МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Профориентация. 23.01.2016

21 гыйнвар көнне 7-8 класслар өчен профориентация буенча тест үткәрелде.
-
Табигать кочагына экскурсия 22.01.2016

Кышның иң матур көнендә башлангыч сыйныф укучылары табигатькә чаңгы шуарга чыктылар. Саф һавада йөрү балаларга бик ошады. Алар чаңгыда табигать кочагына экскурсиягә барып күңел ачып, ял итеп кайталар.
-
Ачык тәрбия сәгате 22.01.2016

21 нче гыйнвар көнне 7 классларда татар теле һәм әдәбияте укытучысы Нуретдинова Зөльфирә Зөфәр кызы “Начар һәм яхшы гадәтләр” темасына класс җитәкчеләренә тәҗрибә уртаклашу максатыннан ачык тәрбия сәгате үткәрде. Дәрестә укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Сәламәт тормыш алып бару, начар гадәтләргә иярмәү, барыбызның да төп бурычы булып тора. Шулай ук укучыларыбыз район тарафыннан үткәрелгән “Спорт-зарарлы гадәтләргә каршы” конкурсында 2 нче урынны яуладылар. Дәрес матур, эшлекле рухта үтте. Зөльфирә Зөфәровнага һәм 7 нче классларга рәхмәтебезне белгертеп, алга таба да уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Тимурчылык эше.
21.01.2016
Мәктәбебез укучылары тимурчылык эшенә бик җаваплы карыйлар.Бигрәк тә бу эштә актив булган классларны билгеләп китәсе килә. Узган атнада 5 нче сыйныфлар һәйкәл тирәсен кардан чистартып, карап тордылар. 8нче класс укучылары Ахмадиева Рәйсә апаның хәлен белеп, карлар көрәп, җыештырып кайттылар .“Бер рәхмәт мең бәладән коткара” дигән әйтем нәкъ безнең укучыларга туры килә.
-
“Оста куллар” түгәрәге.
21.01.2016
Укучыларыбыз мәктәптә оештырылган Ахмадиева Ләйсән Фарук кызы тарафыннан алып барыла торган “Оста куллар” түгәрәгенә бик теләп, кызыксынып йөриләр. Бу түгәрәктә укучыларыбыз табигый материаллардан, кәгазь, тукымалардан төрледән-төрле матур кул эшләре башкаралар. Укучыларыбыз бу кул эшләре белән иптәшләрен, әти-әниләрен, укытучыларны да даими сөендереп торалар.
-
Иртәнге линейка 20.01.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 5 , 8 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-9 нчы сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”- 7 сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 10 сыйныф билгеләнде.
-
Укучыларыбыз чаңгы трассасында. 19.01.2016

16 нчы гыйнвар көнне бер төркем укучыларыбыз Балтачта “Сабантуй” мәйданчыгында уздырылачак чаңгы ярышына киттеләр. Укучыларыбызның бу ярышта җиңүгә ирешүләрен теләп калабыз.
-
Хоккей ярышы. 18.01.2016

16 нчы гыйнвар көнне авылыбызда хоккей ярышлары үткәрелде.Бу ярышта авыл яшьләре , студентлар, укучылар көч сынашатылар.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт! 17.01.2016

Гыйнвар ае –сәламәтлек аенда мәктәбебез укучылары график нигезендә класслары белән чаңгыда табигать кочагына экскурсиягә барып күңел ачып, ял итеп кайталар.
-
Кышкы урманга экскурсия 16.01.2016

Бүген 8 нче класс укучылары чаңгы белән урманга экскурсиягә бардылар. Укучылар саф һавада сәламәтлекләрен ныгытып, кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.










