МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
25– июнь - “Могҗиза” хезмәт һәм ял лагерыбызның соңгы көне.
Опубликовано: 26.06.201625– июнь - “Могҗиза” хезмәт һәм ял лагерыбызның соңгы көне. Соңгы атнада бакчада эшләү белән беррәттән күңелле очрашу да оештырылды безнең өчен. Танылган язучы Рабит Батулла белән очрашып, аның катнашында татарча кино карадык, тормышы, иҗаты белән таныштык. Файдалы да, кызыклы да булган ялыбыз ахырына якынлашты. Тәмле ашатсалар да, күмәк уеннар белән ялыбызны күңелле итеп оештырсалар да, җәйге ял сагындырган инде. Алга планнар да корылган : район лагерьларына барырга, совхозга җәйге эшләрдә булышып акча эшләргә, җиләкләргә йөрергә, Казанга барып ял итәргә теләүчеләр бар арабызда. Лагерьны оештырган һәм анда эшләгән укытучыларыбызга зур рәхмәт, исән-сау ял итеп сентябрьдә кабат мәктәбебездә очрашырга язсын дигән теләктә хушлашабыз.
К списку новостей










