекләр – тигез хокуклар" дигән әңгәмә үткәрелде.
Әлеге чараларның төп максатлары:
- укучыларда дуслык, үзара ярдәмләшү, җаваплылык, бер- береңне аңлау һәм кабул итү сыйфатларын үстерү;
- аерым ихтыяҗлары булган кешеләргә җәмгыятькә яраклашырга ярдәм кирәклеген аңлату. -
Инклюзив белем бирү атналыгы 04.04.2024

1 нче апрельдән гимназиядә инклюзив белем бирү атналыгы башланды. Әлеге атна кысаларында укучылар белән "Инклюзив дуслык" дип аталган әңгәмәләр үткәрелде. Укучылар толерантлык төшенчәсе белән таныштылар, бер- береңә терәк булу турында сөйләштеләр.
-
Халыкара кошлар көне 04.04.2024

Халыкара кошлар көне- ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. Безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленнән башлап әлеге көнне үткәрү традициягә кергән.
Шул уңайдан гимназиябез укучылары белән "Кошлар иленә сәяхәт" дип аталган чара үткәрелде. Укучылар канатлы дусларыбыз турында файдалы мәгълүматлар тупладылар, "Кукушка и скворец" мультфильмын карадылар. -
Шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 04.04.2024

Гимназиябезнең 2А сыйныфы укучылары "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең шәһәр этабында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Балалар Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерделәр. Афәрин, укучылар! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Халыкара балалар китабы көне 03.04.2024

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Халыкара балалар китабы көне уңаеннан 3Б һәм 3В сыйныфы укучылары белән язучы Ганс Христиан Андерсен әсәрләре буенча әдәби уен үткәрелде. Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, әкиятләр викторинасында катнаштылар, "Снежная королева" китабы буенча кроссворд чиштеләр.
-
Халыкара балалар китабы көне- яңа әдәби ачышлар бәйрәме! 03.04.2024

Халыкара балалар китабы көне- китапка гашыйк барлык кызыксынучан балалар өчен искиткеч бәйрәм, күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар бәйрәме. Бу бәйрәмнең төп максаты- укуны популярлаштыру. 2В сыйныфы укучылары китапханәче Зөлфия Рафаильевна белән берлектә "Халыкара балалар китабы" көненең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы 02.04.2024

Китап- белем чишмәсе! Гимназиядә "Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы" башланып китте. Атна дәвамында укучылар китапханәче Зөлфия Рафаильевна белән берлектә китаплар иленә сәяхәт кылачаклар, мавыктыргыч әдәби әсәрләр һәм яңа геройлар белән танышачаклар.
-
Мөһим сөйләшүләр- "Россия- сәламәт ил" 01.04.2024

Гимназиябездә IV чирек традицион рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәрүдән башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы дәвам итте. Укучылар белән "Россия- сәламәт ил" дигән темага сөйләшү алып барылды, сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышынды.










