муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
“Җимлек” операциясе. 22.12.2014

1-5 сыйныф укучылары өчен “җимлек” операциясе уздырылды. Һәр укучы җимлек ясады. Әлеге җимлекләрнең беразы мәктәп бакчасына куелды, калганнарын укучылар өй тирәләренә урнаштырдылар. Озынайтылган көн группасында башлангыч сыйныф укучылары әлеге җимлекләргә җимнәр салалар, алар шулай итеп туган ягыбызда кышлаучы канатлы дусларыбызны сөендерәләр.
-
Яңа елга әзерләнәбез. 20.12.2014

Мәктәптә яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Кемдер сын ясый, кемдер рәсем ясау белән мәшгуль, ә кемнәрдер программа яза. Мәктәпне бизәү өчен яңа ел плакатлары парадында һәр класс актив катнашты, әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
Укучылар үзидарәсе җыелышы уздырылды. 19.12.2014

Чираттагы министрлар кабинеты утырышында хакимият башлыклары да катнашты һәм яңа елга әзерлек мәсьәләләре каралды.Укучылар биредә яңа ел бәйрәмен уздыру, мәктәп бизәү, сыннар ясау турында сөйләштеләр, һәр өлкәгә җаваплы класслар билгеләделәр.
-
“Агыла моң, сарыла моң” 18.12.2014

Район мәдәният йортында “Милли тавыш” проекты нигезендә “Агыла моң, сарыла моң” дип исемләнгән концерт булды. Әлеге концертта мәктәбебездән Сафиуллин Рафил, Сафиуллина Лилия һәм Сәләхетдинова Элвиналар чыгыш ясады. Укучыларыбызның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Сафиуллин Рафил “тамашачы симпатиясе призына” ия булды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Портфолио конкурсы. 17.12.2014

Мәктәп күләмендә рус теле һәм әдәбияты укытучылары арасында потфолио конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста Ахмадуллина Энҗе Илфаковнаның портфолиосы җиңү яулады
-
Маккулатура җыйнау 16.12.2014

Макулатура җыйналды. Мәктәп күләмендә макулатура җыйнау оештырылды. Нәтиҗәдә 1169 кг тотылган кәгазь җыйналды. Әлеге чарада һәр укучы актив катнашты.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгына йомгак ясалды. 15.12.2014

Узган атна дәвамында рус теле һәм әдәбияты атналыгы булып узды. Әлеге атналык дәвамында күп кенә чаралар уздырылды һәм әлеге чараларда укучыларыбыз актив катнашты. Атналыкта катнашып төрле урыннар яулаган укучылар һәм класс коллективларына мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Саба районында да көрәштек. 13.12.2014

Саба районында Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган 2000-2001нче елгы яшүсмерләр арасында ачык шәхси-команда татар-башкорт милли спорт көрәше республика ярышында катнашып мәктәбебез укучысы Рафиков Ильсаф 3 урынны, Рафиков Инсаф 2 урынны яуладылар. Алар грамоталар һәм 1500, 2000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
РСФСРның спорт мастеры Р.И. Насибуллин призы. 13.12.2014

Салавыч авыл җирлегендә 1997-1998нче елгы яшүсмерләр арасында РСФСРның спорт мастеры Рафис Ибрагимович Насибуллин призына татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Менә безнең батырлар:
Хайруллин Айрат-1 урын
Рамазанов Рөстәм- 1урын
Нигмадзянов Фәнис- 2 урын
Галимуллин Айнур- 2 урын
Ахматханов Ильдан-2 урын
Хабибуллин Рифнур -3 урын
Юсупов Руслан-3 урын
-
Конкурс чтецов. 12.12.2014

В школе в рамках недели руского языка и литературы прошел конкурс чтецов, посвященный 200-летию со дня рождения М.Ю. Лермонтова. В конкурсе принимали участия 1-8 классы. Лучшими среди чтецов стали:
1-4 классы
1 место-Асхадуллина Ильзия – 3 класс
2 место- Хабриева Малика- 4 класс
3 место- Закирова Миляуша 2 класс
5-8 классы
1 место- Яфарова Алиса – 6 класс
2 место- Ахмадуллина Альбина- 7 класс
3 место- Ахтямов Раниль- 5 класс









