МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 ( 323 ) 324 325 326 327 328 329 330 >>
-
Волейболчыларыбызны тәбриклибез 03.12.2012

Мәктәбебез укучылары уку белән беррәттән спорт ярышларында да актив катнаша. 1 һәм 2 декабрь көннәрендә оештырылган волейбол ярышында 1999 һәм 2000 – елгы малайлар һәм кызлар ярым финалдан үтеп, финал ярышларында катнашу хокукын алды.
-
Егетләрне армия сафларына озату кичәсе 02.12.2012

Авылыбызда патриотик тәрбиягә игътибар арта бара. Шушы көннәрдә мәдәният йортында армия сафларына алынучы 4 егетебезне озату кичәсе оештырылды. Әлеге кичәдә элекке солдатлар да, армиягә китүче егетләрнең әтиләре дә, классташлары да, аларның класс җитәкчеләре дә, авыл советы җитәкчесе дә матур теләкләрен җиткерде.
-
Бүген бездә "Әниләр бәйрәме" 29.11.2012

Ноябрь ае бәйрәмнәргә бигрәк бай булды, мәктәп ачылу тантанасы, укытучыларыбызның юбилейлары, бердәмлек көннәре. Ә бүген бездә “Әниләр бәйрәме”, кичектеререлүгә карамастан бәйрәмдә зал шыгрым тулы иде.
-
Яңа мәктәп ачылу тантанасы 28.11.2012

28 нче ноябрь көзнең соңгы бер көне. Ә менә безнең өчен, Бөрбаш авылы халкы өчен бу көн тарих битләрендә калачак. Безнең хыялларыбыз чынга ашты. Авылыбыз уртасында “үсеп чыккан” ике этажлы урта мәктәп бүген ишекләрен ачты. Укучылар да, укучыларның әти-әниләре һәм укытучылар да бу көнне түземсезлек белән көтте.
-
Тәбрикләү тантанасы 26.11.2012

Мәктәбебезгә Гүзәл Галимулловна директор итеп билгеләнгәннән соң 50 яшен тутыручы хезмәттәшләребезнең юбилейларын тантаналы рәвештә үткәрү традициягә әверелде.
26 ноябрь көнне шундый бәйрәмнәрнең берсе: укытучыларның укытучысы, завучыбыз Әнисә Камиловнаның гомер бәйрәме белән котлау оештырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 24.11.2012

Мәктәбебездә төзү эшләре тәмамланганга байтак вакыт үтсә дә, күзгә күренми торган, шул ук вакытта бик нык төгәллек, җаваплылык таләп ителә торган өлеше, документациясе, барлык оешмалар: газ, электр, пожар куркынычсызлыгы, санитария кагыйдәләре комиссияләре тарафыннан ныклы контроль чаралары төгәлләнеп килә.
-
Туган көнегез белән тәбрик итәбез! 24.11.2012

25 ноябрь хезмәттәшебез Әнисә Камиловнаның туган көне. Әнисә Камиловна бүген гомер мизгелегезнең матур бәйрәме. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын.
Изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез. -
Олимпиада җиңүчеләрен тәбриклибез 24.11.2012

Фәннәр буенча үткәрелүче район олимпиадаларының беренче җиңүчеләре билгеле булды. 8 нче сыйныф укучылары Мифтахова Гүзәл астрономия олимпиадасында, Сәләхетдинова Әнисә информатика буенча олимпиадада җиңү яуладылар.
-
11 сыйныфта класс сәгате 22.11.2012

11 сыйныф укучылары белән "Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү һәм үтәү - һәркемнең бурычы" исемле класс сәгате үткәрелде
-
9 нчы сыйныфта класс сәгате 22.11.2012

Балаларны пожар куркынычыннан саклау максатыннан 22 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныфта "Спички- не игрушка, огонь не забава" дигән класс сәгате узды.










