МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
55 яшь! 01.10.2013

30 нчы сентябрь көнне мәктәбебез күләмендә бик матур чара булып үтте. Озак еллар рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, хөрмәтле укытучыбыз Гөлсинә Масхутовнаның 55 яшьлек юбилей тантанасына җыйналдык без бу көнне. Юбилярны иң беренче директорыбыз Гүзәл Галимулловна котлап үтте. Аңа булган хөрмәт һәм ихтирам хисләрен җиткерде. Гөлсинә Масхутовнаның нәтиҗәле хезмәте хакында зурлап, мактап сөйләде, аңа булган рәхмәтләрен җиткерде. Гөлсинә Масхутовна белән эшләгән элеке директорларыбыз Габделхак Исхакович, Тәнвир Муллагалиевичлар да килде әлеге чарага. Алар да Гөлсина апа хакында бары тик матур фикерләр генә җиткерделәр. Аннан сәхнәгә Гөлсинә апаның хезмәттәшләре, укучылар күтәрелде. Алар һәммәсе Гөлсинә апага булган күңел хисләрен белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр, матур чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
-
Конкурс, конкурс 01.10.2013

Район күләмендә Корбан бәйрәме үңаеннан үткәреләчәк конкурска укучыларыбыз бик теләп һәм тырышып әзерләнделәр. Берсеннән берсе матур кул эшләре ясатылды. Шушы матур хезмәтләре белән укучыларыбыз үзләренең күңелләрендә булган мәрхәмәтлелек, изгелек хисләрен күрсәтә алдылар. Әфәрин, балалар! Матурлык, изгелек күңелегездә беркайчан да сүнмәсен. Йөрәгегез гел изгелектә булсын!
-
Матур булыйк! 01.10.2013

1 октябрь көнне 6 сыйныф укучылары белән берлектә Гөлнара Тәльгатовна тәрбия беседасы үткәрде. Наркомания темасы астында үтте әлеге әңгәмә. Укучылар белән җанлы сөйләшү алып барып, куркыныч хәлләр , арына алмаслык начар чирләр хакында сөйләштеләр алар. Аноним рәвештә анкеталар алып, ачыктан – ачык әйтә алмаган укучыларның кайбер фикерләрен бергәләп аңлашып үттеләр. Беседа ахырында балалар шуны аңладылар, бары тик үзендә ихтыяр көче туплый алырга , тормышта бары тик матурлыкка омтылырга кирәклеккә төшенделәр. Бар нәрсә кешенең үзеннән торганлыгына инандылар. Киләчәктә матур булырга, начар гадәтләргә юл куймаска , кешеләргә карата игътибарлы, кешелекле булырга өндәде аларны сыйныф җитәкчеләре.
-
Җиңучеләр бүләкләнде 01.10.2013

Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Игътибар, балалар!” айлыгы кысаларында рәсем конкурсы үткәрелде . Бик күп төрле рәсемнәр ясады укучыларыбыз. Бик җентекләп караганнан соң җиңүчеләрне билгеләделәр һәм аларга бүләкләр дә тапшырдылар. Укучылар апаларына, ә апалар укучыларга рәхмәтләр әйттеләр бу көнне. “Бер рәхмәт мең бәладән коткара”- диелә бит татар халык мәкалендә. Киләчәктә дә гел шулай актив булып, матур эшләр генә башкарсак иде. Әфәрин укучылар!
-
Егетләр бил алыша 29.09.2013

28 сентябрь көнне мәктәбебез 9, 10 сыйныф егетләре Нуретдинов Нияз, Фәхертдинов Рүзәл, Ахметзянов Хәнифләр Арбор авылына көрәш бәйгесенә бардылар. Матур гына уңышларга да ирешеп кайттылар. Фәхертдинов Рүзәл икенче урынга лаек булса, Нуретдинов Нияз һәм Ахмәтҗанов Хәнифләр өченче урынга лаек булдылар. Егетләрне дүшәмбе көнне иртәнге линейкада котлап үттеләр. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар, саулык – сәламәтлек телик. Әфәрин егетләр! Киләчәктә дә сынатмаска, призлы урыннардан төшмәскә!
-
Кайгы җиле ишек какмасын 29.09.2013

