МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 ( 295 ) 296 297 298 299 300 >>
-
"Экстремизмга юк" темасына класс сәгатьләре 03.09.2013

Бүген мәктәптә "Экстремизмга юк" темасына класс сәгатьләре үткәрелде
-
Үзебезне кайгыртып 03.09.2013

3 сентябрь көнне укучыларыбыз дәүләт иминият компаниясе хезмәткәре Мифтахова Рәйхәнә апа белән очраштылар. Рәйхәнә апа укучыларыбызга иминиятләштерүнең барлык очракларын да аңлатып үтте. Шул ук вакытта ел саен балаларыбызны кайгыртып , бәла килгән вакытта үз – үзеңне иминиятләштерү очрагының да бик кирәк булуын әйтеп китте, үз – үзеңне иминиятләштерүнең бик кирәк булуына төшендерде. Укучыларыбызга изге теләкләрен җиткерде. Аларга исәнлек - саулык, озын гомерләр теләде.
-
Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә, яңа уку елы! 01.09.2013

1 сентябрь – Белем бәйрәме тантанасы бик күңелле үтте мәктәбебездә. Быел тәүге кат Белем бәйрәмен каршы алды яңа мәктәбебез. Бу көнне матур итеп бизәлгән яңа мәктәп тагын да балкыды. Иртүк кулларына берсеннән – берсе матур чәчәк бәйләмнәре тотып, үзләре дә ап – ак чәчәкләр кебек, матур итеп киенеп кадерле укучыларыбыз мәктәп бусагасыннан атлады. Бәйрәмгә лаеклы ялда булган хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм техник хезмәткәрләр дә килде. Мәктәп һәркемнең шат авазыннан шау – гөр килеп торды. Бәйрәм белән котлап район башкарма комитеты исеменнән Фәнил Фәһим улы, Бөрбаш җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рафис Фарадис улы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, авыл җирлеге җитәкчесе Сәйдәш Шәмси улы, район эчке эшләр бүлегеннән Фәрит Гыйльфан улы килделәр.
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгел Фәттаховның яңа уку елы белән котлавы 31.08.2013

Кадерле укучылар һәм ата-аналар! Хөрмәтле коллегалар!
Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын күңелдән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
36 148 яшь татарстанлы өчен ошбу көн аеруча дулкынландыргыч, алар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Быел беренче сыйныфка укырга керүче балаларның ата-аналары балаларын Электрон хезмәт күрсәтү порталыннан файдаланып мәктәпкә яздыру мөмкинлегенә ия булдылар.
Соңгы елларда республиканың мәгариф тармагын үстерү өчен шактый эшләр башкарылды. Мәктәпләрнең материаль-техник базасы сизелерлек яхшырды, мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыруны үз эченә алган күләмле программа үтәлде, биналарны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, мәктәпләргә заманча җиһазлар һәм предмет кабинетлары кайтартыла. Бүгенгесе көндә дәресләр аеруча кызыклы үткәрелсен һәм һәр укучы үзенең талантын ача алсын өчен барлык шартлар тудырыла -
Укучылар математикада көчле булачак 25.08.2013

Татарстанда яңа уку елы Математика елы дип игълан ителгән. 2013 ел ахырына кадәр республикада балалар бакчаларында 5 мең өстәмә урын пәйда булыр дип көтелә. Ә менә дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары, киресенчә, кимергә тиеш. Бу атнада Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган август киңәшмәсендә әнә шулар хакында сөйләштеләр.
Район мәдәният йортында республика киңәшмәсен ачканда, Рөстәм Миңнеханов Арчаның “Мәгарифтә заманча технологияләр” темасына подсовет үткәрү урыны итеп очраклы сайланмавын белдерде. Нәкъ менә биредә татар телен дистанцияле өйрәтү өчен “Ана теле” мәктәбе оештырылган. Ул гына да түгел, Арча районы БДИ нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарның берсен били. “Тулаем алганда, Татарстан мәгариф системасында уңай динамика күзәтелә”, – дип билгеләп үтте Президент.
-
"Укытучыма әйтер сүзем" акциясе дәвам итә! 25.08.2013

Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Яңа уку елы алдыннан Сезгә Белем.ру порталында барган "Укытучыма әйтер сүзем" акциясетурында искә төшерергә булдык.
Инде бик күпләрегез туган җирләреннән, укыган мәктәпләреннән һәм укытучыларыннан еракларда яшиләр. Моңа карамастан, Интернет мөмкинлекләрен файдаланып, 1 сентябрь - Белем бәйрәме алдыннан укытучыларга багышланган теләкләрне, котлауларны Белем.ру порталы аша ирештерә аласыз.
-
Педагогларның август киңәшмәсеннән турыдан-туры трансляция ТР Хөкүмәте порталында күрсәтелә 21.08.2013

22 августта Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза.
Иртәгә – 22 августта – Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза. Киңәшмә быел “Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр” дигән темага багышлана.
-
2014 елгы БДИ биремнәре географик пояслар буенча бүленәчәк 20.08.2013

Бу хакта Рособрнадзорның яңа башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итә.
“БДИ биремнәренең диңгез буе илләреннән башкаларга таралуы һәм аларның башка төбәкләрдәге БДИ биремнәре белән туры килүе, башка еллардагы кебек, киләсе елда кабатланмаячак. 2014 елда биремнәр КҮМнәр географик киңлекләр буенча билгеләнәчәк”, — дип белдерде ул.
Быел БДИ 27 майдан алып 19 июньгә кадәр барды. Рособрнадзорның имтиханга кесә телефоннарын алып килмәскә, интернеттан җавапларны сатып алмаска дигән кисәтүләренә карамастан, имтихан барышында күп кенә тәртип бозулар булган. Имтиханнан соң социаль челтәрләрдә КҮМнәр, аларга җаваплар урнаштырылган һәм чыгарылыш укучылары биремнәрен фотога төшереп имтиханнарга кергәннәр.
-
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек 30.07.2013

Мәктәпне яңа уку елына әзерләү максатыннан барлык укытучылар коллективы өмәгә җыйналдылар. Шушы берничә көндә укытучылар классларны укучыларны каршы алырга әзерлиләр. Класс бүлмәләре җыештырыла, кабинетлардагы методик әсбаплар тәртипкә китерелә.
-
Мәктәбебез гөл бакчасы 29.07.2013

Мәктәбебезнең матур, яңа бинасын искиткеч матур чәчәкләр бакчасы әйләндереп алды. Мәктәп капкасыннан үткәч үзеңне гөлләр иленә юлыккандай хис итәсең.










