МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
"Бөркеткәй" радиосы 18.10.2013

Атна саен пресс – үзәк һәм сәнгать министрлары “Бөркеткәй”радио тапшыруы алып баралар. Мәктәп яңалыклары, белдерүләр тапшырганнан соң , “Җырлы бүләк” тапшыруы аша туган көн ияләрен тәбрикләп үтәләр һәм аларга матур җыр тапшыралар. Бу һәркемнең күңеленә хуш килә.
-
“Әбиемнең күңел сандыгы” 17.10.2013

Башлангыч сыйныфларда өлкәннәр көне үңаеннан “Әбиемнең күңел сандыгы” исеме астында бик матур күргәзмәләр куелды. Анда укучыларыбыз әбиләренең үз куллары белән эшләгән матур эшләрен алып килделәр. Күргәзмәдә бар да бар – берсеннән – берсе матур итеп, төрледән – тәрле итеп чигелгән сөлгеләр, матур кул яулыклары, үреп эшләнгән салфеткалар, җылы носкилар, башмаклар. Өлкәнәребезнең күңел җылысын биреп эшләгән бу эшләре балаларыбыз күңеленә дә матур хисләр өстәсен, аларга үрнәк булсын. Балаларыбыз әби – бабаларыннан нинди дә булса һәнәр үзләштереп калсыннар иде. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” диелә бит татар халык мәкалендә дә
-
Рәхим, шәфкатьле булыгыз! 17.10.2013

Өлкәннәр көне уңаеннан тагын бер чара булып үтте мәктәбебездә. Башлангыч сыйныф укучылары бу көнне мәктәптә эшләп чыккан Гөлфинур әби белән бик матур очрашу үткәрделәр. Гөлфинур әби балаларга үзенең балачагын сөйләде. Хәзерге заман белән элекке заман тормышларын чагыштырып , бик күп мисаллар китереп, балалар белән якыннан аралашты. Балаларга тәртипле, акыллы, өлкәннәргә һәм үзләреннән кечеләргә, гомумән барлык кешегә мәрхәмәтле булырга кушты. Җир йөзендәге барлык тереклек иясенә – кошларга, хайваннарга, табигать анабызга рәхим - шәфкатьле булырга өндәде. Укытучы апаларның сүзләрен тыңлап, алар кушканнарны үтәп, шушы матур мәктәпләрдә тырышып укырга кирәк икәнне аңлатты. Үзенең күңелендә булган барлык теләкләрен теләде, изге хисләрен җиткерде. Укучыларыбыз тын да алмыйча Гөлфинур әбине тыңладылар, аңа очрашуга килгән һәм матур итеп сөйләгән өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Бик күңелле һәм файдалы булды бу очрашу.
-
Безнең апай! 16.10.2013

Атнаның һәр чәршәмбе көнендә отряд вожатыйлары эзтабарлар янында булалар. 1 – 4 сыйныфларга 5 – 8 сыйныфлардан билгеләнгән вожатыйлар эзтабарлар белән төрле кызыклы уеннар уйныйлар, табышмаклар әйтешәләр, төрле гыйбрәтле хикәяләр укыйлар, шигырьләр сөйлиләр . Алар бер – берсе белән яратып аралашалар, кызыклы әңгәмәләр коралар. Эзтабарларның кайберләре вожатый апаларын якын итеп, “безнең апай” - дип тә йөртәләр. Бу сүз вожатый апаларының да күңелләрен үстереп җибәрә. Кемнеңдер сиңа шулай хөрмәт итеп, үз итеп эндәшүе, яратып, якын итүе үзе бер дәрәҗә бит ул
-
Өмә 16.10.2013

7 һәм 8 сыйныф укучылары , класс җитәкчеләре һәм хезмәт укытучылары белән бергә мәктәп тирәсен җыештырырга чыктылар. Алар барлык чәчәклекләрне корган үсентеләрдән чистарттылар. Бик тырышып эшләделәр алар, молодцы!
-
Рус теленнән мониторинг 14.10.2013

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән мониторинг эшлиләр.
-
Бездә кунакта ветеран укытучылар 12.10.2013

Бүген мәктәпкә укытучылар көненә ветеран укытучылар кунакка килде. Алар мәктәп белән таныштылар, бүгенге көндә эшләүче укытучыларга үзләренең теләкләрен әйттеләр.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте
-
Педагогик киңәшмә 11.10.2013

Укытучыларның педагогик киңәшмәсе булып үтте. Коллектив узган уку елында эшләгән эшләренә анализ ясады. Беренче көн тәртибе буенча уку – укыту юнәлешендә директор урынбасары Әнисә Камилевна чыгыш ясаса, тәрбия эше буенча директор урынбасары Раушания Урановна чыгыш ясады. Икенче көн тәртибендә быелгы уку елына бурычлар һәм планнар кабул ителде. БДИ, ДЙА , ФГОС таләпләре буенча нык эшләргә кирәклеккә басым ясалды. Бу уку елында нәтиҗәләрне тагын да арттырырга , югары уңышларга ирешү өстендә нык эшләргә,конкурсларда актив катнашырга дигән карар кабул ителде.
-
Рәхмәт Сезгә! 09.10.2013

8 октябрь көнне мәктәбебездә тагын бер матур тантана булып үтте. Бу көнне ашханәдә пешекче булып эшләүчеГөлсем Шәйдулловнаның 55 яшьлек туган көнен билгеләп үттек. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна коллектив исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Гөлсем апа турында матур фикерләрен әйтеп,бүләкләр тапшырды. Укучыларыбыз да Гөлсем апаларын котлап , җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр,аңа матур чәчәк бәйләмнәре дәбүләк иттеләр. Бәйрәмгә Гөлсем апаның туганнары да килде. Алар да аңа булган ихтирам һәм хөрмәт хисләрен белдерделәр, гаиләләре исеменнән рәхмәтләрен әйттеләр. Тантана бик матур һәм күңелле үтте.
-
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” 09.10.2013

5 һәм 11 сыйныф укучылары укытучылар көне уңаеннан концерт куйдылар. Алар укытучыларга булган хөрмәт хисләрен матур җырлар, матур шигырьләр, матур биюләр аша җиткерделәр. Аларга котлау открыткалары һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Концерт бик матур булды. Укытучылар рәхәтләнеп ял иттеләр. Әфәрин, укучылар!










