МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
ФОРПОСТ җитәкчесе белән очрашу 15.01.2016

14 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә район ФОРПОСТ җитәкчесе Галимзянов Фердинант Шәрифҗан улы белән очрашу үткәрелде. Ул ФОРПОСТ отрядына керүче укучыларның бурычлары , җаваплыклары турында аңлатып, киңәшләрен биреп китте.
-
ШМО берләшмәләренең киңәшмәсе. 14.01.2016

12 нче гыйнвар көнне һәр методик советта утырышлар булып үтте.Беренче яртыеллыкта үткәрелгән контроль эшләргә, чирек билгеләренә анализ ясап алдагы эшләр турында сөйләшеп, фикер алыштылар.
-
Чыршы янында уеннар 13.01.2016

12 нче гыйнвар көнне авыл мәдәният йортында башлангыч класслар өчен чыршы янында уеннар оештырылды. Укучыларыбыз төрле уеннарда катнашып рәхәтләнеп ял иттеләр
-
Иртәнге линейка 12.01.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 9 нчы класс беренче яртыеллык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 5 һәм11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 6нчы һәм 8нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-9 нчы сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”- 7 сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 10 сыйныф билгеләнде.
-
Киңәшмә. 11.01.2016

11 нче гыйнвар көнне укытучыларның чираттагы киңәшмәләре булып үтте. Бу җыелышта укытучылар эшләнгән эшләргә анализ ясадылар, алда торган бурычлар турында фикер алыштылар
-
Котлыйбыз! 11.01.2016

-
Хоккей 09.01.2016

Мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгы 2002-2003 елгы укучылар арасында район беренчелеге уеннарын кабул итә
-
Сынау имтиханнары 08.01.2016

Бүген мәктәбебезнең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары математикадан сынау имтиханнары тапшыра. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 07.01.2016

Хөрмәтле Гузәл Галимулловна!
Сезне чың күңелебездән туган көнегез белән тәбриклибез. Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Котлыйбыз, котлыйбыз
Сезне юбилей белән.
Кайгыларга бирешмичә
Яшәгез сез шатлык белән.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы. -
Хоккей мәйданчыгында уен гөрли 07.01.2016

Мәктәбебезнең боз мәйданчыгы бүген авыл яшьләре арасында хоккей бәйгесен кабул итә.










