муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Милләтләр кроссы. 20.09.2014

Мәктәп күләмендә милләтләр кроссы уздырылды. Әлеге чарада мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары катнашты. Ярышта катнашучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
«Юл әлифбасын өйрәнәбез” 18.09.2014

Мәктәптә 1-5 сыйныф укучылары катнашында “Юл әлифбасын өйрәнәбез” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә район полиция бүлегеннән ГАИ җитәкчесе Фәргать Тәлгатович та килде. Кичәдә укучылар үзләренең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек өйрәнүләрен күрсәттеләр.
-
Экологик акциягә кушылып. 16.09.2014

Республика күләмендә үтә торган экологик акциягә кушылып мәктәп күләмендә күп кенә эшләр эшләнде. Укучылар көче белән мәктәп территориясе чистартылды, 1-6 класс укучылары табигатькә сәяхәткә чыктылар. Шулай ук чишмәләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмады, һәр класс үзенә беркетелгән чишмәнең әйләнә тирәсен чистартты.
-
Татарстан Варислар Берлегенең туган көне. 15.09.2014

15 сентябрь – ТВБнең туган көне. Әлеге уңайдан мәктәптә әңгәмәләр уздырылды. Эзтабарлар өчен “Кем ул эзтабар”?, варислар өчен “Без чын варисмы”? исемле үзара сөйләшү булып үтте. 2 сыйныф укучылары эзтабар сафына керү өчен әзерлек эшләре башладылар.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл! 09.09.2014

Мәктәптә сәламәтлек сәгате булып узды: укучылар спиртлы эчемлекләр һәм тәмәкенең зарары турында чыгыш тыңладылар, кросста катнаштылар.
-
Искә алу көне 03.09.2014

Мәктәптә “Террорчылар кулыннан һәлак булучыларны искә алу көне” уңаеннан төрле чаралар узды. Укучылар террорчылар кулыннан зыян күрүчеләрне искә алдылар, трагик вакыйгалар хроникасы белән таныштылар.
-
1 сентябрь - белем бәйрәме. 01.09.2014

Мәктәбебездә белем бәйрәме шаулап, гөрләп узды.
-
30 август Бөтенрәсәй экологик өмә көне. 30.08.2014

Мәктәбебез укучылары, ял көне булуга карамастан, Бөтенрәсәй экологик өмәдә катнашырга чыктылар. Мәктәп тирәсе, бакча чүп-чардан арындырылды.
Өмәгә килдек җыелып,
Себерке, чиләк тотып.
Ялт итсен мәктәп тирәсе
Бәйрәмгә торсын көлеп.
-
9 нчы сыйныфлар аттестатлы булды. 23.06.2014

Бүген 9 сыйныфны тәмамлаган 18 укучы кулларына өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Бу аларның беренче җиңүләре.
-
“Романтикта” ял итәләр 17.06.2014

Мәктәбебездән 5 укучы район “Романтик” ял лагеренда, лидерлар өчен оештырылган сменада ял итәләр. Алар биредә төрле кызыклы конкурсларда катнашалар, лидерлык серләренә өйрәнәләр.









