муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Дискотека. 10.10.2014

Бүген мәктәптә 9-11 сыйныф укучылары өчен ял кичәсе уздырылды.
-
“Нур бөркелә сезнең йөзләрдән”. 09.10.2014

Бүген мәктәбебезгә кунакка авылыбызның барлык өлкәннәре җыйналды. Алар мәктәп белән таныштылар, ашханәдә чәй табыны артында укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Өлкәннәребез җитәкчеләргә, мәктәп коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар айлыгына нәтиҗә ясалды. 06.10.2014

Башлангыч сыйныфлар айлыгына нәтиҗә ясалды һәм төрле чараларда актив катнашкан укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Волейбол ярышы 06.10.2014

Мәктәбезнең кызлар командасы район күләмендә уздырылган волейбол ярышында катнашып 3 урынны яулады. Кызларыбызга алдагы ярышларда тагын да зурырак уңышлар телибез.
-
“Бәйрәм белән, укытучым”! 06.10.2014

Мәктәп күләмендә “Укытучым” дип исемләнгән акция уздырылды.Әлеге акция барышында башлангыч сыйныфлар укытучыларны бәйрәм белән котлап шигъри тәлгәшләр бүләк иттеләр. Барлык мәктәп укучылары бергә башкарган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”! дигән җыр кадерле укытучыларыбызга бәйрәм котлавы булып барып иреште. Шулай ук укучылар укытучыларыбызга кулдан ясалган, матур теләкләр язылган открыткалар тараттылар.
-
“Чиста дәфтәр” операциясе. 04.10.2014

Башлангыч сыйныф укучылары арасында дәфтәрләрләр арасында конкурс уздырылды. Иң чиста дәфтәр тотучы укучылар дип 1 сыйныфтан Асхадуллин Илдан, 2 сыйныфтан Зәкиева Ләлә, 3 сыйныфтан Гәрәев Рөстәм, 4 класстан Ибрагимова Ландышлар табылды. Аларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
“Минем яраткан сыйныфташларым” 03.10.2014

Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең сыйныфлары турында бик матур газеталар чыгардылар. Әлеге газеталардан күргәзмә ясалды.
-
Рәсемнәр парады. 03.10.2014

1-4 сыйныф укучылары арасында “Яраткан әбием һәм бабаем” дип исемләнгән рәсемнәр парады уздырылды. Һәр укучы үзенең яраткан әби һәм бабаен рәсемдә гәүдәләндерде. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә ясалды.
-
“Китап-белем чишмәсе” 02.10.2014

Мәктәптә башлангыч сыйныфлар айлыгы дәвам итә. Бүген 1-4 сыйныфлар өчен китапханәдә “Китап-белем чишмәсе” исемле дәрес уздырылды. Әлеге дәрестә укучылар китап турында күп кенә мәгълүматләр алдылар, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Вакыйф Мөбәрәковичка- 60 яшь. 01.10.2014

Мәктәбебезнең математика укытучысы Вакыйф Мөбәрәкович үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Хөрмәтле Вакыйф Мөбәрәкович! Сезне олуг бәйрәмегез белән котлыйбыз.Сезгә сәламәтлек, озын гомер,гаилә бәхете телибез.









