МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Ачык дәрес 28.12.2015

-
Яңа ел бүләкләре 28.12.2015

26 нчы декабрь көнне дәресләр бетешкә, мәктәбебезгә Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Алар укучыларыбызга күчтәнәчләр, матур теләкләралып килделәр. Укучыларыбыз бик сөенеп, җырлап – биеп күрсәттеләр, Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотоларга төштеләр. Шундый күңелле булды.
-
Бал маскарад 27.12.2015

25 нче декабрь көнне 8-11 класс укучыларының көче белән әзерләнгән искиткеч бәйрәм тамашасы булып узды.Һәр сыйныфның яңа ел костюмнары зәвык белән эшләнгән һәр номер осталык белән башкарылды. Бал маскарадта әкият геройларын, артистларны, оста биючеләрне,җырчыларны күрергә була иде. Бәйрәм бик күнелле һәм истә калырлык булды. Шушындый ял бүләк иткәнегез өчен укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәсе килә.
-
Котлыйбыз! 26.12.2015

9 нчы сыйныф укучысы Латыпова Алсуны Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында татар теле фәне буенча призёр булулы белән чын күңелдән котлыйбыз! Алсуны әзерләгән укытучы Бариева Гузәл Галимулловнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
“Созвездие-Йолдызлык” 26.12.2015

23 нче декабрь көнне бер төркем укучыларыбыз Сосна авылы зонасында үткәрелгән Йолдызлык конкурсының сайлап алу турында катнаштылар. Нәфис сүз номинациясендә, матур шигыре белән 1 нче сыйныф укучысы Абдрахманов Әмир, дуэт номинациясендә “Яңа ел теләкләре” җыры белән -8 нче сыйныф укучылары Гафарова Гөлгенә, Хәйретдинова Диләрә, хореография номинациясендә 6-7 сыйныф кызлары шаян татар биюе белән бик матур чыгыш ясап кайттыллар.
-
Яңа ел кичәсе 26.12.2015

24 нче декабрь көнне башлангыч класслар һәм 5-7 класслар арасында Яңа ел бәйрәме булып узды. Укучылар бәйрәмгә бик нык әзерләнгәннәр. Яңа ел бәйрәмен каршылап, алар яңа номерлар әзерләгәннәр.Кыш бабай белән әйлән – бәйлән җырладылар, үзләренең аерым һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Кыш бабай бик сөенеп китте. Киләсе елга тагы да зур уңышлар , бәхетле , шатлыклы көннәр теләде.
-
Әти-әниләр җыелышы 26.12.2015

24 нче декабрь көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булып узды.Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна мәктәп укытучылар коллективы тарафыннан мәктәпнең бюджеттан тыш эшләнгән һәм тотылган акча күләме ,Татарстан Республикасы сәламәтлек министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән атналык меню белән таныштырды.Үзара фикер алышулар булды. Җыелышта Балтач үзәк шифаханәсеннән Бөрбаш авылы участок балалар табибы, Галиуллина Фарида Ильгизовна да катнашты. Ул үз чыгышында балалар арасында таралган авырулар, мед осмотр нәтиҗәләре турында әти-әниләргә аңлатып сөйләде, үз киңәшләрен бирде. Икенче чирек нәтиҗәләре белән танышу өчен әти-әниләр классларга таралды.
-
Олимпиадада җиңүче 25.12.2015

7 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Динәне Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында технология фәне буенча җиңүче булулы белән чын күңелдән котлыйбыз! Динәне әзерләгән укытучы Хөсәенова Фирания Ханифовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
Ачык тәрбия сәгате 25.12.2015

24 нче декабрь көнне 5 классларда ТИН укытучысы Акбиров Рим Фәргать улы “Куркыныч уенчыклар” темасы астында ачык тәрбия сәгате үткәрде. Дәрестә укучыларга тормышларына зыян китерүче уенчыклар бигрәк тә Яңа ел бәйрәмендә киң кулланыла торган бенгаль утлары, хлопушкалар, питардалар турында аңлаты . Яшь укытучы буларак аның дәресен карарга кергән тәҗрибәле укытучылар үз киңәшләрен бирделәр.Дәрес матур,эшлекле, рухта үтте. Рим Фаргатовичка алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
-
Яңа ел газеталары 25.12.2015

Мәктәбебез укучылары бик тырышып Яңа ел бәйрәменә газеталар чыгардылар. Һәр классның газетасы бай эчтәлекле, зәвык белән ясалган. Бу газеталарга түбәндәге урыннар билгеләнде.1 урын-4,6,10,11 классларга; 2 нче урын -2,7,8 классларга; 3 урын-1,3,5,9 классларга бирелде.










