МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Ул - беренче! 24.02.2014

Район күләмендә, Илнур Шакиров призына үткәрелгән шахмат ярышында безнең укучыбыз беренче урынга лаек булды. Ул - 2 сыйныф укучысы Базагутинова Диния. Мәктәп күләмендә үткәрелгән ярышта да Диния беренче урынга лаек булган иде. Чыннан да Диния, үзен аклаган. Молодец, Диния. Алда да шахмат ярышлары булыр, шушы урынны беркемгә дә бирмә. Тырыш, шөгыльлән, тагы ды зур уңышлар сиңа
-
Авылдашыбыз Илдар Галиуллин призына хоккей бәйгесе 23.02.2014

Авылдашыбыз Илдар Галиуллин призына хоккей бәйгесе
-
Аҗаган 23.02.2014

22- февраль – мәктәбебез зур бәйрәм төсен алды. Укучыларыбыз солдат, укытучыларыбыз командир формасында булдылар. Традиция буенча авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок куеп, бер минут тынлыктан соң, укучылар “кызыллар” һәм “зәңгәрләр” командасына бүленеп, ике юнәлештә юлга кузгалды. 5 төрле бирем салынган пакетларны табып, ребус, кросворд, топографик биремнәр, башваткычлар чишеп командалар “Сугыш кырына” юнәлде. Төрле кызыклы уеннарны уйнаганнан соң, укучыларыбыз мина кырыннан 6 шар мина табып, байрак алырга тау башына йөгерде. Бу уенда өстенлек “яшелләр” командасына елмайды. Көннең салкын булуы гына бераз уен тәртибен үзгәртте. Тик шулай да бу уен күпләрнең күңелендә озак сакланачак әле.
-
Бәйрәм белән сезне!
22.02.2014
22 февраль көнне 6 сыйныф укучылары бәйрәм уңаеннан концерт куйдылар. Концертка әтиләр, абыйлар, бабайлар чакырулы иде. Алар рәхәтләнеп бәйрәм концерты карап , ял итттеләр. Концертка бик яхшы әзерләнгәннәр, бик матур булды. Бәйрәмнән һәркем күтәренке рух, шат күңел белән таралды
-
Туган тел көне 21.02.2014

21- февраль иртәсе мәктәбебездә “Туган тел көне”нә багышланган шигъри бәйрәм белән башланып китте. Татар теле укытучысы Нуретдинова З.З. бу көннең барыкка килү тарихы, әһәмияте турында аңлатып үтте. Һәр класстан нәфис сүз осталары тел турында матур шигырьләр сөйләде. Үз телебезгә карата ихтирам тәрбияләүче менә дигән чара килеп чыкты. Мондый укучыларыбыз булганда телебез югалмас дип ышанабыз
-
Совет гаскәрләрен Афганстаннан чыгаруга 25 ел 21.02.2014

Совет гаскәрләрен Афганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган чарага тарих укытучыбыз Гиниятуллина Р.М. безнең мәктәбебезне тәмамлаган, Афганстанда патриотик бурычын үтәп, бер аягын шунда югалтып кайтып, шул яралардан айнымыйча, бакыйлыкка күчкән Гайнуллин Илгизнең апасы Корбангалиева Гөлфинур апаны чакырган иде. Мәктәбебезгә 2 ел элек, Илгиз исемен мәңгеләштерү максатыннан, мемориаль такта да куелды. Гөлфинур апа энесе турында бик күп истәлекләр сөйләде. Яңадан андый сугышлар булмасын, юкка кан коелмасын, тыныч тормышта батырлыклар эшләргә язсын сезгә дип, тәмамлады ул сүзен
-
Башлангыч сыйныфларда «Туган тел» көне 21.02.2014

20 нче февраль көнне башлангыч сыйныфларда «Туган тел» көненә багышланган шигырь конкурсы булды. Укучылар туган телгә карата шигырьләр сөйләделәр. Чарада барлыгы 15 укучы катнашты. Иң яхшы сөйләүчеләр булып Хөсәенова Зәринә, Базагутдинова Диния, Газизуллин Кәрим, Гыйльмуллин Фәнисләр танылды.
-
Солдат абыйлар белән очрашу 20.02.2014

Без мәктәбебезне тәмамлап, армия сафларында хәрби бурычларын үтәп кайткан егетләр белән дими аралашып торабыз. Узган атнада башлангыч класс укучылары Каримуллин Айдар абыйлары белән очрашты. Солдат абыйлары укучыларга армия хәлләре турында сөйләде, тырышып укырга, спорт белән дус булырга кирәклеге турында аңлатты, үзенең солдат киемнәрен, фотоальбомнарын күрсәтте
-
Солдат абыйлар белән очрашу 20.02.2014

Патриотик тәрбияне үстерү максатыннан һәр класс сугыш яки тыл ветераннарын яки армия сафларында булган солдат әтиләрне, абыйларны мәктәпкә чакырып очрашулар үткәрде. 5 -класс укучылары очрашуга үз абыйларын чакырды. Мифтахов Наилнең абыйсы Камил, Гарипова Альбинаның абыйсы Рәмзилләр бишенчеләргә үзләренең шушы мәктәптә укулары һәм армиядә хезмәт итүләре турында сөйләде. Ахырдан алар белән истәлек фотоларына төште
-
Һәркөнне изгелек кыл! 20.02.2014

Менә шул максаттан укучыларыбыз оешмасы район күләмендә авыр хәлле гаиләләргә ярдәм итү өчен кием – салымнар, уенчыклар алып килгәннәр иде. Алар бу әйберләрне районыбызның “Хәйрия” кибетенә илтеп тапшырдылар. Кешеләргә ярдәм итү , кемнәрнедер куандыру ул үзе бер изгелек.
.










