МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Уңыш җыябыз 08.10.2013

Укучыларыбыз җәй буе тырышып тәҗрибә участогында хезмәт куйдылар.Бүгенге көндә тәрбияләп үстергән уңышны җыю эшләре башланды. Уңыш быел мулдан булды . Кишер, чөгендер,кәбестә,кабак яңа урында бик яхшы үскән.Хезмәтнең яхшы нәтиҗәсең күрү- күнелләргә рәхәт.Тырыш хезмәтегез өчен, укучылар сезгә зур рәхмәт!
-
Ярминкә 06.10.2013

5 октябрь көнне мәктәбебез район күләмендә үткәрелгән көзге ярминкәдә катнашты. Сатуда ниләр генә юк иде. Сөте, мае,балы, казылыгы, төрледән – төрле кайнатмасы, яшелчәсе барысы да мулдан булды. Балтач халкы күңеленә ошаган һәммә нәрсәне сатып ала алды бу көнне. Берсеннән – берсе матур итеп бизәлгән, үзенә җәлеп итеп торган мәктәпләрнең сату киштәләре искиткеч бай иде ярминкәдә.
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 06.10.2013

Укытучы хезмәте-иң авыр бәяләп бетергесез хезмәт.Мәктәбебездә озак еллар балаларга ныклы белем биреп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран-укытучыларыбыз шактый.Укытучылар көне уңаеннан мәктәп укучылары аларның өйләрендә булды һәм бәйрәм белән котлады
-
Бәйрәм белән котлап 05.10.2013

4 октябрь көнне балалар бакчасыннан бертөркем балалар укытучыларны бәйрәм белән котларга килделәр. Алар һәрберсе шигьри юллар аша укытучыларыбызга матур теләкләрен җиткерделәр. Матур җырлар җырладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Нәниләрнең бу котлавын укытучыларыбыз бик җылы кабул итте. Алар балаларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр, истәлеккә фотога да төштеләр. Бәйрәм белән котларга килгән нәниләребезне чәй табынына да дәштек. Бик күңелле булды
-
Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр! 04.10.2013

Ихлас күңелдән Сезне укытучылар көне белән тәбрик итәм. Һәммәгезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Эшләрегез күркәм, менәсе үрләрегез биек булсын! Укучыларыгыз сезне "5" белән куандырсын. Елмаеп яшәгез.
Хөрмәт белән мәктәп директоры Г.Г. Бариева
-
Бергә – бергә кызыклы 03.10.2013

2 октябрь көнне дәресләрдән соң отряд вожатыйлары белән җыелып сөйләшү, планнар кабул итү булды.5, 6, 7, 8сыйныф укучылары 1,2,3,4 сыйныф укучыларына отряд вожатыйлары итеп билгеләп куелды. План буенча һәр отряд вожатыена эшләр бүлеп бирелде. Алар һәр атнаның чәршәмбе көнендә эзтабарлар янында булачаклар. Алар белән кызыклы һәм күңелле аралашу алып барачаклар.
-
Чиста булсын, пакъ булсын 03.10.2013

Мәктәбебездә атнаның һәр чәршәмбе көнендә, классларда чисталык булдыру максатыннан генераль уборкалар үткәрелә. Һәр класс парта – урындыкларын сөртә, тәрәзә төпләрендәге, шкафлардагы тузаннарны ала,гөлләрен чистарта. Чиста, матур классларда белем алу тагы да рәхәт бит ул. Чисталык үзе бер күркәм гамәл бит ул.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле өлкәннәребез! 02.10.2013

1 октябрь көнне “Аргамак” укучылар оешмасы балалары авылыбызның һәр өлкән кешесенә котлау открыткалары бүләк иттеләр. Өлкәннәрнең һәммәсенең өйләренә барып, матур теләкләр теләп, ихтирамга лаек өлкәннәребезнең күңелләрен күреп, котлап кайттылар. Аздан да күңел була бит,аздан да хәтер кала. Укучыларыбызның бу матур гамәлләре киләчәктә үзләренә дә яхшылык булып кайтыр. Изгелек җирдә ятмый ул. Гел шундый матур күңелле,шәфкатьле булыгыз, балалар!
-
Тәртип булсын 02.10.2013

2 октябрь, чәршәмбе көнне министрлар классларда китап – дәфтәрләр тотылышы буенча рейдлар үткәрделәр. Китап һәм дәфтәрләр тышланганмы, дәреслекләрнең артларына укучыларның исем –фамилияләре язылганмы шуларга игътибар иттеләр. Укучыларга барлык дәреслекләрдә, дәфтәрләрдә тәртип булдырырга, ертылган урыннарны вакытында ябыштырып куярга кирәклекне аңлаттылар. Аларны чиста, матур итеп сакларга өндәделәр.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп 02.10.2013

1 октябрь көнне барлык класслар да үзләре шефлыкка алган өлкәннәр янында булып, аларның хәлләрен белеп, бәйрәм уңаеннан котлап , күчтәнәчләр биреп кайттылар. Әби – бабайларның бик күңелләре булды. Алар яшь аралаш елмаю белән, үзләренә булган хөрмәт өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Укучыларыбызга бәхет – тәүфыйкъ теләп, аларны шат күңел белән озатып калдылар . “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” диелгән татар халкының мәкален бервакытта да онытмыйк. Өлкәннәребезгә гел рәхмәтле, мәрхәмәтле булыйк










