МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
“Страна безопасности” 06.03.2014

Шушы исем астында бөтен Рәсәй күләмендә үткән рәсем конкурсына эшләрен җибәреп, укучыларыбыз Гильмуллин Фәнис, Мостафина Алсу, Хәйретдинова Гүзәлләр актив катнашучылар буларак махсус диплом белән бүләкләнделәр. Алда әлеге укучыларыбызга тагын да тырыш һәм актив булып, призлы урыннар алуларын да теләп калыйк.
-
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында ректор алышынды 04.03.2014

Дүшәмбе, 3 март көнне Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын Равил Хәмитов башкара башлады.
Моңа кадәр ул Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе булып эшләгән. Министрлыкта аның урынын Балтач районының мәгариф бүлеге җитәкчесе алачак. Ә Мәгарифне үстерү институтының элекке ректоры Фәнүзә Тарасова КФУга китәчәк дигән сүзләр йөри. Әлегә ул институтта инглиз теле кафедрасының җитәкчесе булып калган.
Яңа ректор Равил Хәмитов Мәгарифне үстерү институтында яңа кеше түгел. 1999-2007 еллар дәверендә ул лаборатория, кафедра мөдире вазыйфаларын башкара. 2007-2008 елларда Мәгарифне үстерү институтының мәгълүматлаштыру һәм дистанцион укыту буенча проректоры булып эшли.
-
Шакиров Фидаил абый призына татарча көрәш ярышлары 01.03.2014

Бүген мәктәбебездә һәм авылыбызда зур бәйрәм булып узды. Ел саен авылдашыбыз, данлыклы көрәшче Шакиров Фидаил абый призына оештырыла торган татарча көрәш ярышларын быел да түземсезлек белән көтеп алды спорт сөючеләр. Бу ярышта Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш районының иң оста көрәшчеләре бил алышты.
Бүгенге бәйге аеруча истә калырлык булды. Мәктәбебез көрәшчеләре командасы район мәктәпләре арасында өченче урынга лаек булды. Ә укучыларыбыз арасыннан Фәхертдинов Рүзәл – 1нче, Мөхәммәтҗәнов Муса – 2нче, Сәләхетдинов Рәдис – 3 нче урынны яуладылар. Җиңү яуламасалар да, команда уңышына өлеш керткән калган көрәшчеләребезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Мәктәптә спорт бәйрәме 01.03.2014

Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм, авылда көрәш ярышы, мәктәптә спорт бәйрәме. Язның беренче көнен тау шуып, чаңгыда узышып каршыларга уйладык. Уйнап аргач табигать кочагында ашлар пешереп ашадык, чәйләр кайнаттык. Рәхәтләнеп уйнап, күңел ачтык. Язны күтәренке күңел, яхшы кәеф белән каршыладык. Еллар имин, киләчәк көннәребездә шушындый матур чаралар тагын да булыр әле дип уйлыйбыз
-
Театр яктылыкка, нурга илтә 28.02.2014

28 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары тәрбияче апалары белән район мәдәният йортына театр карарга бардылар. Балалар куанып, шатланып кайттылар. Аннан кайткач, берсен – берсе уздырып укытучы апаларына да сөйләп күрсәттеләр. Театр бик ошаган аларга
-
Нурҗиһан апаны тәбрик итәбез 28.02.2014

Февраль март айларында иң матур бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Шушы көннәрдә без бигрәк тә өлкәннәргә игътибарлы булырга тырышабыз. Авылыбызда сугышта катнашкан бердән-бер кеше – 8- класста укучы Адиләнең әбисе Нурҗиһан апа Хөснетдинова гына безнең арада. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды. 8 – класс укучылары Нурҗиһан апаны барлык бәйрәмнәр белән дә тәбрикләп, бәйрәм котлавы һәм истәлек бүләге әзерлде. Ветеранның өйләрендә булып, хатирәләрен тыңлап, үзенә матур теләкләр теләп кайтты.
-
Фәнгә беренче адымнар 27.02.2014

Мәктәбебездә сәләтле укучылар белән эш дәвам итә. Математика, информатика, технология, биология, география фәннәре буенча укучылар проект эшләре әзерләп беренче турга эшләрен тәкъдим итте. Без аларга уңыш елмаюын, 2- турга үтүләрен теләп калабыз.
-
“Йолдызлык – 2014” 26.02.2014

25 нче январь көнне, мәктәбебезнең оста биючеләре, җырчылары, Салавыч мәдәният йортында үткән “Йолдызлык – 2014” фестиваленең зона бәйгесендә катнашып, матур гына чыгыш ясап кайттылар. Алда укучыларыбызны район мәдәният йорты сәхнәсендә дә күрергә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз. Уңышлар сезгә!
-
Бүген бездә кунак 25.02.2014

7 –класста укучы игезәкләр, Дилүс белән Дилүзәнең әтиләре Галиев Тәбрис абый, ел саен нинди дә булса чит илдә эшлекле сәфәрдә булып кайта. Кайткан саен 7 – классларны сувенирлар белән сөендерә, истәлек бүләкләре алып кайта. Бу юлы алар Вьетнам күчтәнәчләреннән авыз иттеләр. “Барган җирләрдә бик матур, рәхәт. Ләкин үзебезнең авыл сагындыра. Тырышып укыгыз, апаларыгызны тыңлагыз, тырышкан кешегә һәрвакыт уңыш елмая.” – ди Тәбрис абый.
-
Ел укытучысы 25.02.2014

24 нче январь көнне мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Гөлнара Сафуановна “Ел укытучысы” конкурсының чираттагы бәйгесендә катнашып кайтты. Гөлнара Сафуановна Нөнәгәр мәктәбе укучылары белән дәрес үткәрде. Конкурска килгән остазлар белән мастер класс күрсәтте. Алда да укытучыбызга зур уңышлар, зур җиңүләр телибез!










