муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
«Өлкәннәр” акциясе. 01.10.2014

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан акция узырылды. Укучыларыбыз мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан техник хезмәткәрләрне, укытучыларны өйләренә барып бәйрәм белән котладылар, аларга чәчәк букетлары, открыткалар бүләк иттеләр һәм мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар. Укучыларның игътибарын күреп өлкәннәрнең күзләре яшьләнде. Алар укучыларны тәртипле булырга, тырышып укырга өндәделәр.
-
“Картаямыни соң йөрәк” 01.10.2014

Мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен “Картаямыни соң йөрәк” исемле очрашу-кичә уздырылды. Бәйрәмгә килгән өлкәннәр мәктәп музеенда булдылар, директорыбыз аларны мәктәп тормышы белән таныштырды. Ә укучыларыбыз өлкәннәр өчен бик матур концерт куйдылар, өлкәннәр балаларга үзләренең яшьлек еллары турында сөйләп уздылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Биредә алар үзләре эшләгән чордагы кызыклы вакыйгаларны исләренә төшерделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Профориентация 29.09.2014

Бүген мәктәбебезгә 9-11 сыйныф укучылары белән очрашуга Казаннан районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә эшчәнлек алып баручы психология фәннәре кандидаты Трифонова Татьяна Александровна килде. Ул югары сыйныф укучылары белән профориентация эше алып барды. Татьяна Александровна укучыларга профессия сайлау, һәр профессиянең үзенчәлеге турында сөйләде. Үзеңә профессия сайлаганда барлыкка килергә мөмкин булган ялгышлар турында аңлатып китте һәм укучыларга тест эшләтте. Очрашу эшлекле формада үтте.
-
Без көрәшле халык. 29.09.2014

25-27 сентябрьдә Алабуга шәһәрендә 1996-1997нче елгы яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан беренчелегенә ярыш булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебездән Ахматханов Ильдан катнашты. Ул 60 кг. үлчәү авырлыгында Республика күләмендә 3нче урынны яулады.
-
1-4 сыйныфларда ачык дәресләр булып узды. 26.09.2014

Мәктәп күләмендә башлангыч сыйныфлар айлыгы бара
-
Үзидарә үзенең эшен башлап җибәрде. 25.09.2014

“Хыял” балалар оешмасында үзидарә җыены уздырылды. Әлеге җыенда үзидарә членнары эш бүлештеләр, яңа уку елына төзелгән план белән таныштылар. План буенча фикер алышулар булды һәм кайбер өстәмәләр белән план бертавыштан кабул ителде.
-
Мәктәп олимпиадалары башланды. 24.09.2014

Һәр фән буенча олимпиадаларның мәктәп туры башланып китте.
-
“Сөннәтче бабай” спектаклен карадык. 23.09.2014

Район мәдәният йортында Минзәлә Дәүләт драма театры артистлары тарафыннан Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясе сәхнәләштерелде. Әлеге чарада мәктәбебездән бер төркем укучылар катнашты. Спектакль укучыларга бик охшады.
-
Көрәш бәйгесе. 22.09.2014

Уку елы яңа гына башланып китүгә карамастан район күләмендә уза торган ярышлар оешкан төстә башланып китте. Арбор авылында, ООО “Арбор” призына, татар – башкорт көрәше буенча ярыш оештырылды. Көрәшчеләребез әлеге ярыштан зур уңышлар белән кайттылар.
-
Уку белән хезмәт янәшә. 22.09.2014

Бүген дәресләрдән соң мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрне җыю оештырылды. Әлеге чарада һәр укучы актив катнашты. Җәй буе тырышып эшләү нәтиҗәсендә мул уңыш җыеп алынды.