Илебездә төрле куркыныч хәлләр елдан – ел җәелә бара. Телевидение, радио тапшырулардан әледән – әле төрле вакыйгалар турында сөйләп торалар. Менә шундый куркыныч хәлләрдән сак булу, начар һәм яман гадәтләрне читләтеп үтү кирәклеген искәртеп тору өчен, мәктәбебездә файдалы киңәшләр һәм күрсәтмә материаллардан торган күргәзмә куелды. Беркемгә дә начарлык килмәсен, кайгы җиле беркемнең дә ишеген какмасын иде! Дөньялар бары тик тыныч булсын!
-
Табигать – тиңсез хәзинә! 28.09.2013

2013 ел – табигатьне саклау һәм экологик культура елы булганлыктан , укучыларыбыз бу юнәлештә белемнәрен гел ныгытып торалар. Табигатебезнең тиңсез хәзинә булуын һәркем аңлый. Табигатьебез байлыклары булмаса, җир – анабыз безгә үзенең байлыгын юмарт өләшмәсә, җирдә яшәү ничек булыр иде икән ул. Ә без аны саклый һәм яклый белергә тиешбез, бу безнең төп һәм иң изге бурычыбыз. Әлеге тема астында эшләнгән күргәзмә, мәктәбебез укучыларына әледән- әле шуны кисәтеп тора.
-
Тәрбиячеләрне котлап 27.09.2013

26 сентябрь көнне укучыларыбыз Бөрбаш Сәрдегәне балалар бакчасы тәрбиячеләрен дә котладылар. Алар да үзләрен тәрбияләп үстергән апаларына матур чәчәк бәйләмнәре, изге теләкләр язылган открытка һәм күчтәнәчкә торт бүләк иттеләр. Тәрбияче апалары барлык укучыларга рәхмәтләрен әйтеп, бик шатланып калганнар. Шундый күңелләре булды тәрбияче апаларның. Алар үзләре дә укучыларыбызга изге теләкләрен җиткерделәр, тәмле соклар, печеньеләр белән сыйлап та җибәрделәр. Бик матур мизгелләр булды бу минутта.
-
Без табигать балалары! 27.09.2013

Мәктәбебездә экологик юнәлештә матур гына эшләр алып барыла. Менә шул уңайдән укучыларыбыз өчен файдалы булган тагын бер очрашу үткәрелде. Бу очрашуга инде күп еллар урман хуҗалыгында хезмәт иткән Галимуллин Раиф абый килде. Ул укучыларыбызга урманда нинди эшләр башкарылуын, ничек итеп агач утыртулар, кисүләр хакында сөйләде. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга аңлатмалар бирде. Бик кирәкле аралашу булды бу. Балаларыбыз тагын бер кат табигатебезнең ни дәрәҗәдә кирәк булуын, аны сакларга кирәклегенә төшенделәр. Рәхмәт, Раиф абыйларына, укучыларыбызга биргән файдалы киңәшләренә, теләкләренә. Кирәк чакта безнең укучыларыбыз да урманчылыкка булышырга әзер .Алар киләчәктә бик теләп туган ягыбыз табигатен сакларлар һәм үзләреннән зур өлеш кертерләр.
-
Сәламәтлек - зур байлык! 27.09.2013

Яшүсмерләр , балалар арасында, гомумән алганда кешелек дөньясында бозык һәм арына алмаслык яман чирләр белән дуслашу очраклары еш күзәтелә. Наркомания, тәмәке тарту һәм башка төрле аңны томалаучы , сәламәтлеккә үтә дә зыянлы булган әйберләр бар. Боларны булдырмау, үзеңдә ихтыяр көче туплау,үз сәламәтлегең турында кайгырту турында мәктәбебездә укучыларыбыз өчен файдалы тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр, фикер алышулар еш үткәрелә. Шул максаттан кирәкле һәм файдалы материаллар туплап, коридорга күргәзмә дә ясап куелды. Күренекле шәхесләрнең мәртәбәле сүзләре дә язып куелды . Мондый кисәтүләр яшүсмерләргә зыянлы булмас!










