МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 319 ( 320 ) >>
-
Армия сафларыннан кайткан укучыбыз белән очрашу 06.12.2012

Узган атнада мәдәният йортында армиягә китүче егетләрне озату кичәсе булса, бу атнада мәктәбебездә армия сафларыннан кайтучы егетебезне каршылау чарасы булып узды. 2 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучыбыз , яңа мәктәп белән танышты, югары класс егетләренә үзенең “солдат” киңәшләрен җиткерде
-
“һәр көнне изгелек кыл!” эшлекле уены
05.12.2012
Мәктәбебез укучылары “һәр көнне изгелек кыл!” эшлекле уенында катнашып, очколар туплый. Һәр класс үз биләмәләрен тәртипкә китерә. Тимурчылык эшен дә аксатмый, ялгыз әби-бабайларга ярдәм итә.
-
Биләмәләрдә эш 03.12.2012

Декабрьнең беренче көннәре үк кышның “эшле ай” булачагын кисәтте. Бүген 3- декабрь көнне биләмәләрдә эш гөрләде. 6 дәрестән соң һәр класс үзенә беркетелгән мәктәп территориясен, каток мәйданчыгын кардан чистартты. Укучылар авыр уку хезмәтеннән соң саф һавада сәламәтлекләрен ныгытты һәм көчләрен арттырдылар.
-
Мәктәптә эш гөрли 03.12.2012

Мәктәбебездә зур кунакларны каршыларга әзерлек эшләре дәвам итә. Кабинетларда методик эшчәнлек папкалары, күргәзмә материаллары әзерләнде. Хоккей мәйданчыгына прожекторлар куелды
-
Волейболчыларыбызны тәбриклибез 03.12.2012

Мәктәбебез укучылары уку белән беррәттән спорт ярышларында да актив катнаша. 1 һәм 2 декабрь көннәрендә оештырылган волейбол ярышында 1999 һәм 2000 – елгы малайлар һәм кызлар ярым финалдан үтеп, финал ярышларында катнашу хокукын алды.
-
Егетләрне армия сафларына озату кичәсе 02.12.2012

Авылыбызда патриотик тәрбиягә игътибар арта бара. Шушы көннәрдә мәдәният йортында армия сафларына алынучы 4 егетебезне озату кичәсе оештырылды. Әлеге кичәдә элекке солдатлар да, армиягә китүче егетләрнең әтиләре дә, классташлары да, аларның класс җитәкчеләре дә, авыл советы җитәкчесе дә матур теләкләрен җиткерде.
-
Бүген бездә "Әниләр бәйрәме" 29.11.2012

Ноябрь ае бәйрәмнәргә бигрәк бай булды, мәктәп ачылу тантанасы, укытучыларыбызның юбилейлары, бердәмлек көннәре. Ә бүген бездә “Әниләр бәйрәме”, кичектеререлүгә карамастан бәйрәмдә зал шыгрым тулы иде.
-
Яңа мәктәп ачылу тантанасы 28.11.2012

28 нче ноябрь көзнең соңгы бер көне. Ә менә безнең өчен, Бөрбаш авылы халкы өчен бу көн тарих битләрендә калачак. Безнең хыялларыбыз чынга ашты. Авылыбыз уртасында “үсеп чыккан” ике этажлы урта мәктәп бүген ишекләрен ачты. Укучылар да, укучыларның әти-әниләре һәм укытучылар да бу көнне түземсезлек белән көтте.
-
Тәбрикләү тантанасы 26.11.2012

Мәктәбебезгә Гүзәл Галимулловна директор итеп билгеләнгәннән соң 50 яшен тутыручы хезмәттәшләребезнең юбилейларын тантаналы рәвештә үткәрү традициягә әверелде.
26 ноябрь көнне шундый бәйрәмнәрнең берсе: укытучыларның укытучысы, завучыбыз Әнисә Камиловнаның гомер бәйрәме белән котлау оештырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 24.11.2012

Мәктәбебездә төзү эшләре тәмамланганга байтак вакыт үтсә дә, күзгә күренми торган, шул ук вакытта бик нык төгәллек, җаваплылык таләп ителә торган өлеше, документациясе, барлык оешмалар: газ, электр, пожар куркынычсызлыгы, санитария кагыйдәләре комиссияләре тарафыннан ныклы контроль чаралары төгәлләнеп килә.










