МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Без тимурчылар! 10.09.2013

9 сентябрь көнне 10 сыйныф укучылары лаеклы ялда булган,озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Габделхак Исхаковичка бардылар.Алар аңа бәрәңге алуда ярдәм иттеләр. Укучылар тиз арада бәрәңгене чүпләп, аны саклау урынына урнаштырып куйдылар. Әфәрин, рәхмәт, егетләр , кызлар. Яхшылык җирдә ятмас, үз изгелегегез үзегезгә әйләнеп кайтыр әле бер. Бер рәхмәт, мең бәладән коткара диелә бит татар халык мәкалендә. Ул көнне сезгә Габделхак абый һәм Суфия апа күпме рәхмәт әйтте икән?!
-
Укучыларның гомуми җыелышы 10.09.2013

10 сентябрь көнне “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булып узды. Җыелышны оешманың президенты Хәйретдинова Гүзәл алып барды. Көн тәртибендә һәр классның җәйге каникул чорындагы эшчәнлегенә анализы тыңланды. Аннан соң тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Урановна укучыларны мәктәп кагыйдәләре, укучылар өчен бердәм таләпләр һәм укучылар өчен катгый рәвештә тыела торган мәктәп таләпләре белән таныштырып, аңлатмалар биреп үтте. Педагог – организатор Гөлчәчәк Бариевна укучылар үзидарәсе һәм укучылар оешмасы белән эшләнә торган тимурчылык, биләмәләрдә эш, рулетка системасындагы эшләрне аңлатып китте. Җыелыш ахырында мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна укучыларга үз фикерләрен, теләк, тәкъдимнәрен җиткерде.
-
Күңелле ял итәбез. 09.09.2013

Озын тәнәфесләр бездә күңелле үтә. Тәнәфестә без кызыклы уеннар уйнарга яратабыз. Биюләр биибез.
-
Балаларны кайгыртып 09.09.2013

Мәктәбебезнең шәфкать туташы балаларның сәламәтлеген кайгыртып, һәр сыйныф укучысының кан басымнарын үлчәде. Аларның авырлыкларын, буйларын үлчәде. Балаларның һәммәсе белән якыннан аралашты.
-
Министрлар утырышы. 09.09.2013

9 сентябрь көнне министрлар класс старосталары белән берлектә утырышка җыйналды. Анда алар уку елында эшләнәсе эшләр, эш тәртипләре хакында сөйләшү алып бардылар. Атналык эшкә анализ, алдагы атнадагы эшләрне планлаштыру максатыннан һәр атнаның сишәмбе көнендә утырыш үздыру хакында килешенделәр
-
Мәктәбебездә өйрәнүләр 07.09.2013

Бүген мәктәбебездә пожар куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үткәрелде. Укучылар тревога буенча мәктәптән чыгу тәртибен кабатладылар.
Яңа уку елында беренче үткәрелгән өйрәнү булуга карамастан, тревога сигналы ишетелүгә укучылар бик оешкан төстә мәктәптән чыгып, укытучылар җитәкчелегендә мәктәп алдындагы мәйданга тезелделәр.
Мәктәп директоры Г.Г.Бариева өйрәнүләрнең алга таба да даими үткәреләчәгенә басым ясады, укучыларны бик тиз һәм оешкан төстә мәктәптән чыгулары өчен мактады. ТИН укытучысы Р.Ф. Акбиров өйрәнүләр буенча кимчелекләрне билгеләп үтте, аларны киләсе өйрәнүләргә бетерү өчен класс җитәкчеләренә бурычлар билгеләде.
-
Владимир Путин считает возможным рассмотреть инициативу о неоднократной пересдаче ЕГЭ 05.09.2013

МОСКВА, 4 сентября. /ИТАР-ТАСС/. Президент РФ Владимир Путин считает возможным рассмотреть инициативу о том, чтобы сделать полностью открытым банк заданий по ЕГЭ и о неоднократной пересдаче этого экзамена.
В Кремле сегодня прошла встреча Владимира Путина с врио мэра Москвы Сергеем Собяниным и учителями. На этой встрече педагоги высказали свои предложения президенту, в частности о том, как усовершенствовать систему проведения ЕГЭ. Во-первых, была озвучена идея сделать базу данных Единого госэкзамена открытой, чтобы учащиеся в течение года вместе с учителями могли проработать задания и проанализировать успехи и неудачи.
Кроме того, один из учителей предложил проводить сдачу ЕГЭ в электронном виде, но на базе специальных центров, а не школ. Также учителя считают возможным позволить школьникам несколько раз сдать экзамен до момента зачисления в вуз. Это позволит сделать систему проведения ЕГЭ более открытой, а систему контроля - самой независимой.
-
Путин поручил рассмотреть вопрос о домашних заданиях старшеклассников 05.09.2013

"Чрезвычайно важная вещь, чтобы у ребят оставалось свободное время. Конечно, хотелось бы, чтобы оно использовалось максимально эффективно, с умом", — отметил глава государства.
МОСКВА, 5 сен — РИА Новости. Президент РФ Владимир Путин поручил врио мэра Москвы Сергею Собянину подготовить проект поручений по инициативе ряда учителей о добровольности выполнения домашних заданий в старших классах школ, что должно повысить эффективность распределения учебной нагрузки.
В среду в Кремле прошла встреча Путина с Собяниным и московскими учителями. Педагоги, в частности, подняли проблему повышенной нагрузки на школьников в 10-11 классах.
-
Мәктәп кагыйдәләре белән танышу 05.09.2013

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучыларын мәктәп кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан җыелыш үткәрелде.
-
“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” 04.09.2013

4 сентябрь көнне “Сәламәт гаиләдә, сәламәт балалар” темасы астында сәламәтлек дәресе үттте. Әлеге чарага авылыбызның спорт остасы, каратэ төре буенча мастер булган Базагутинов Альберт Шейхатдинович килде. Ул укучыларыбызга спорт – сәламәтлек чарасы булуын азсызыклап үтте. Үзенең каратэ буенча ирешкән уңышларын, нинди эш алып баруларын сөйләде. Укучыларыбызга карточкалар, видеолар күрсәтте. Аннан укучылар белән бергә,каратэның үз – үзеңне саклау өчен кирәк булган иң гади һәм уңайлы алымнарын укучылар белән эшләп карады. Укучыларыбызны тырыш, сабыр булырга өндәде, үзеңдә ихтыяр көчен нык тупларга кирәклекне әйтеп үтте. Спортның кайсы төрен генә алсаң да барсы да үзенчә кызык һәм файдалы булуын аңлатты. Альберт абыйлары белән очрашу укучыларыбызга бик ошады, аларга кызык һәм күңелле булды.










