МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Иртәнге рейдлар 29.01.2014

Иртәнге рейдлар
-
Министрлар киңәшмәдә
28.01.2014
28 нче январь көнне “Аргамак” укучылар үзидарәсе составы, ягъни министрлар чираттагы утырыш - киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәдә алар класстагы старосталар белән берлектә айлык эшкә нәтиҗә ясадылар. Барысы бергә фикер алышып , алда да рулетка системасында эшне төгәл алып һәм үз вазыфаңа җаваплы карап , класстагы барлык секторлар белән бердәм булып эшләүне дәвам итәргә дигән карарга килделәр. Февраль ае планын барлап, анда үтеләсе чаралар хакында сөйләштеләр.
-
Әфәрин, егетләр! 27.01.2014

Фәрит Әхмәдиев призына үткән көрәш бәйгесендә безнең егетләребез тагын матур уңышларга ирешеп кайттылар. 8 сыйныф егетләре Нуретдинов Нияз һәм Фәхертдинов Рүзәл призлы урыннарга лаек булды әлеге ярышларда. Нияз өченче урынны яуласа, Рүзәлнең җиңүе тагы да куанырлык, ул беренче урынны алды. Әфәрин, егетләр! Гел шундый акыллы, тәртипле, алдынгы, авырлыкларга бирешми торган, спорт сөюче егетләребез булып калыгыз!
-
“Без бәхетле, шат балалар” 27.01.2014

25 нче январь көнне башлангыч сыйныф укучыларының смотр концерты булды. Балачак иленнән килгән нәни артистларыбыз искиткеч матур концерт куйдылар. Чыннан да, бәхетле һәм шат балалар булуларын алар матур – матур биюләр, җырлар, шигырьләр аша күрсәтә алдылар . Концертка укучыларыбызның әти – әниләре, әбиләре, туганнары килделәр. Тамашачыларыбыз бик ошатып, яратып, рәхәтләнеп ял итеп концерт карадылар. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна нәни атристларыбызны мактады, һәрберсенә аерым матур фикерләрен әйтте. Балаларга, аларның әти – әниләренә изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
"Сократ" математик олимпиада нәтиҗәләре 26.01.2014

Мәктәбебездә сәләтле укучылар белән эш математика юнәлешендә матур нәтиҗәләрен дә күрсәтә. 5-9 ласслар арасында уздырылучы “Сократ” олимпиадасында катнашып, 5 – класстан бер укучы I -дәрәҗә, 2 укучы II - дәрәҗә; 7- һәм 8- класстан берәр укучы I – дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Әлеге укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да тырышлыгыгызны киметмәгез, яңадан- яңа җиңүләр насыйп булсын сезгә дигән теләктә калабыз
-
Опубликованы проекты порядков проведения Государственной итоговой аттестации IX и XI классов и проект расписания ЕГЭ. 26.01.2014

Опубликованы проекты порядков проведения Государственной итоговой аттестации IX и XI классов (находятся на утверждении в Минюсте) и проект расписания ЕГЭ.
Порядок проведения государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего образования. (Microsoft Word document, 63.0Kb) -
Математик олимпиадаларда укучыларыбыз сынатмый 25.01.2014

Математика елы булганлыктан , мәктәбебездә атна саен төрле чаралар, конкурслар ярышлар булып тора. Алдагы атналарда 8 – класс укучылары “Меташкола” интернет олимпиададасында катнашып , 3 укучы I-дәрәҗә, 2 укучы II - һәм III- дәрәҗә дипломнарга ия булса, 9 – класстан 2 укучы КФУ ның интернет турында призёр булдылар. Укучыларны һәм алрны әзерләгән математика укытучыларын бу матур уңышлары белән котлыйбыз, алдагы конкурсларында да уңышлар телибез
-
Милли белем һәм тәрбия 24.01.2014

Балаларга милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә халык фикерен белу максатыннан авылыбыз җирлегендә яшәүче төрле катлау кешеләре арасында анкета сорауларына җаваплар алынды. Анкета җавапларында төрле фикерләр тупланган. Тик, авылдан чыгып китүгә бары рус теле генә кирәк булуына бик нык басым ясалган һәм барлык анкеталарда да бу җөмләләр язылган. Димәк алда уйланырлык уйлар бар. Димәк, милли хис бик күбебездә югалып бара. Үз телен камил белгән бала башка телләрне дә бик тиз үзләштерә ала . Уйланыйк, җәмәгать!
-
Психолог янәшәсендә 24.01.2014

21 нче декабрь көнне районның социаль яклау бүлегеннән килгән психолог белән 9, 10, 11 сыйныф укучылары файдалы әңгәмә кордылар. Психолог Энҗе Василовна укучылар белән җанлы аралашу алып барды. Егетләр, кызлар белән уртак бер фикергә килгәннән соң, ул укучылар арасында тикшерү эшләре алып барды. Укучыларның эчке халәтләрен билгеләү максатыннан аларның әлеге халәтләрен ак биткә төшерттерде, рәсемнәр ясатты, тестлар үткәрде, төсләр ярдәмендә дә укучыларның ниндидер үзенчәлекләрен тикшереп карарга булды. Егет – кызларыбызны тынычландыру, күңелләрендә матур хисләр булдыру максатыннан презинтацияләр күрсәтте. Бу аралашу укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булды. Чөнки һәркем психолог алдында курыкмыйча фикерен әйтә , күңелләрендәге уйларын уртага салып сөйләшә алды.
-
Тантаналы иртә 24.01.2014

Күп еллар Бөрбаш мәктәбендә шофёр булып эшләгән Галиуллин Рафаэль абыйның 60 яшьлек юбилей уңаеннан бәйрәм тантанасы булып үтте. Хезмәт кешесен хөрмәтләү безнең бурычыбыз һәм бу изге эш. Рафаэль абыйның бик күңеле булды. Ул барыбызга да олы рәхмәтләрен белдереп, куанып китте. Кеше күңелен күтәрү, аның рәхмәтен ишетү чыннан да нинди рәхәт гамәл икән. Бик матур үтте бу тантана,бик күңелле булды










