МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>
-
Ачык класс сәгате 19.02.2014

Мәктәбебездә патриотик тәрбиягә зур урын бирелә. Февраль ае чараларга аеруча бай булды. 18 – февраль көнне 8 класста, класс җитәкчесе Мифтахова Н. С. Класс җитәкчеләре өчен
Галәмнәргә менә кеше бүген
Киләчәкне күрә үтәли.
Тик барыбер оныта күрмә кеше –
Сугышлар да булган бит әле, - темасына Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган ачык тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар сугышта катнашкан бабалары турында мәкаләләр укыды, Хәтер китабына кертелгән бабалары турында белешмәләр белән танышты, презентация ярдәмендә музейдагы экспонатларны, хәзерге вакытта исән-сау булган ветераннарның өйләрендә төшерелгән видеоязмалар карадылар.
-
“Иң шәп әйдәман” 19.02.2014

18 нче февраль көнне мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Хөснетдинова Адилә район күләмендә үткәрелгән “Иң шәп әйдәман” конкурсында катнашып кайтты. Конкурста җиңү яуламаса да, ул яңа дуслар табып, конкурста катнашуына сөенеп, күңелле хисләр белән , яңа белем һәм күнекмәләр алып кайтты. Рәхмәт Адилә, әфәрин! Гел шундый актив һәм тырыш укучыбыз булып кал.
-
Физика буенча олимпиада нәтиҗәләре 17.02.2014

Математика елы уңаеннан, мәктәбебездә сәләтле укучылар белән системалы эш алып барыла. 8 - 9 – класста укучы бер төркем укучыларыбыз физика буенча Санкт- Петербург дәүләт университеты оештырган интернет олимпиадада катнашып, I– дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Җиңүче укучыларыбызны бу уңышлары белән котлыйбыз, алдагы конкурсларда да актив катнашуларын теләп калабыз. Молодцы укучылар.
-
Яшь математикларыбызны котлыйбыз 17.02.2014

9 – класс укучылары киләчәк укуларын бүгеннән үк кайгырта. Шул максат белән алар КФУ оештырган интернет олимпиадаларда көчләрен сыный. Математика буенча әлеге олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясап, 4 кызыбыз интернет турда зур баллар җыйды һәм сертификатлар белән бүләкләнде. Алга таба да уңышлар елмайсын сезгә кызлар.
-
Мәктәбебез йолдызы 17.02.2014

8 - класс укучысы Фәхретдинов Рүзәл “Мәктәбебезнең беренче укучысына” әйләнә дисәк, һич ялгыш булмас. Инде менә 5 нче атна рәттән ул линейкага бүләкләнергә чыга. Билбау остасы, кул көрәше, җиңел атлетика, турникта тартылу, шахмат ярышлары призёры. Һәм бу атнада да Рүзәлебез Балтач спорт үзәгендәге ярыштан өченче урын белән кайткан. Молодец Рүзәл! Алга таба да сынатма, уңышлар сиңа
-
М.Җәлилнең тууына 108 ел тулга багышланган әдәби-музыкаль иртә. 15.02.2014

14 нче февраль көнне мәктәбебездә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль иртә булды. Бу иртәдә укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сәнгатьле һәм матур итеп сөйләделәр. Әлеге иртә барыбызга да ошады.
М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре эшләгән батырлыклар беркайчан да онытылмас, без аларның батырлыклары алдында баш иябез. -
«Әлифба» бәйрәме 15.02.2014
14 февраль көнне 1 сыйныфларның «Әлифба» бәйрәме булды. Бәйрәмгә Белмәмеш тә килгән иде. Ул укучыларның белемнәрен биремнәр аша сынады. Укучылар үзләренең тырышып укыганлыкларын, белемле булуларын Һәм сәнгатькә актив икәнлеген күрсәттеләр. Бәйрәмнән Һәркем канәгать калды. -
Ачык класс сәгате 13.02.2014

7 нче сыйныф җитәкчесе Мәлик Тимерханович ачык класс сәгате үткәрде
-
Ачык дәрес 13.02.2014

13 нче февраль көнне 5 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова З.З. “Антонимнар” темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес башында карточка һәм “Кем тизрәк” уены аша үткән дәрес материалы ныгытылды. Мәкальләр аша укучылар дәреснең темасын үзләре ачыкладылар. Дәрестә төрле эш алымнары кулланылды. Сингапур элементлары да күрсәтелде. Укучылар бик актив булдылар. Дәрес материалын тулысынча үзләштерделәр. Дәрескә кергән укытучылар укучылардан канәгать калдылар.
-
Семинар 13.02.2014

Бүген мәктәбебездә инглиз теле укытучыларының район семинары үткәрелде.
Килгән кунаклар ачык дәрес карадылар һәм мәктәп белән таныштылар










