муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Мәктәп газетасының чираттагы саны дөнья күрде. 29.12.2014

“Хыял” балалар оешмасы членнары мәктәп газетасының чираттагы саның чыгардылар. Әлеге номер яңа елга багышланды. Шулай ук газетада укучыларыбыз иҗатына да урын бирелде.
-
«Хуш киләсең, Яңа ел”! 27.12.2014

5-8 сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне 7 сыйныф укучылары оештырды һәм алып барды. Бәйрәмебездә төрле илләрдән килгән “кунаклар” күп булды. Кыш бабай белән Кар кызы да бүләкләрне бик мулдан алып килгән иде. Укучыларның чыгышларын тамашачылар яратып карадылар, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
-
“ Яңа ел әкиятендә кунакта” 27.12.2014

1-4 сыйныф укучылары өчен “Яңа ел әкиятендә кунакта” дип исемләнгән тамаша оештырылды.Бәйрәмгә һәр укучы маскалардан килгән иде. Кыш бабай белән Кар кызына ияреп килгән клоуннар бәйрәмебезне тагын да күңеллеләндереп җибәрделәр, алар оештырган атракционнарда балалар яратып катнаштылар.Укучыларыбыз сәхнәләштергән әкиятләр, җыр-биюләрне тамашачылар җылы кабул итте.
-
Алисә-җиңүче! 26.12.2014

Район күләмендә рус теленнән үткәрелгән олимпиадада 6 сыйныф укучысы Яфарова Алисә җиңүче булды. Алисәне,укытучысы Рамилә Камиловнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
“Яңа ел”. 26.12.2014

Бүген мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне узып баручы елның символы булган ат, киләсе ел кәҗә, Кыш бабай һәм Кар кызы башлап җибәрде. Бәйрәм укучыларның чыгышлары, биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан яңа ел дискотекасы уздырылды.
-
“Чисталык дәресе” акциясе. 25.12.2014

Татарстан Республикасы күләмендә узучы “Чисталык дәресе” акциясенә кушылып мәктәбебездә дә акция уздырылды. Шушы уңайдан безгә Балтач дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Хазиев Рамил Камил улы һәм Муллагалиев Азат Нурмөхәммәт улы килделәр. Алар укучыларга әлеге акция, аның максаты, шулай ук районыбызның экологик хәле турында сөйләделәр.
-
«Чыршы» операциясе. 24.12.2014

Мәктәп күләмендә “Чыршы” операциясе узды. Укучыларыбыз табигатькә зыян китермичә генә, кул астында булган материаллардан чыршылар ясадылар. Әлеге чарада һәр класс актив катнашты. Ясалган чыршылардан күргәзмә оештырылды.
-
Кыш бабай бүләкләре алдык. 23.12.2014

Бүген мәктәбезгә Кыш бабай килде. Ул үзенең татлы бүләкләр тутырылган пакетлары белән балаларны сөендерде. Шулай ук президентыбыздан котлау открыткасы алу да балаларга зур шатлык булды.
-
Сыннар ясадык 23.12.2014

Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә мәктәп тирәсен сыннар белән бизәү традициягә керде. Бу елда да карның аз булуына карамастан мәктәп янына матур сыннар ясадык.
-
Безнең Ләйлә - җиңүче! 22.12.2014

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы дәвам итә. Татар теленнән уздырылган олимпиадада 9 сыйныф укучысы Мубаракова Ләйлә җиңүче булды. Ләйләгә республика турында да уңышлы чыгыш ясарга насыйп булсын.









