МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Шакиров Фидаил абый призына татарча көрәш ярышлары
Опубликовано: 01.03.2014Бүген мәктәбебездә һәм авылыбызда зур бәйрәм булып узды. Ел саен авылдашыбыз, данлыклы көрәшче Шакиров Фидаил абый призына оештырыла торган татарча көрәш ярышларын быел да түземсезлек белән көтеп алды спорт сөючеләр. Бу ярышта Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш районының иң оста көрәшчеләре бил алышты.
Бүгенге бәйге аеруча истә калырлык булды. Мәктәбебез көрәшчеләре командасы район мәктәпләре арасында өченче урынга лаек булды. Ә укучыларыбыз арасыннан Фәхертдинов Рүзәл – 1нче, Мөхәммәтҗәнов Муса – 2нче, Сәләхетдинов Рәдис – 3 нче урынны яуладылар. Җиңү яуламасалар да, команда уңышына өлеш керткән калган көрәшчеләребезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
К списку новостей










