МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Рәхим, шәфкатьле булыгыз!
Опубликовано: 17.10.2013Өлкәннәр көне уңаеннан тагын бер чара булып үтте мәктәбебездә. Башлангыч сыйныф укучылары бу көнне мәктәптә эшләп чыккан Гөлфинур әби белән бик матур очрашу үткәрделәр. Гөлфинур әби балаларга үзенең балачагын сөйләде. Хәзерге заман белән элекке заман тормышларын чагыштырып , бик күп мисаллар китереп, балалар белән якыннан аралашты. Балаларга тәртипле, акыллы, өлкәннәргә һәм үзләреннән кечеләргә, гомумән барлык кешегә мәрхәмәтле булырга кушты. Җир йөзендәге барлык тереклек иясенә – кошларга, хайваннарга, табигать анабызга рәхим - шәфкатьле булырга өндәде. Укытучы апаларның сүзләрен тыңлап, алар кушканнарны үтәп, шушы матур мәктәпләрдә тырышып укырга кирәк икәнне аңлатты.Үзенең күңелендә булган барлык теләкләрен теләде, изге хисләрен җиткерде.Укучыларыбыз тын да алмыйча Гөлфинур әбине тыңладылар, аңа очрашуга килгән һәм матур итеп сөйләгән өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Бик күңелле һәм файдалы булды бу очрашу.
К списку новостей










