МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Рәхмәт сезгә апалар! 26.09.2013

26 сентябрь – тәрбиячеләр көне. Шул уңайдан 5 сыйныф укучылары мәктәпнең “Аргамак” укучылар оешмасы балалары исеменнән тәрбияче апаларын котлап кайттылар. Алар үзләрен тәрбияләгән барлык апаларына изге теләкләр язылган открытка, чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчкә торт бүләк иттеләр. Шундый күңелләре булды тәрбияче апаларның. Алар үзләре дә укучыларыбызга изге теләкләрен җиткерделәр, тәмле соклар, печеньеләр белән сыйлап та җибәрделәр. Бик матур мизгелләр булды бу минутта.
-
Татнетны үстерү фондының рәсми сайты ачылды 25.09.2013

Узган атна ахырында http://tat-i.net адресы буенча Интернет челтәрендә Татнетны үстерү фондының рәсми сайты эшли башлады. Рәсми сайтта: - фонд яңалыклары һәм эшчәнлеге белән беррәттән татар интернетында булган мөһим вакыйгалар, аларның анонслары белән танышып барырга, - аналитик материаллар белән танышырга һәм мәкаләләрдә кузгалтылган темаларга фикер алышырга, - танылган татар интернетчылары белән интервьюлар укырга, татар интернетының иң яхшы сайтлары һәм аларның авторлары турында мәгълүмат алырга, - ярдәм кирәк булган интернет-проектлар, шәхесләр белән танышып, аларга ярдәм күрсәтүдә катнашырга мөмкин булачак.
-
Милләтләр кроссы 21.09.2013

Рәссәй күләмендә үткәрелгән милләтләр кроссында безнең мәктәп укучылары да бик теләп катнашалар.Укучылар күмәк йөгерештә үзләренә ел буена җитәрлек көч,куәт алалар.
-
"Яңа тарих дәреслеге Русиядәге милләтләрне бетерүгә хезмәт итәчәк" 21.09.2013

Путин тәкъдиме белән язылачак тарих дәреслеге башка милләтләрне юкка чыгарып илдә бер генә рус милләте ясауга чираттагы адым булып торырга мөмкин. Бу хакта галим Дамир Исхаков белдерде. Быел февраль аеннан бирле Русия мәктәпләре өчен язылачак яңа тарих дәреслеген тикшерәләр. Бу дәреслекнең нинди булырга тиешлеге турында Русия җитәкчелеге дә, галимнәр дә, сәясәтчеләр дә үз фикерен белдерә. Русия президенты Владимир Путинның тел төбеннән аңлашылганча, илдә бердәм русияле (россияне) милләте ясау, өстенлекнең рус халкына гына биреләчәге, аның иң һуманлы һәм башка халыкларны артта калганлыктан коткаручы икәнлеге бу дәреслекнең нигезенә салынырга мөмкин. Ул февраль аенда ясаган чыгышы вакытында, вакыйгаларны бәян иткәндә галимнәрнең төрле карашларны күрсәтү “безнең күп милләтле илебезнең уртак һуманитар киңлеген җимерәчәк” дип белдергән иде.
-
Курск дугасы янында барган сугышка 70 ел 17.09.2013

16 сентябрь көнне тарих һәм җәмгыять белем укытучысы Гиниятуллина Р.М. Курск дугасы янында барган сугышка 70 ел тулу уңаеннан 5 нче классларда ачык дәрес үткәрде
-
Телдән төшмәгән имтихан 15.09.2013

