МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Котлыйбыз! 24.12.2015

Мәктәбебез шахматистларын 1 урын алулары белән чын күнелдән котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
“Географик җәмгыять оештырылуга 170 ел” 24.12.2015

22 нче декабрь көнне география укытучысы Мифтахов Магъфур Раиф улы 5-8 класслар өчен “Географик җәмгыять оештырылуга 170 ел” темасы астында тәрбия чарасы үткәрде. 2016 елда Россия география җәмгыяте оештырылуга 170 ел тулды. Дөньяда иң өлкәннәрдән саналган бу иҗтимагый оешма ил табигатен өйрәтү, табигать байлыкларын халыкка хезмәт иттерү, файдалану юнәлешендә бәяләп бетермәслек эшләр башкара.
1845 елда Николай I указы белән оештырылган җәмгыятьнең попичителе булып Россия президенты В.В.Путин, ә җитәкчесе булып С.К.Шойгу тора.Илебез турында белемнәрне, дөньяны танып белүгә омтылышны арттыру максаты белән РГО 2015 нче елның ноябрь аенда Бердәм географик диктант уздыру инициативасы белән чыкты. 1 нче ноябрьдә 12.00-13.00 сәг арасында ил буенча Бердәм географик диктант узды. Мәктәпләрдә ел ахырына кадәр узу тәкъдим ителде. -
Контроль эшләр 23.12.2015

Мәктәбебездә атна дәвамында укучыларның белемнәрен тикшерү буенча һәр класста , барлык фәннән дә контроль эшләр бара. Укучыларга бары тик уңышлар гына теләп , яхшы нәтиҗәләр күрсәтерләр дип ышанып калабыз.
-
Кәримне котлыйбыз.
23.12.2015
21 нче декабрь көнне 5 нче сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим Балтач башкарма комитетында оештырылган антикоррупциягә багышланган иншалар конкурсында җиңүчеләр өчен оештырылган дебатларда һәм котлау тантанасында булып кайтты. Кәримне һәм аны әзерләгән татар теле һәм әдәбияте укытучысы Нуретдинова Зөльфирә Зөфәр кызын бу матур уңышлары белән чың күнелдән котлыйбыз.
-
Иртәнге линейка 22.12.2015

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Бу атнада “Иң яхшы укучы класс” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе 7 сыйныф, “Спорт сөюче”-6,8 класс укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”- 10 сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 9 сыйныф билгеләнде.
-
Җимлек операциясе 22.12.2015

Кошларга ярдәм итү максатыннан, һәр сыйныф укучылары җимлекләр ясап алып килделәр. Җимлекләр кошларга җайлаштырып урнаштырылды. Укучылар көн саен җимлекләргә җимнәр салып торалар. Кошлар - безнең дусларыбыз, без аларга көн дә ярдәм итеп торырбыз.
-
Безнең Әмир Абдрахманов клипта төшкән 20.12.2015

Бөрбаш мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Әмир Абдрахманов "Ак Барс" хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов белән клипта төшкән
Ильяс Халиковның "Кил син тәүбәгә" җырына төшерелгән клип интернет киңлекләрендә пәйда булды. Клипта төп рольләрне "Ак Барс" хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов һәм Бөрбаш мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Әмир Абдрахманов башкара. -
Ачык дәрес 20.12.2015

16 нчы декабрь көнне җәмгыять белеменнән тәҗрибә туплау максатыннан яшь укытучыбыз Миннемуллин Айгиз Рафиль улы ”Яшьүсмерләрнең икътисади эшчәнлеге” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Яшь укытучы буларак аның дәресен карарга кергән тәҗрибәле укытучылар үз киңәшләрен бирделәр.Дәрес матур,эшлекле, күтәренке рухта үтте. Айгиз Рафилевичка алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
-
Безнең Рәнискә паспортны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырган 19.12.2015

Күптән түгел ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең яшь гражданнарына тантаналы шартларда Россия паспортларын тапшырды.
Җөмһүриятебез парламентында өченче мәртәбә уздырылучы тантанага республика районнарыннан барлыгы 32 укучы чакырылган иде. Әлеге мәртәбәле чарада безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Рәнис Мухарлямов катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин тантанага килүчеләрне бу вакыйга белән котлап, аларга тәртипле һәм тәрбияле булырга, мәктәптә бирелгән материалларны тырышып үзләштерергә, мәктәпне тәмамлагач, үзләре теләгән югары уку йортларына керүләрен теләде. -
Яңа елга әзерлек. 19.12.2015

Тиздән бик тиздән 2016 ел килеп җитәр. Яңа ел яңа бәхетләре, шатлыклары,уңышлары белән килер.Безнең укучыларыбыз да бу матур бәйрәмгә әзерләнәләр. Яңа җырлар, биюләр, маскалар,яңа ел газеталары ясыйлар. Тиздән укучыларыбыз яңа ел кичәсендә үзләренең эшләрен безгә дә күрсәтә алырлар.










