МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
“Тамчы шоу”
Опубликовано: 04.04.20132 апрель көнне 1 – 5 класс укучылары белән берлектә китапханәче Венера Надиловна “Тамчы шоу” уены үткәрде. Юбиляр язучыларның иҗатына багышланган иде ул уен. Балалар башта команда белән көч сынаштылар, аннан капитаннар ярышы булды. Бу чара укучылар өчен кызыклы һәм бик файдалы булды. Алар язучыларның тормыш юлларын, иҗатларын кабат исләренә төшерделәр. Шагыйрьләрнең күзләреннән танып белү туры да үткәрелде, укучыларыбыз һәркайсын төгәл белделәр. Соңыннан уенда катнашкан һәр бала өйгә бирелгән эш буларак, шул шагыйрьләрнең шигырьләрен,хикәяләрен, әкиятләрен яттан сөйләп тә күрсәттеләр. Командалар сынатмады, берсен – берсе уздырып ярышсалар да, укучылар арасында булган үзара дуслык җиңүгә китерде. Әфәрин , балалар!
К списку новостей










