МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Физиканың яшь дуслары” темасына КВН 29.01.2016

28-январь көнне 7 – 8 нче классларда “Физиканың яшь дуслары” темасына күңелле КВН үткәрелде. Уенда ике класстан кызлар һәм егетләр командасы көч сынашты. Укучылар физик сорауларга җавап бирде, кызыклы тәҗрибәләр ясады, практик биремнәрне аңлатты. Уен ике команданың да көчләре тигез булганын күрсәтте. Физиканы әле яңа гына өйрәнә башласалар да, укучылар сынатмады. Укучыларыбызның алга таба да шулай кызыксынучан, актив булуларын теләп калабыз.
-
Профилактик чара 28.01.2016

27-январь көнне 10 –классларда гриппка каршы профилактик чара үткәрелде. Укучыларга грипптан саклану чаралары, аны булдырмау кагыйдәләре исләренә төшерелде, авыру тигән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Авыруга бирешмәскә, күберәк спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга һәм режимны төгәл үтәргә кирәклеге тагын бер кат искәртелде.
-
“Математик КВН” 27.01.2016

27- январь көнне мәктәбебездә, математика укытучыбыз Зарипов Алмаз Маулетович, 5-7 класслар арасында “Математик КВН” оештырды. “Математика оныклары” һәм “Яшь математиклар” командалары үзара көч сынашты: мисаллар чиште, кызыклы сорауларга җавап бирде, ребуслар чиште. Уен “Математика оныклары” командасы җиңүе белән тәмамланды.
-
“Атаклы галимнәр” темасына класс сәгатьләре 27.01.2016

26-январь көнне һәр класста “Атаклы галимнәр” темасына класс сәгатьләре үткәрелде. 7-8 класслар өчен физиклар турында презентацияләрне 11 класслар, ә калган класслар өчен математиклар турында докладларны 10 класс укучылары әзерләде. Укучыларыбыз Ковалевская, Лобачевский, Архимед, Фалес, Декард, Ньютон, Ломоносов турында кызыклы мәгълүматлар алды. Атна дәвамында булачак чараларда да уңышлар телибез.
-
Математика һәм физика фәннәре атналыгы 26.01.2016

25- январь көнне мәктәбебездә математика һәм физика фәннәре атналыгы башланып китте. Һәр класс математик буклетлар әзерләде, күргәзмәгә физик һәм математик башваткычлар, иң пөхтә дәфтәрләр куелды.
-
Котлыйбыз 26.01.2016

23 нче гыйнвар көнне Балтачта 1998-2002 нче елгы укучылар арасында кул көрәше буенча ярыш уздырылды. Безнең мәктәптән бер төркем укучылар катнаштып җиңү яулап кайттылар. Хисамутдинова Ралия 1 урын, Нуретдинов Нияз 2 урын, Галимова Әльфинә 2 урында калдылар. Укучыларыбызны бу җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Педагогик киңәшмә 25.01.2016

-
25-30 январь көннәрендә Физика-математика атналыгы игълан ителә 24.01.2016

25-30 январь көннәрендә Физика-математика атналыгы игълан ителә
Программада:
-
Хоккей ярышы. 24.01.2016

23 нче гыйнвар көнне авылыбызда ИП Газизов призына хоккей ярышы үтте. Бу ярышта Салавыч,Субаш, Бөрбаш командалары дусларча очрашып көч сынаштылар.
-
Котлыйбыз! 24.01.2016

22 нче гыйнвар көнне 8 нче сыйныф укучысы Нурмөхәммәтов Солтан Балтачта ЗАГС бүлегендә уздырылган Россия паспорты тапшыру тантанасында булып кайтты.










