• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

9 март - Ю.А.Гагаринның туган көне.

Опубликовано: 09.03.2014

Ю́рий Алексе́й улы Гага́рин (1934 елның 9 марты, РСФСР Көнбатыш өлкәсенең Гжатск районыКлушино авылы — 1968 елның 27 марты Владимир өлкәсе Киржач шәһәре тирәсе) — космонавтСоветлар Союзы герое, космоска очкан беренче кеше.

Юрий Алексеевич Гагарин колхозчы семьясында туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Мәскәү янындагы Люберцышәһәрендә һөнәрчелек училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. 1951 елда ул Люберцы мәктәпне тамамлый. Ырынбур авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.

Гагарин космик очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы үтә. Дәүләт комиссиясе аны космоска очарга билгели.

Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:

- «Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык!» – ди ул.

Гагаринның корабы, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.

1968 елның 27 мартында Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.


Источник: http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AE%D1%80%D0%B8%D0%B9_%D0%93%D0%B0%D0%B3%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%BD

К списку новостей