МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр 13.03.2014

11 мартта ТР Дәүләт Советында мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы үтте. Көн кадагына педагогик кадрларны әзерләү һәм яңабаштан әзерләү мәсьәләләре чыгарылды. Доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады. “Педагогик югары уку йорты яки колледж тәмамлаган студентның мәктәпкә укытырга әзерлекле булып килүе мөһим. Иң беренче чиратта, бу – фәнне белү, заманча технологияләр һәм методиканы, психологик алымнарны куллана алу. Шулай да хезмәт хакын күтәрүгә дә карамастан, укытучылар составын яшәртү процессы акрын бара”, - дип ассызыклады ул. Шулай ук муниципалитетларда 1402 педагог җитми, нигездә, бу – физика һәм математика укытучылары. Тагын бер проблема – югары уку йортларында татар телендә дә белем бирә алырдай белгечләр әзерләү.
-
Бәйрәм белән котлап 12.03.2014

7 сыйныф укучылары 8 март бәйрәменә багышлап бик матур концерт куйдылар. Концерт башланганчы мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна барлык әниләрне, әбиләрне, апаларны, гүзәл кызларны бәйрәм белән котлады. Аларга булган барлык җылы хисләрен , матур теләкләрен җиткерде. Аннан укучыларыбыз әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Менә шундый матур мизгелләр белән башланып китте концерт. Матур биюләр, шат җырлар , шигырьләр белән уралып барган бәйрәм концертыннан һәркем күңелләренә рәхәтлек алып, шат хисләр белән таралды. Бик күңелле , бик матур булды бу көн.
-
Безнекеләр икенче 12.03.2014

Район күләмендә үткәрелгән хоккей ярышында 10, 11 сыйныф егетләреннән торган командабыз икенче урында калды. Молодцы, егетләр!
-
Intertat.ru редакциясе яңа бәйге игълан итә 12.03.2014

Интернет! Интертат! Мәгълүмат! Яз! Ярату! Шушы сүзләрне кертеп өч-дүрт куплетлы шигырь язган авторны эзлибез.
Бәйгегә килгән барлык әсәрләр газетабыз битендә урын алачак. Ә иң яхшы дип табылган шигырьләр авторларын, гадәттәгечә, бүләкләр көтә. Беренче урынны яулаучыларга Казан театрларына һәм Милли музейга ике кешелек билет тапшырылачак.
Бәйгенең җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк:
-
Бәйрәм белән! 11.03.2014

Мәктәбебездә эшләп чыккан, лаеклы ялда булган укытучы апаларыбызны да бәйрәм белән котладылар укучыларыбыз. Аларга да матур котлау открыткалары ясадылар. Һәркайсының өйләренә барып котлап кайттылар. Ветеран укытучыларыбызның бик күңелләре булды
-
Апаларны котлап 10.03.2014

7 март көнне егетләребез иртән эшкә килгәндә укытучы апаларны, мәктәптә эшләүче барлык апаларны бәйрәм белән котлап каршы алдылар. Матур котлау открыткалары ясап, аңа изге теләкләрен яздылар. Талгын музыка астында котлау открыткаларын бүләк итеп, матур теләкләрен теләделәр. Менә шундый күңелле мизгелләрдән башланды бәйрәм
-
“Җырлы бүләк” 10.03.2014

“Аргамак” укучылар оешмасы укучылары радио тапшыру аша да бәйрәм белән тәбрикләделәр. “Җырлы бүләк” тапшыруы аша барлык укучылар исеменнән күңелләрендәге матур хисләрен шигырьләр, җырлар белән җиткерделәр . Бу көнне мәктәбебез заллары бәйрәм рухыннан яңгырап торды. Һәркемнең күңелендә сөенеч, йөзендә шат елмаю иде
-
9 март - Ю.А.Гагаринның туган көне. 09.03.2014
Ю́рий Алексе́й улы Гага́рин (1934 елның 9 марты, РСФСР Көнбатыш өлкәсенең Гжатск районы, Клушино авылы — 1968 елның 27 марты Владимир өлкәсе Киржач шәһәре тирәсе) — космонавт, Советлар Союзы герое, космоска очкан беренче кеше.Юрий Алексеевич Гагарин колхозчы семьясында туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Мәскәү янындагы Люберцышәһәрендә һөнәрчелек училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. 1951 елда ул Люберцы мәктәпне тамамлый. Ырынбур авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.Гагарин космик очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы үтә. Дәүләт комиссиясе аны космоска очарга билгели.Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:- «Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык!» – ди ул.Гагаринның корабы, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.1968 елның 27 мартында Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый. -
Сөйкемле гүзәл хезмәттәшләребез 08.03.2014

Сезне 8 март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сезгә нык сәламәтлек, куанычлы, тыныч көннәр телибез.
Гомерләрегез кадер – хөрмәттә, бәхеттә үтсен.
Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын сез.
Кешелекнең иң зур зиннәте – Сез,
Яшәү мәгънәсе сез – Хатын – кыз!
-
Каратэда безнекеләр бирешми 07.03.2014

Бу уку елында кайбер укучыларыбыз – егетләр һәм кызлар спортның тагын бер төрен үз иттеләр. Алар даими рәвештә каратэ түгәрәгенә йөри башладылар. Яратып шөгыльләнгән һәр эшнең нәтиҗәләре дә хәйран уңышларга китерә. Инде каратэ ярышларында ничә тапкыр катнашып, безнең Гарифуллин Марат һәм Абдрахманова Алияләрнең призлы урыннардан төшкәннәре юк. Бу юлы да Йошкар – Ола шәһәрендә булып үткән әлеге ярышлардан алар тагын җиңү белән кайттылар. Марат II яуласа, Алия III урында. Молодцы, киләчәктә тагы да зур җиңүләр насыйп булсын сезгә, бирешмәгез!










