МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Бакчабызда уңыш мулдан булырга ошаган 28.07.2013

Укучыларыбызның җәйге хезмәте бушка китмәгән, бакчада яшелчәләрдән мул уңыш көтелә.
-
Бу сиңа Куба түгел (БДИ нәтиҗәләре турында) 15.07.2013

Июнь ахырында яңалыклар агентлыклары игътибарга лаек бер хәбәр таратты: Куба хакимияте математикадан университетларга керү мөмкинлеге бирә торган дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алмаска, тестлы имтиханны исә 1 июльдә кабат үткәрергә дигән карар кабул иткән.
Сәбәбе бик гади: ике профессор биремнәрне урлап сатканнар, шуннан соң нәкъ Россия алгоритмы башкарылган – сатып алучылар да сатканнар. Бөтен ил тест биремнәренә алдан тиенгән. Хакимиятнең реакциясе илдә идарә барлыгын раслый, бу очракта булырга мөмкин бердәнбер рациональ карар кабул ителгән, караклар бернигә дә ирешмәгән, җинаятьчеләр хөкемгә тартылачак
-
Бишлегә укысаң – юрист, өчлегә укысаң – инженер буласың 15.07.2013

Чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ буенча югары нәтиҗәләре һәм 100 балл туплаучыларның күп булуы Татарстан вузларын, керү балларын арттырып, абитуриентларны сайлап алу критерийларын катгыйландырырга мәҗбүр иткән.
Татарстанда мондый хәл моңарчы күзәтелмәгән: быел мәктәп тәмамлаучылар узган елларга караганда күбрәк балл җыйган һәм бигрәк тә мәҗбүри булмаган фәннәр буенча. Әйтик, узган ел белән чагыштырганда, химия буенча уртача билге - 15 (75), физика буенча – 11,1 (59), биология буенча – 8,7 (65,7), тарих буенча – 8,7 (62,5), җәмгыять белеме буенча – 5,9 (61,4), әдәбият буенча 5,5 баллга (61,8) арткан. Моннан тыш, 2013 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстанда йөз балл туплаучылар шактый күбәйгән. Әйтик, химия буенча - 216 (узган ел 10 булган), физика буенча – 36 (2012 елда бөтенләй булмаган), информатика буенча – 40 (22).
Әлбәттә, Россиядә БДИ тирәсендә купкан низагларны истә тотсак, мондый гаҗәеп нәтиҗәләр шикле тоела. Әмма Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм имтиханнарны уңышлы тапшыруны “Татарстан мәктәпләрендә белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуы” белән аңлата һәм рус теле, тарих, информатика һәм ИКТ, химия, физика буенча 90 һәм аннан югары балл җыючылар Татарстан комиссияләре тарафыннан яңадан тикшерелгән. Укучылар күчергән дигән шик тумаган.
-
Энгел Фәттахов: "Мәктәптә яулыктан йөрүдә проблем күрмим" 12.07.2013

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов мәктәптә укучыларга яулыктан йөрү рөхсәт ителәчәгенә ишарә итте. Ул моннан проблем ясау кирәкми дип саный.
Русия мәктәпләрендә бердәм мәктәп киемен булдыру турында сүз киткәч, күп кенә мөслимә укучылар һәм аларның ата-аналары борчуга калган иде, чөнки киләчәктә укучыларга яулыктан йөрүгә рөхсәт ителмәячәге аңлашылды. Бу хакта хәтта Русия президенты Владимир Путин да “туры элемтә” вакытында әйтте.
-
Татарстанда берничә Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыючылар билгеле 11.07.2013

Алар – Яр Чаллыдан Максим Мордяшов һәм Кукмара районыннан Гөлназ Садриева.
Яр Чаллының 26 нчы гимназиясен тәмамлаган Максим Мордяшов физика, математика һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Ул Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керергә җыена.
-
Үзебезнең табынга яшелчәләр үстерәбез 10.07.2013

Алтынчы сыйныф егетләре мәктәп ашханәсенә яшелчәләр үстерүгә үз көчләрен кертәләр. Көннәр коры һәм эссе тору сәбәпле яшелчәләргә бик күп су сибәргә туры килә аларга.
-
Бакчада эшне алтынчы сыйныфлар кабул итеп алды 05.07.2013

Бакчада эшләрне җиденче сыйныфлардан алтынчы сыйныфлар кабул итеп алдылар. Кызлар мәктәп тирәсен чәчәкләр белән матурлыйлар.
-
«Җәйнең бер көне – ел туйдыра» 04.07.2013

«Җәйнең бер көне – ел туйдыра» -дигән мәкальне истә тотып, 7 –класс укучылары бүгенге практикаларының соңгы көнен файдалы да, кызыклы да итеп үткәрде дияргә кирәк. Беренчедән алар бүген табигать кочагында ял итеп, кызынып, күңел күтәрсә, икенчедән һәр кыз өчәр литр җир җиләге җыеп, кышка укучыларга витамин әзерләде. Ә бакчада эшләрне бүген егетләр башкарды. Молодцы укучылар. Алга таба да матур эшләрегез белән безне куандырсагыз иде
-
Ял мизгелләре 03.07.2013

Бакчада эшләүче укучылар һәркөнне мәктәп ашханәсендә төшке аш белән сыйлана. Өстәлдәге нигъмәтләр арасында укучылар хезмәте белән җитештерелгән кыяр, помидор һәм яшел тәмләткечләр дә бар.
-
Кәбестәдән зур уңыш көтәбез 02.07.2013

Һәр елны мәктәбебез кәбестәдән зур уңыш җыйнап ала. Быел да укучылар кәбестә үстерү өчен зур көч куялар. Кәбестә түтәлләрен чүптән арындыру һәм су сибү мәктәп яны участогында беренче чиратта башкарылучы эшләр булып тора.










