муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Без көрәшле халык. 01.12.2014

Теләче районында РСФСРның спорт мастеры Ф.З.Шайдуллин призына уздырылган татарча көрәш бәйгесендә катнашып мәктәбебез укучысы Ахматханов Ильдан үз үлчәү авырлыгында 1 урынны, Зайцев Тимур 4 урынны яуладылар.
-
Рамазан беренче! 01.12.2014

Казан шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында 2нче республика спартакиадасы узды. Әлеге спартакиадада 9 сыйныф укучысы Накипов Рамазан катнашты һәм 1 урынны яулады. Молодец!
-
Тарих атналыгына йомгак ясалды. 01.12.2014

Узган атна дәвамында мәктәптә тарих атналыгы уздырылды. Атна чараларга бай булды. Атна дәвамында чараларда актив катнашкан укучыларга, класс коллективларына мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
“Шигъри сабантуй-2014” 29.11.2014

Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсе уздырыган “Шигъри сабантуй-2014” конкурсында катнашып 11 сыйныф укучысы Сафиуллин Рафил “Яшь батыр” номинациясендә 3 дәрәҗәле дипломга, 7 сыныф укучысы Шәфигуллин Искәндәр шул ук номинациядә кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар. Әлеге бәйгедә катнашкан 7 сыйныф укучысы Сәләхетдинова Эльвина, 10 сыйныф укучысы Агзамова Рәсүләләр катнашучы буларак сертификатбеләр бүләкләнделәр.
-
Тарихтан ачык дәрес. 27.11.2014

Тарих укытучысы Гөлчәчәк Илфаковна , тарих һәм җәмгыять атналыгы кысаларында, 5 класс укучылары белән мәктәп күләмендә ачык дәрес күрсәтте. Алар әлеге дәрестә “Мисыр иленә сәяхәт” кылдылар. Бишенчеләр дәрестә актив катнаштылар, дәрес уңышлы узды.
-
Әхлак түгәрәге җитәкчеләре киңәшмәсе узды. 27.11.2014

Мәктәбебездә әхлак түгәрәге җитәкчеләренең район киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстанның баш казые, район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт, Балтач мәчетенең баш имамы, Ислам диненә 1000 еллык мәдрәсә филиалы җитәкчесе Рамил хәзрәт һәм район мөслимәләре берлеге җитәкчесе Рәисә Рамил кызы катнашты.
-
Технология укытучылары бездә кунакта. 24.11.2014

Мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары узды. Әлеге семинарда укытучыларыбыз Ленина Камиловна, Ландыш Хәертдиновналар ачык дәрес, Лилия Маликовна мастер-класс күрсәттеләр. Семинар оешкан төстә узды.
-
Эзтабарлар җыены. 18.11.2014

“Хыял” балалар оешмасында эзтабарлар җыены булып узды.Әлеге җыенда 2 сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү турында сөйләшү булып узды һәм әзерлек эшләре башланды. 2 сыйныфларга эзтабарларның кем икәнлеге, аларның нинди эшчәнлек алып барулары, кагыйдәләре, девизлары турында аңлатылды.
-
Армспорт. 17.11.2014

ООО «Кама» призына кул көрәше ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебездән армспорт түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты. Ярышта катнашкан барлык укучылар да призлы урыннарга ия булдылар. Менә безнең җиңүчеләребез: Рафиков Ильназ 1 урын, Накипов Рамазан 1 урын, Газимзянова Руфия 1 урын, Файзрахманов Ришат 2 урын, Гиниятуллин Салават 2 урын, Агзамова Рәсүлә 2 урын. Молодцы!
-
КЭСБАСКЕТ. 14.11.2014

Район күләмендә уздырылган ярышта мәктәбебезнең егетләр командасы катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап район күләмендә 3 урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!









