муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 101 учащихся, 26 воспитанника/101 укучы, 26 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 20 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Продолжается неделя русского языка. 11.12.2014

В школе продолжается неделя русского языка и литературы. Сегодня учителя русского языка провели брейн-ринг «Молодые филологи» для 6-8 классов, где победила команда 6 класса.
-
Нәрсә ул коррупция? 10.12.2014

1-4 сыйныф укучылары өчен “Нәрсә ул коррупция”? дигән темага уен уздырылды. Әлеге уен аша укучылар “нәрсә ул коррупция”?дигән сорауга җавап эзләделәр.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. 09.12.2014

Бу атнада мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты атналыгы узачак. Иртән рус теле укытучысы Лилия Маликовна атналыкның программасы белән таныштырды һәм укучыларны атналык кысаларында уздырылачак чараларда актив канашырга чакырды, 5 сыйныф укучылары атналыкны ачып җибәрделәр.
-
“Әнием- күңелем иүрендә”. 06.12.2014

Укучыларыбыз төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. Район социаль яклау бүлеге уздырган “Әнием-күңелем түрендә” дип исемләнгән конкурста да берничә укучы катнашты. 3 сыйныф укучысы Багауетдинов Ирек һәм 7 сыйныф укучысы Шәфигуллин Искәндәрләр әлеге конкурска үзләренең иҗатларын җибәреп мактау хатына лаек булдылар.
-
“Коррупциягә - юк ”! 04.12.2014

Мәктәптә коррупциягә каршы ункөнлек бара. Әлеге уңайдан классларда әңгәмәләр, рәсем конкурслары уздырыла.
-
11нче сыйныфлар йомгаклау иншасы язалар 03.12.2014

Бүген, 3 декабрьдә мәктәбебезнең 11 сыйныф укучылары, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язалар.
Укучыларга иҗат эше өчен 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирә.
Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язалар.
Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала.
Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытта күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Моның өчен алар 17 ноябрьгә кадәр иншада катнашу өчен теркәлергә тиеш.
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. "Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак.
Моннан тыш, йомгаклау иншасы нәтиҗәләре вузларга кергән вакытта да саналырга мөмкин. Уку йорты булган БДИ балларына тагын 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин. Абитуриентның инша өчен алган нәтиҗәләрен исәпләү тәртибе вуз раслаган кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелә. Вуз чыгарылыш сыйныф укучысының инша бланкын махсус эшләнгән мәгълүмат ресурслары аша карый ала. Әмма уку йортына кабул ителгән вакытта язган гаризада абитуриент шәхси казаныш нәтиҗәсе буларак йомгаклау иншасын тәкъдим итү теләген күрсәтергә тиеш.
-
Мәликә-призер 03.12.2014

Һәр Фәннән олимпиадаларның муниципаль этабы бара. Математикадан 4 сыйныф укучылары арасында узган олимпиадада мәктәбебез укучысы Хәбриева Мәликә призер булды. Мәликәнең алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
«Хыял» балалар оешмасында сайлаулар узды 02.12.2014

«Хыял балалар оешмасында президент сайлаулары булды. Сайлау ябык тавыш бирү юлы белән уздырылды. Президентлыкка 5 кандидат күрсәтелгән иде. Шулар арасыннан 53 тавыш җыеп 8 сыйныф укучысы Бектурсонов Наил президент итеп сайланды. Наилгә яңа эшендә уңышлар телибез, сабакташларының ышанычын аклар дип ышанып калабыз.
-
“Әнием – алтыным”. 01.12.2014

30 ноябрь-әниләр көне. Әлеге уңайдан классларда тәрбия сәгатьләре, әниләр катнашында бәйрәм кичәләре уздырыла. Шундый бәйрәмнәрнең берсе 4 класста узды. Бәйрәмгә укучыларның әниләре чакырылды.
-
“Спорт - начар гадәтләргә каршы!" 01.12.2014

Мәктәп күләмендә “Спорт-начар гадәтләргә каршы”! дип исемләнгән акция бара. Әлеге акция кысаларында әңгәмәләр, рәсем конкурслары уздырылды. Шулай ук класслар арасында “Без спорт яклы” дип исемләнгән плакатлар парады булды. Әлеге рәсем, плакатлардан күргәзмә ясалды.









