МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Экскурсиягә бардык
Опубликовано: 05.06.2013Бүген Бөре чишмәсе буена экскурсиягә җыендык. Кирәк – яракларны алдык та, авылыбыз буйлап урман буендагы Бөре чишмәсенә юл тоттык. Нинди матур җир. Бик арып менгәннән соң,бер утырып хәл алганнан соң, апалар белән тамак ялгап алу ягын кайгырттык . Учак ягып, коймак пешерергә уйладык без. И – и – и, шундый кызык икән ул күмер өстендә, табада коймак пешерү. Апалар берсеннән – берсе оста. Минут эчендә коймакларны майлы табада сикертеп, пешереп тә алдылар.Ул арада чәй дә кайнап чыкты. Без дә тик тормадык, алар пешергәндә телләребезне ялый – ялый арып беттек, кайчан ашарбыз икән дип түземсезләнеп көттек. Һәм кинәт бөтен бала тынып калды, барысы да телләрен йоттылар ахры, чөнки коймак шундый тәмле булган. Туйганчы сыйландык майлы коймак белән.
К списку новостей










