МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 ( 328 ) 329 330 >>
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстанның яңа мәгариф министрын тәкъдим итте 01.10.2012

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министрын тәкъдим итте. Хөкүмәт җитәкчесе Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы Указын укыды. Традиция буенча яңа билгеләнгән министрга портфель һәм значок тапшырылды.
-
Кәгазьдә хисап кирәкми 25.09.2012

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә, мәктәпләрдән хисапларны кәгазь формада сорамаска, дигән рәсми хат җибәргән. Барлык кирәкле мәгълүматлар мәктәп сайтында урнаштырылырга тиеш булачак. Министрлык каршындагы яңа иҗтимагый советның күптән түгел узган киңәшмәсендә дә укытучылар белем бирәсе урынга кәгазь боткасына батуларын белдерде. Чөнки белем йортларыннан төрле төрдәге мәгълүмат соратулар артык ешаеп китте.
-
Көзге урманга сәяхәт 23.09.2012

Көзге урманга сәяхәт
-
Бүген мәктәптә "Кросс наций - 2012" үткәрелде. 22.09.2012

Бүген мәктәптә "Кросс наций - 2012" үткәрелде.
Ярыш бик оешкан төстә үтте. Мәктәпнең барлык укучылары һәм укытучылары әлеге ярышта бик актив катнаштылар.
-
КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов 21.09.2012

Бүген Татарстанның мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техника университеты ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Яңа җитәкчене уку йортының Гыйльми советына Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.
-
Бүген бездә өмә
21.09.2012
Бүген укучылар һәм укытучылар дәресләрдән соң яңа мәктәп янында эшләделәр. Мәктәп территориясе чүп-чардан арындырылды
-
Яраткан укытучыларыбызга иң ихлас теләкләр! 20.09.2012

Мөгаллимнәрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, ә инде аңа озак вакыт калмады (!), "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы форум аша укучыларны үзләренең яраткан укытучыларына котлау теләкләрен калдырырга чакыра. Теләкләрне сүзләр белән дә, фотосурәтләр аша да, видео аша да калдырырга мөмкин.
-
Киләсе елларда авыл мәктәпләре өчен билгеләнгән нормативлар юкка чыгарга мөмкин 19.09.2012

Киләсе елларда авыл мәктәпләре өчен билгеләнгән нормативлар юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. Узган уку елында газетабыз үткәргән “Авыл мәктәплеме?” акциясе кысаларында мәгариф бүлеге җитәкчеләре: “Авыл җирендә нормативны тормышка ашыру бик авыр”, – дип моң-зарларын белдергән иде. Әлеге нормативлар буенча авылда бер сыйныфта 14 бала булырга тиеш.
-
Сингапурча түгел, Татарстанча эшлик 19.09.2012

”Сингапурча эшлибез” (15 август, 2012 ел) дигән мәкаләгә кайтаваз
Мин югары категорияле укытучы. Гомерем мәктәптә үткәнгә, бу хакта әйтергә хакым бар. Яңалыкларга каршы түгел мин. Ләкин аларга сак килергә иде. Андый “яңа укыту алымнары”на мәктәп болай да муеннан баткан бит инде.
-
КФУның татар бүлегенә Тукай исеме бирелергә мөмкин 17.09.2012

Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегенә исем эзлиләр. Тәкъдимнәр арасында "Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе" дигәне дә бар.










