МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Өмә 07.02.2016

“Исәннәрнең кадерен бел-үлгәннәрнен каберен бел” дип юкка гына әйтмиләр. Һәйкәлләрне карап, чистартып тору безнең укучыларыбызның төп бурычлары булып тора. 10 сыйныф укучылары бу эшлкә җаваплы карадылар.
-
Оборона-масса айлыгы
06.02.2016
Оборона-масса айлыгы кысаларында мәктәбебездә күптөрле спорт чаралары үткәрелә.2 нче февраль көнне класслар арасында шахмат, шашка уеннары ярышы башланды.3 февраль көнне өстәл теннисы, 4 нче февраль көнне укытучылар һәм укучылар арасында хоккей ярышлары гөрләп узды, бу ярыш 11:8 исәбен белән укучыларыбызның җиңүләре белән тәмамланды.
-
“Бәхетле балачак” смотр концерты. 03.02.2016

29 нчы январь көнне Мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучыларының искиткеч яхшы әзерлекле “Бәхетле балачак” смотр концерты булып узды. Укучыларыбыз матур итеп биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Шунды матур ял бүләк иткән өчен барлык башлангыч сыйныф укучыларына, аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткереп уңышар теләп каласыбыз килә.
-
Ел укытучысы-2016
02.02.2016
30 январь көнне мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Яббарова Әльфирә Мансур кызы район тарафыннан үткәрелгән “Ел укытучысы-2016” бәйгесенең беренче турында катнашты.Әльфирә Мансуровна Норма мәктәбе укучылары белән “Кошлар” темасына дәрес һәм “Кеше сәламәтлеге” темасына мастер класс күрсәтеп матур чыгыш ясап үзенең осталыгын күрсәтеп кайтты. Укытучыга уңышлар теләп калабыз.
-
Математик КВН 02.02.2016

30- январь көнне 8-классларда математика укытучысы Мифтахова Нурания Садиковна “КВН” оештырды. Уенда “Квадрат” һәм “Тигезләмә” командалары көч сынашты. Укучылар башваткычлар чиште, геометрия һәм алгебрадан төп кагыйдә, билгеләмәләрне искә төшерде, кызыклы сорауларга , табышмакларга җавап эзләде, сан кергән мәкальләрне, җырларны санады. Уен 29:27 исәбенә “Тигезләмә” егетләр командасы җиңүе белән тәмамланды. Атналыкта катнашкан һәммә укучыга һәм аеруча актив булган 8-класс укучыларына рәхмәт белдерәбез. Алга таба да сынатмагыз, уңышлар юлдаш булсын үзегезгә дигән теләктә калабыз.
-
Ачык тәрбия сәгате
01.02.2016
28 нче январь көнне 6 класста инглиз теле укытучысы Мөхетдинова Гөлнара Сафуан кызы “Сәламәтлек –зур байлык” темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде. Бу дәрестә укучылар сәламәт яшәү серләрен ачтылар. Зарарлы гадәтләргә ияреп китмәү турында фикер алыштылар. Сәламәтлек –зур байлык темасына проект эшләре башкардылар. Укчыларга һәм Гөлнара Сафуановнага зур рәхмәтебезне җиткереп, алдагы эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Спартакиада 31.01.2016

28 нче январь көнне мәктәбебездән бер төркем укытучылар Балтач спорт комплексында укытучылар өчен уздырылган кышкы спартакиадада катнашып кайттылар. Укытучыларыбыз чаңгы эстафетасында, теннис, күнңелле стартлар, канат тарту, дартс, шахмат уеннарында көчләрен сынадылар. ТИН укытучысы Акбиров Рим Фәргать улы теннис ярышында 3 урынга чыкты. Барлык укытучыларыбызны мәктәп даның яклап матур күрсәткечләргә ирешүләре белән чың күңелдән котлыйбыз .Афәрин!
-
Математика атналыгында радиотапшыру 31.01.2016

29 - январь көнне, математика атналыгына туры килгәнлектән, радиотапшыруыбыз математиклар темасына багышланды. Чыгышны 11-класс укучылары әзерләде. Радио тыңлаучыларыбыз атаклы галимнәр тормышы, эшчәнлеге белән танышты.
-
“Серле сандык” интеллектуаль уены 30.01.2016

29 - январь көнне физика һәм математика укытучылары 9 – 11 класслар өчен “Серле сандык” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырды. Әлеге уенда укучылар сандык эченә яшерелгән математика һәм физика фәннәре белән бәйле булган предметларны эзләде. Һәр предметка 9 ар сорау әзерләнгән иде. Кем азрак сорау аша җавапны тизрәк таба - шул җиңүче, ә җиңүчегә “Тәмле приз - чупс”. Иң күп призга 10-класслар ия булды. Калган уеннарда да уңышлар телибез сезгә укучылар.
-
“Физиканың яшь дуслары” темасына КВН 29.01.2016

28-январь көнне 7 – 8 нче классларда “Физиканың яшь дуслары” темасына күңелле КВН үткәрелде. Уенда ике класстан кызлар һәм егетләр командасы көч сынашты. Укучылар физик сорауларга җавап бирде, кызыклы тәҗрибәләр ясады, практик биремнәрне аңлатты. Уен ике команданың да көчләре тигез булганын күрсәтте. Физиканы әле яңа гына өйрәнә башласалар да, укучылар сынатмады. Укучыларыбызның алга таба да шулай кызыксынучан, актив булуларын теләп калабыз.










