МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Спорт, спорт, спорт
22.03.2014
22 март көнне Субаш урта мәктәбендә үткән кул көрәше ярышында катнашкан укучыларыбыз командасыннан, Габдрахманов Руслан II урынны , Нуретдинов Нияз һәм Галимова Әлфинә IV урынны яулап кайттылар. Молодцы! Гел шундый көчле һәм тырыш укучыларыбыз булырсыз дип ышанып калабыз.
-
Ур – ра, без беренче! 22.03.2014

22 нче март көнне, район күләмендә үткән 2002 – 2003 нче елгы кызлар арасындагы волейбол ярышларында безнең кызларыбыз командасы беренче урынны алып кайтты. Бу аларның беренче җиңүләре. Булдырдыгыз кызлар,әфәрин! Алда бирешмәскә, беренче урынны башкаларга бирмәскә!
-
Сыерчык оялары 21.03.2014

Сыерчык ояларын мәктәбебезнең барлык укучылары да ясады. Иң – иңнәрен сайлап алганнан соң, калган ояларны без урман хуҗалыгына тапшырдык. Ул ояларны урманнарга куярга дип алып киттеләр. Ә үзебездә калганнарын без авыл тирәсендәге агачларга куярбыз.
-
Озын толым конкурсы 21.03.2014

Март – гүзәллек ае. Шушы матур айда мәктәбебезнең чибәр, сөйкемле, уңган кызлары өчен без матур һәм кызыклы бәйге - “Озын толым” бәйгасе оештырдык. Безнең мәктәбебездә кыска чәчле бер генә кыз да юк. Ә иң – иң озын чәчлеләре менә шушы бәйгедә катнашты. Кызларыбызны барлык яктан да сынадык. Алар безгә җиләк – җимешләрдән, салфеткалардан матур бизәлеш, төрле камыр ризыклары ясау, җыр һәм бию осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан бәйгедә катнашучы һәр кыз берсен – берсе уздырып, чәчләрен төрлечә үреп, матур причёскалар да ясап куйдылар. Шулай итеп һәр кыз нинди дә булса аерым бер сәләте белән тамашачыга үзен күрсәтә алды. Соңыннан егетләребез кызларыбызга матур – матур сүзләрен, аларга соклануларын белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Иң озын толымлы кыз - 7 сыйныф укучысы Исрафилова Ләйлә булса, Иң оста чәч үрүче исемен 5 сыйныф укучысы Хаҗиева Динә алды. Бәйгедә катнашкан һәркем үзенә хас бер исемгә лаек дип табылды. Кичә бик кызыклы һәм истә калырлык күңелле үтте
-
Татарстан мәктәпләрендә укучылар математикадан БДИ биреп карый 21.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы бөтен 11 сыйныф укучылары да математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын (пробный ЕГЭ) тапшыра. Әлеге имтихан укучыларны БДИга сыйфатлы әзерләү максатыннан Федераль тест үткәрү үзәге материаллары буенча бушлай үткәрелә.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнары 107 имтихан уздыру пунктында оештырылган. Алга таба төп имтиханнар да биредә узачак.
Сынау имтиханнары вакытында укучыларга бланкларны тутыру кагыйдәләре белән танышу, укыган фәннәре буенча белем дәрәҗәләрен тикшерү мөмкинлеге булачак.
Шундый ук БДИ рус теле фәненнән республика укучылары өчен сынау режимында 24 мартта булачак. -
“Аргамак” укучылар оешмасы җыелышы 20.03.2014

19 нчы март көнне “Аргамак” укучылар оешмасының җыелышы булып үтте. Җыелышның көн тәртибе буенча мәгариф, сәнгать, хәтер, сәламәтлек, тәртип саклау министрлары үз юнәлешләрендәге эшчәнлек буенча чыгыш ясадылар. Аннан соң класс старосталары өченче чирек нәтиҗәләре һәм класслардагы эшчәнлекләре белән таныштырып үттеләр. Җыелышка районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Маратовна да килде. Ул укучыларыбызга бик җитди һәм аңлаешлы итеп барлык кагыйдәләрне һәм законнарны аңлатты. Юлларда йөрү, җәмәгать урыннарында үз – үзеңне тоту, гомумән начар гадәтләргә юлыкмаска өндәп, үзенең киңәшләрен җиткерде. Җыелыш ахырында мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Урановна каникул планы белән таныштырды. Соңыннан директорыбыз Гүзәл Галимулловна укучыларыбыздан таләп ителә торган кайбер нәрсәләргә басым ясады, укучылар өчен кагыйдәләрне онытмаска , кайда да үзеңне үрнәк шәхес итеп күрсәтергә кирәклеккә өндәде.
-
Кошлар атналыгы 19.03.2014

Бу атна “Канатлы- дусларыбызга” багышланган атна дип игълан ителгән иде. Берсеннән берсе күңелле чаралар белән атна үткәне сизелмәде дә. Дүшәмбе көн “Канатлы дусларыбызга матур оялар” конкурсы оештырылса, сишәмбе көнне классларда кошларга багышланган тәрбия сәгатьләре уздырылды. Укучылар үз ягыбызда яшәүче кошлар турында да, кызыл китапка кертелгән кошлар турында да презентацияләр әзерләгән иделәр. Атнабыз чирек тәмамлаган көн белән бер көнне тәмамланачак. Ике бәйрәмне бер итеп үткәреләчәк “Карга боткасы” н түземсезлек белән көтәбез, һәм һәркемне яз бәйрәменә чакырабыз
-
Министрлар утырышы 18.03.2014

17 нче март көнне укучылар үзидарәсенең чираттагы үтырышы булып үтте. Класс старосталары белән берлектә алар мәктәп һәм классларда эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясадылар. Ярыш шартлары экранында билгеләнеп барган баллар хакында фикер алыштылар. Укучылар оешмасы җыелышын үткәрүгә эзерлек эшләре алып бардылар
-
Безнең яшь көрәшчеләребез 17.03.2014

15 нче март көнне Рафиков призына узган татарча көрәш бәйгесендә безнең көрәшче егетләребез командасы да катнашты. Ахмәтҗанов Хәниф, Мөхәммәтҗанов Муса, Фәхертдинов Рүзәл, Кадыйров Алмаз, Нуретдинов Нияз, Сәләхетдинов Рәдисләрдән торган көрәшчеләребез тагын матур нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар. Бу бәйгедә Кадыйров Алмаз II урынны яуласа, Фәхертдинов Рүзәл III урынга лаек булган. Әфәрин, егетләр!
-
Безнекеләр беренче 14.03.2014

14- март көнне Балтач мәктәбендә “Шаги в науку-2014” республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры булып узды. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән укучылар белән бергә безнең мәктәбебездән бу конкурста тарих, география, биология, информатика фәннәре буенча укучылар матур гына чыгыш ясады. Иң зур мактауга лаек булган укучыларыбыз 9 – класстан Мифтахова Гүзәл һәм Асадуллина Диләрәләр. Кызларыбызның “Информацион технологияләр һәм программалаштыру” секциясендә эшләре иң яхшы дип бәяләнеп, I – дәрәҗә диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Кызларыбыз һәм аларның укытучылары Мифтахов Фуат Раифовичны бу җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.