Уку елы яңа башланып кына килә, әмма БДИ темасы һаман да көн кадагына суга торган төп темаларның берсе булып тора. Уйлап карасаң, әле имтиханга кадәр тугыз айлык марафон бар һәм проблема бары тик аңа әзерләнүче укучыларны һәм әзерләүче укытучыларны гына борчырга тиеш кебек. Вәләкин чыгарылыш сыйныф укучыларын ничек итеп тикшерү мәсьәләсе илнең иң югары җитәкчелеге теленнән төшми. Уку елы башланыр алдыннан һәм аның беренче көннәрендә үк Президент та, Премьер-министр да бу темага берничә тапкыр кагылырга мәҗбүр булдылар. Бу аңлашыла: ел саен БДИ уңышлы үтте дип ышандырырга тырышсалар да, имтихан елдан-ел абсурд театрын ныграк хәтерләтә, һәр адым саен сынауның мәгънәсе югала, тоталь караклык һәм ришвәт фонында белемнәрне тикшерү тикшермәүгә тәңгәлләшеп бара. Уку елы башында проблеманың яңадан актуальләшүе – үткән елгы имтиханның чынлыкта бернигә дә ярамавы, аның эшкә ашарлык механизмы һаман да булдырылмаганлыгы иң югары җитәкчелек тарафыннан танылды дигән сүз ул. Шушы фонда мәгариф түрәләре БДИ баллары буенча рейтинглар төзиләр, мәктәпләрнең һәм төбәкләрнең эшенә бәя бирәләр. Җитәкчеләрнең берсе үткән елның рекордлы күрсәткечләре турында сөйләгәндә, моны мәгарифтә кулланыла башлаган грантлар системасының уңышлы булуына дәлил итеп китерде. Сер түгел: укытучыга грант бирү механизмы үзе дә шул ук БДИ тапшыру театрыннан бик әллә ни аерылмый һәм ике төрле ялганның бергә кушылып реаль уңышка китерүе һич тә мөмкин түгел. Ниндидер могҗиза булып, киләсе елга имтиханның гадел механизмын урнаштыра калсалар, мәгариф түрәсенең грантлар һәм БДИның югары баллары арасындагы бәйләнеш турындагы сүзләре аны нинди кыен хәлгә куйганын күреп булыр иде. Тик түрәләр яхшы белә: һәр уку елы башында имтиханның кырыс һәм гадел булачагы хакында янаулар ишетелә дә, көннәр язга авышуга, дилбегә бушатыла һәм беренче имтиханда ук тулы хөрлек хакимлек итә башлый.
-
"Игътибар, балалар" акциясе. 12.09.2013

"Игътибар, балалар" акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары Балтач районы ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать Шафигуллин белән очраштылар. 1нче сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләре буенча булган белемнәрен күрсәттеләр. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. 11.09.2013

Традиция буенча без көн саен беренче озын тәнәфестә барлык сыйныф укучылары бергә үзебезнең сәламәтлегебезне кайгыртып, саф һавага физик күнегүләр ясарга чыгабыз. Мәктәп тирәли салмак кына йөгереп алабыз. Рәхәтләнеп , хәрәкәтләнеп,тәннәребезне, башларыбызны ял иттереп керәбез. Безнеңчә,бу бер дә зыянга булмас.
-
Кышка әзерләнәбез. 11.09.2013

Укучыларыбыз ашханәдә витмаминлы һәм файдалы компотларны эчәргә бик яраталар. Витаминлы ризык кемнең организмына кирәк түгел икән, кыш көннәрендә ул бигрәк тә кирәк. Менә шул максаттан алар пешекче апаларга әзер булсын дип, миләш җыеп тапшырдылар. Бү эшкә беркем дә битараф калмады. Һәммә укучы үз вакытында җыеп тапшырды. Молодцы, укучылар!
-
Ата - аналар җыелышы 10.09.2013

9 сентябрь көнне мәктәбебездә ата - аналар җыелышы булып үтте. Җыелышка район ЮХИДИ җитәкчесе Шафигуллин Фәргать Тәлгать улы да килгән иде. Ул ата- аналарга юлларда балалар иминлеген саклау буенча киңәшләрен бирде, гыйбрәтле һәм кызганыч хәлләр турында сөйләде. Юлларда хәвеф - хәтәрләрнең елдан - ел арта баруы хакында мисаллар китерде.Чыгышы ахырында әти - әниләргә изге, матур теләкләрен җиткерде. Аннан соң җыелышны мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна дәвам итте. Әти - әниләргә балаларны тукландыру, уку - тәрбия өлкәсендәге эшләр белән таныштырды.










