МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 ( 322 ) 323 324 325 326 327 328 329 330 >>
-
Очрашу 11.12.2012

11нче ноябрь көнне 8-11 класс укучылары өчен район прокуроры урынбасары Фәрит Гомәр улы Шарифуллин һәм балиг булмаган балалар белән эшләүче полиция хезмәткәре Наил Нурислам улы Файзрахманов белән очрашу булды.
-
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эшлекле сәфәре барышында ике социаль объект ачылышында катнашты 09.12.2012

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эшлекле сәфәре барышында ике социаль объект ачылышында катнашты
ТР Президенты Бөрбаш авылына барды. Монда гомумбелем бирү мәктәбенең яңа бинасы ачылды. Авылда 900гә якын кеше яши. Төзү эшләре 17 нче майда башланган. Яңа мәктәпнең бәясе 78 миллион сум тәшкил иткән
-
Торжественное открытие нового здания общеобразовательной школы 08.12.2012

Президент РТ посетил самый крупный населенный пункт Бурбашского сельского поселения - село Бурбаш, где состоялось торжественное открытие нового здания общеобразовательной школы. В селе проживают около 900 человек. Прежнее здание школы было построено в 1964 году. Деревянное строение с годами сильно обветшало и пришло в негодность. Новое здание, отвечающее всем современным требованием, построено за полгода. Работы на объекте начались 17 мая.
-
Бүген мәктәптә зур бәйрәм 08.12.2012

Бүген безнең иң шатлыклы көнебез, бездә мәктәп ачылу тантанасы. Укучылар да, әти-әниләр дә зарыгып көтте бу көнне. Сөенечебезне уртаклашырга республикабызның илбашы Рөстәм Нургалиевич Миннеханов, мәгариф министры Энгель Навапович Фаттахов, мәктәпне төзүчеләр һәм күпсанлы кунаклар килде.
-
Бабайларыбыз мәктәп белән танышырга килде 07.12.2012

Бүген исә мәктәбебезгә иң кадерле кунакларыбыз, мәктәп нигезендә дога кылып, төзүчеләргә хәер-фатихасын биргән авылыбызның мөхтәрәм картлары килде. Һәр бүлмәгә кереп, сокланып та, гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә йөрде алар.
-
“Ришвәткә юл юк” дип исемләнгән ачык тәрбия чарасы 06.12.2012

Бу атнада мәктәбебездә “Коррупция белән көрәш атналыгына” старт бирелгән иде. Һәр класста әлеге темага багышланган диспутлар, “Түгәрәк өстәл” дә фикер алышулар, анкеталар үткәрелде. Ә менә 5 – класста “Ришвәткә юл юк” дип исемләнгән ачык тәрбия чарасы оештырылды.
-
Армия сафларыннан кайткан укучыбыз белән очрашу 06.12.2012

Узган атнада мәдәният йортында армиягә китүче егетләрне озату кичәсе булса, бу атнада мәктәбебездә армия сафларыннан кайтучы егетебезне каршылау чарасы булып узды. 2 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучыбыз , яңа мәктәп белән танышты, югары класс егетләренә үзенең “солдат” киңәшләрен җиткерде
-
“һәр көнне изгелек кыл!” эшлекле уены
05.12.2012
Мәктәбебез укучылары “һәр көнне изгелек кыл!” эшлекле уенында катнашып, очколар туплый. Һәр класс үз биләмәләрен тәртипкә китерә. Тимурчылык эшен дә аксатмый, ялгыз әби-бабайларга ярдәм итә.
-
Биләмәләрдә эш 03.12.2012

Декабрьнең беренче көннәре үк кышның “эшле ай” булачагын кисәтте. Бүген 3- декабрь көнне биләмәләрдә эш гөрләде. 6 дәрестән соң һәр класс үзенә беркетелгән мәктәп территориясен, каток мәйданчыгын кардан чистартты. Укучылар авыр уку хезмәтеннән соң саф һавада сәламәтлекләрен ныгытты һәм көчләрен арттырдылар.
-
Мәктәптә эш гөрли 03.12.2012

Мәктәбебездә зур кунакларны каршыларга әзерлек эшләре дәвам итә. Кабинетларда методик эшчәнлек папкалары, күргәзмә материаллары әзерләнде. Хоккей мәйданчыгына прожекторлар куелды










